Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәткәр һәм коррупция

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдә вазифа башкаручы граждан белән хезмәт килешүе төзегәндә эш бирүченең бу турыда хәбәр итү тәртибе турындагы карары РФ Хөкүмәте тарафыннан 2010 нчы елда кабул ителде.

Әлеге карар элеккеге дәүләт һәм муниципаль хезмәткәргә эшкә урнашканда чикләүләр куючы "Коррупциягә кар­шы көрәш турында"гы ФЗ положениеләрен үстерү өчен кабул ителгән.

Югарыда күрсәтелгән ка­рар нигезендә, моңа кадәр дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр булып эшләгән, махсус исемлектә булган ва­зифа башкарган гражданны эшкә алганда, әлеге граж­дан дәүләт һәм муниципаль хезмәттән азат ителгәч, яңа эш бирүче ике ел дәвамында аның белән хезмәт килешүе төзелү турында хәбәр итеп то­рырга тиеш.

Карарның 2 нче пункты нигезендә, яңа эш бирүче гражданның - элеккеге му­ниципаль хезмәткәрнең соңгы хезмәте буенча ял­лаучы вәкиленә түбәндәге мәгълүматларны сыйдыр­ган хат җибәрергә тиеш: гражданның исем-фамилия-се, атасының исеме; туган көне, ае, елы һәм туган урыны; муниципаль хезмәттән китәр алдыннан гражданның муни­ципаль хезмәттә башкарган вазифасы (хезмәт кенәгәсе мәгълүматлары буенча); оеш­ма исеме (тулысы белән һәм кыскартылган формада); эшкә алыну датасы һәм приказ но­меры; хезмәт килешүенең төзелү датасы һәм кайсы срокка билгеләнүе (эш башлау датасы күрсәтелә, ә ашыгыч килешү төзелгән очракта, аның гамәлдә булу срогы һәм мондый килешү төзү өчен нигезләмә күрсәтелә); хезмәт килешүе бу­енча гражданның билгеләнгән вазифасы, структур подразде­лениесе; вазифа буенча баш­карыла торган бурычлар.

Югарыда әйтелгән хат оеш­ма бланкында басылып, аның җитәкчесе яисә эш бирүче ягыннан хезмәт килешүен төзегән вәкаләтле зат тара­фыннан имзаланырга, аннары хезмәт килешүе төзелгәч, 10 көн эчендә яллаучы вәкиленә тапшырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X