Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар үзәгендә

"Уңайлы мохит" Федераль программасы кысаларында бүгенге көндә безнең интернатта ремонт эшләре бара.

Шушы чорга биредә 34 инвалид яши, алар тиешле медицина ярдәме ала. Алар "Медискрин" аппаратында тикшереләләр, табиблар киңәше буенча дәвалану курслары узалар. Социаль-мәдәни тернәкләнү буенча да зур эш алып барыла. Өлкән яшьтәгеләрнең һәм инвалидларның аралашу мөмкинлеге чикләнгән булу сәбәпле, мондый чаралар аларга үзләрен кирәкле итеп тою мөмкинлеге тудыра. Декада кысаларында уздырылган чаралар да искәрмә түгел. Директор Илсөя Хәбибуллина 29 инвалид һәм 37 тәрбияләнүче каршында "Россия һәм чит ил инвалидлары тормышы", "Татарстанда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә инвалидлар декадасы" баш астында чыгыш ясады, әңгәмәләр уздырылды. Ул биредә яшәүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең төрле сорауларына җавап бирде.

Декада кысаларында шулай ук үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре белән берлектә район газетасына күзәтү, башка чаралар уздырылды. Киночелтәрләр оешмасына бару да матур традициягә әверелде. Бу юлы өлкәннәребез "Любовь и голуби" фильмын кызыксынып карадылар. Инвалидлар катнашында оештырылган концерт декаданың йомгаклау чарасы булды. Анда интернатта тәрбияләнүче Марс Сафин мәдәният бүлеге начальнигы Данир Фәхретдинов белән берлектә чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев