Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң сизгер тәнкыйтьче – халык

Мәдәният дөньясында урак өсте башланган көннәрдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрын ике дистә елдан артык карусыз җитәкләгән киң карашлы, үз фикерле, сәнгать җанлы шәхес - театрның директоры Роберт Шәйхел улы Шәймарданов һәм театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов белән әңгәмә кордык. Кризис елларында да үз абруен саклап, чәчәк...

Мәдәният дөньясында урак өсте башланган көннәрдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрын ике дистә елдан артык карусыз җитәкләгән киң карашлы, үз фикерле, сәнгать җанлы шәхес - театрның директоры Роберт Шәйхел улы Шәймарданов һәм театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов белән әңгәмә кордык.

Кризис елларында да үз абруен саклап, чәчәк атып эшләп килгән коллективның күпкыр-лы уңышларында аның өлеше бәхәссез. Максатыбыз - өметбаевлыларның яңа сезонга нинди әзерлектә аяк басулары белән кызыксыну иде.

- Быел сезнең театр 77 нче сезонын ача. Һәр сезон сезнең өчен дә, без - тамашачы өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. Нинди әсәрләр белән сөендерерсез, халык күңелен яулау өчен нинди яңалык керер, дип тәэсирләнәбез. Иҗади планнарыгыз белән таныштырып узсагыз иде.

Д.С. - Узган ел без зур күләмле итеп театрыбызның 75 еллык юбилеен билгеләп үттек. Шулай ук безгә яшь артистлар да килде. Быелгы сезонны без төрек драматургы Тунҗәр Җуҗәноглу әсәре буенча «Ташкын» исемле яңа спектакль белән ачабыз. Планнарга килгәндә, татар классикасына мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз. Республикада берничә ел рәттән "Яңа татар пьесасы" конкурсы бара, яшь драматурглар, язучылар ачыла. Аларның берсенең әсәрен куярга уйлыйбыз.

- Роберт Шәйхелович, Сезгә, директор буларак, башлыча, театрның матди хәлен кайгыртырга, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә туры килә. Матди байлыклар рухи байлыклардан өстен торган бу чорда, театр белән идарә итү, теге яки бу чыгымнар өчен акча табу җиңел түгел. Бу уңайдан фикерләрегез белән уртаклашыгыз әле.

- Әлбәттә, хәзер бер генә театрга да рәхәт түгел. Финанслау аз яки юк дәрәҗәсендә. Рухи кыйммәтләр килограммнар белән үлчәнми, шунлыктан товар җитештермәгән оешма зур финанслауга өмет итә алмый бүгенге көндә. "Кызыл сүз" булмасын, әмма артист хезмәтен бәяләп аягүрә басып кул чапсалар, режиссер куйган әсәр белән зал шыгрым тулы булса, директорга утырыр урын калмаса, иң зур бәя шул була инде.

Д.С. - Димәк, безне белә-ләр, таныйлар, яратып кабул итәләр дигән сүз.

Р.Ш. - Замана алга барган, һәр өлкәгә прогресс кергән вакытта, театр да бер урында тормый. Санкт-Петербург, Мәскәү театрлары инде дистәләгән еллар дәвамында яңача эшлиләр: сәхнәдә декорацияләр юк, анда шәүлә уйный. Тамашачыны сүз белән генә түгел (гәрчә сүзнең көче бәхәссез булса да), ә менә утның куелышы белән дә җәлеп итәргә кирәк. Бүген эстрадада шоу нәрсәсе белән алдыра? Ул динамикасы, эффекты белән җәлеп итә. Костюмнар, бию, ут белән игътибарны юнәлтә тамашачыны һәм тамашачы да бәягә карап тормый, килә. Театрда да шулай булырга тиеш. Әле без "Театр одного актера" кебек ике мең тамашачыны тотып тору дәрәҗәсенә җитмәдек. Монда нюанслар, төсмерләр җитәрлек.

- Кадрлар белән тәэмин ителеш ничек?

- Бөтен театрларны да борчый торган мәсьәлә инде бу. Әле менә Әтнә театры ачылды, аның өчен Фәрит Бикчәнтәев актерларны сайлап алып, махсус әзерләнде, әмма уңай яшәү шарлары тудырылып та, рәхәтләнеп иҗат итәсе урында, ни өчендер, яшьләр эшләргә теләми. Моның төп сәбәбе - дипломның "свободный" булуында, бу әйберне бетерергә кирәк иде.

- Ишетүемчә, театрда актерлар талантлырак, матуррак, тырышракка бүленәләр. Шул критерийлар арасында иң мөһиме кайсысы?

Д.С.- Сәхнәгә чыгып артист образга кереп халыкны әсир итә икән, монда бернинди критерий да күренми.

Р.Ш. - Ә минемчә, артист матур да, талантлы да, тырыш та булырга тиеш. Шул чагында танылуга, уңышка юл ачык.

- Актер һәрдаим үз өстендә эшләргә, бөтен нәрсә белән кызыксынырга, күп укырга, үз-үзен баетырга, туктап калмаска тиеш дибез. Белүемчә, сезнең театрда яшь артистлар бар. Бу нисбәттән, Сез аларга нинди бәя бирер идегез? Гади генә әйткәндә, алар үз өстендә эшлиме, белемнәрен күтәрәме?

Р.Ш. - Дөрестән дә, хәзер әдәбият та җитәрлек, кызыксынучанлык кирәк, үз өсләрендә эшләргә бик теләми яшьләр. Әмма араларында тырышлар бар. Динара Акматованы алыйк, ул тырышлыгы белән алдыра да. Шулай ук битарафрак яшьләр дә бар, юкса талантлы да үзләре.

Д.С. - Минем яшьләрне яклап берничә сүз әйтәсем килә. Әле өч ел элек кенә килгән белеме булмаган егетебезне мисалга аласы килә. Ул театрга килгәндә, директорны да, режиссерны да юньләп белми иде. Тора-бара ул спектакльләрдә катнашып, җырлар башкарып, шомарды, үзенең сәләте белән алдырып китте. Тырышлыктан гына тора микән, бәлки биредә кешенең кем белән аралашуы да роль уйныйдыр? Ленар Миңнемуллинга килсәк, ул шәһәр егете. Бәхетенә каршы, Муллиннар группасына эләгеп, алар канаты астында, алар тәрбиясе белән ул остарды, без аның хәтта кайчак танымыйбыз да.

- Билет тарату мәсьәләсе дә катлаулы хәзер...

- Без күбрәк тамашачы карасын өчен читкә чыгып спектакльләр оештырабыз. Әлбәттә, бу өчләтә катлаулы, ник дигәндә, аны бер-ике тапкыр барып оештырырга кирәк, куярга, аннан соң әле аның "койрыгы" кала. Мисал өчен, Камал театры сезонга 168 млн сум акча эшләргә тиеш, ә алар нибары 19 млн эшли. Ә без шул 2,5 млн сумны авыл шәһәр саен йөреп җыярга мәҗбүрбез.

Д.С. - Ә бюджет бер, арендага түлибез, транспорт йөртәбез, барысына да түлисе. Әйтик, хәзер авыл халкына бер баш мөгезле эре терлек өчен 680 сум дотация түлиләр. Без дә бит халыкка ниндидер гуман эш эшлибез. Ник безгә дә дотация бирмәскә? Күп театрлар гастрольләргә еракка йөрми, кечкенә авылларга керүче дә юк. Димәк без генә калабыз...

Р.Ш. - Милләт милләт булып саклансын өчен эш башкарылырга тиеш. Күрше Башкортостанда театрларга дотация каралган. Ике генә башкорт караса да, алар чыгып спектакль күрсәтә, чөнки кызыксындыру чарасы бар. Ә без кеше саны аз булса, спектакль күрсәтә алмыйбыз. Хөкүмәт театрны чыгымлы итеп түгел, иҗтимагый файдасына карап бәяләсен иде.

- "Кызганычка каршы, театрлар тамашачысын югалта. Югары сәнгать әсәрләре белән халыкны куркытып бетерделәр. Татарга көндәлек ризык кирәк", - диде бер чыгышында дистәләгән пьесалар авторы Илфак Шиһапов. Татарстанда дистәгә якын дәүләт театры, ләкин барысы да бертавыштан халык тамашаларга йөрми ди. Театрларның киләчәге Раил Садриев кебек коммерсантлар җитәкчелек иткән иҗат коллективлары кулында. Сезнең фикерегез нинди?

- Соравыгыз бик урынлы, безне дә борчый, әмма бик бәхәсле әйбер бу. Илфак Шиһаповның әсәрләре безгә таныш. Әмма аның бүгенге көн әхлаксызлыгы, трусикчан сәхнәдә чабып йөргән зәвыксыз әйберләре белән тамашачының миен томалый. Ник соң "Мөһаҗирләр"не, "Сөннәтче бабай"ны халык яратып кабул итте? Чөнки анда халыкның тормышы, тарихы ята. Бәлки Раил Садриев кебек театрларның булуы безнең файдагадыр да? Чөнки театрлар төрле булырга, төрле зәвыкны канәгатьләндерергә тиеш бит.

- Спонсорларыгыз турында да берничә сүз әйтеп узсагыз иде.

Р.Ш. - Шунысы куандыра, йөргән аякка йон иярә диләрме әле, шушы спектакльгә әзер-ләнә башлагач, спектакль бер тында барырга, анда тавыш булмаска тиеш булгач, без Кукмара киез итек фабрикасына мөрәҗәгать белән чыктык, алар безгә берсүзсез ярдәм иттеләр, барлык аяк киемнәре дә аларныкы. Аннары Изыскатель ҖЧҖ һәрчак ярдәм итеп тора. Ә Минзәлә мәгълүмат мөхәррият үзәге озак еллар дәвамында безнең мәгълүмати спонсорыбыз булып тора.

Быелгы сезонны ачу тантанасын үзенчәлекле итеп уздырырга уйлыйбыз, тамашачы өчен дә бик күп номинацияләр игълан ителде. Фойеда тәнәфес вакытында тамашачыны сыйлап алырга да уйлыйбыз.

Театрның бөтен кыйммәте, аның заман белән бергә атлавында. Вакыт үтү белән ул үзгәрми икән - аның кирәге дә юк. Тамашачы театрга үзен борчыган сорауларга җавап алырга да килә. Ике сәгать эчендә ул хәзер менә шушы мизгелдә барган вакыйгалар агышын күзәтә, үзе дә сизмәстән сәхнәдәге персонажларга ияреп төрле кичерешләр белән яши башлый. Театрның сихере шунда. Ә безнең театр - тере театр, ул заман белән бергә атларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев