Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике гаилә драмасы, яки Чит-ятларсыз яшәргә өйрәнү

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бала тудыру йортында сабыйлар алыштырган җәнҗалдан соң (мондый хәлнең Татарстанда булганы юк!) ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына республиканың барлык бала тудыру йортларын һәм перинаталь үзәкләрне тикшерү бурычын йөкләде. Гадәттән тыш хәл туган Кама балалар медицина үзәгенең (КДМЦ) баш табибы Равил Бакиров исә якын киләчәктә операция залларын видеокамералар...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бала тудыру йортында сабыйлар алыштырган җәнҗалдан соң (мондый хәлнең Татарстанда булганы юк!) ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына республиканың барлык бала тудыру йортларын һәм перинаталь үзәкләрне тикшерү бурычын йөкләде. Гадәттән тыш хәл туган Кама балалар медицина үзәгенең (КДМЦ) баш табибы Равил Бакиров исә якын киләчәктә операция залларын видеокамералар белән җиһазландыру турында планнары белән уртаклашты. Тикшерү комитеты тикшерү эшләрен башлаган. Балалары алыштырылган гаиләләрдә дә драма, ата-аналарга өч ай дәвамында баккан, үз балалары кебек кадерле нарасыйлар белән аерылышу бик авыр булачак... Бар халыкны шок хәлендә калдырган әлеге вакыйга белән республика, федераль гаммәви мәгълүмат чаралары өчен сенсация булды. Агымдагы елның 6 августында Кама балалар медицина үзәгенең перинаталь үзәгендә соңрак Татарстан Президенты "шаккатарлык" дип атаячак инцидент килеп чыга. Минзәләле Людмила Дубаева бу үзәккә медицина күрсәткечләре буенча җибәрелә. Перинаталь үзәктә бер атна ятканнан соң аңа кесарево киселеше операциясе ясыйлар, кыз бала дөньяга килә. -Бер үк вакытта тагын бер әнигә операция ясадылар, - ди Дубаева. - Ул Трофимова Людмила Александровна, мин - Дубаева Людмила Александровна. Икебезгә дә балаларның авырлыгын әйттеләр. Трофимованың кызы - 2,8 килограмм, буе - 50 см. Ә минеке - 3,6 килограмм, 51 см. Безне реанимация бүлегенә күчергәннән соң, сабыйларыбызның хәлен тагын бер кат белештек. Барысы да әйбәт диделәр һәм аларның авырлыгын бөтенләй икенче төрле әйттеләр: миңа кызыңның авырлыгы - 2,8, ә Трофимованыкы 3,6 килограмм диделәр. Без югалып калдык, ничек шулай була ала? Башта бит бөтенләй икенче төрле авырлык турында сүз барды. Персоналдан сораштыра башладык, үз шигебезне белдердек, ә алар исә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, акушерка беренче тапкыр әйткәндә ялгыш мәгълүмат биргән, дип тынычландырырга маташтылар. Әниләрне палатага күчереп, сабыйларны китергәч аларның шиге (ана күңеленең эчке тоемлавын кая куясың) бетми, киресенчә, көчәя генә. -Күңелем гел Трофимовадагы балага тартыла, ул исә миндәге баланы якын күрә. Өйгә кайту белән мин бу турыда тормыш иптәшемә сөйләдем һәм ул ДНК анализы ясауны таләп итте. Дөрес, бу зур чыгымнар таләп итә, әмма акча кызгану урынлы булмас иде бу очракта. Казанга барып, ата булу-булмауны билгеләү өчен экспертиза уздык. Бер айдан соң нәтиҗәләр килде, ата булу мөмкинлеге - 0 процент. ДНК нәтиҗәләре килгәч, гаиләдә гауга башланды. Ызгышу хәтта аерылышуга барып җитә язды, - дип өзгәләнеп сөйләде безгә Дубаева. Шуннан соң әниләр балаларның алышынуын раслау өчен ананы билгеләү анализы тапшырырга карар кыла. Ә бу анализсыз да аермачык күренә. Ике Людмиланың да беренче балалары бар һәм алар сеңелләренә шулкадәр охшаш. Балаларны алыштырасы гына югыйсә. Әмма бу без уйлаганча гади мәсьәлә түгел икән шул. "Барысын да тәртип белән башкарырга кирәк. Суд аша туу турында медицина таныклыгын раслау, аның нигезендә ЗАГС тарафыннан ясалган акт язуын, акт нигезендә әзерләнгән туу турында таныклык алу. Алга таба баланың башка анадан булуын, атасының башка булуын да тану кирәк. Бары тик шуннан соң гына балаларны үз ата-анасына кайтару мөмкин", - дип аңлатма бирде опека органы вәкиле. ДНК-экспертиза нәтиҗәләре белән гаилә перинаталь үзәккә барып, Дубаевлар Трофимовларның адресын, телефон номерын ала. Бергәләшеп киңәшкәннән соң ике гаилә дә кабаттан экспертиза узарга булалар. - Трофимова миндәге бала белән, мин үз балам белән анализ бирдек. Бер айдан экспертиза нәтиҗәләре килде. Нәтиҗә без уйлаганча булды, минем кызым Трофимовларда, аларныкы - миндә. Кама балалар медицина үзәге турында әйтеп узарга кирәк. Ул Татарстанның төньяк-көнчыгышында яшәүче 1,2 млн халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Биредә зур күләмле реконструкция бара. 1 млрд сум акча сарыф ителгән инде. Эшләрне төгәлләү өчен чама белән шулкадәр суммада акча кертү планлаштырыла. Кайда ялгышлык? Операция залларына видеокамераларны башта ук куярга кирәк булгандыр, бәлки? Тудырган балаларының үзләренеке булмавы турында шик туган очракта, әниләргә ДНК-анализны бәлки бала тудыру йортында ук бирергәдер? Никадәр сорау туа. Вәзгыять киеренке төс ала бара. Людмила Трофимова адвокат Ксения Саморокова белән (ул Дубаева мәнфәгатьләрен дә яклый) тикшерү комитетына гариза тапшырган. Әйтергә кирәк, бу коточкыч хәл хәтта адвокатны да тупикка куя: -Үзем адвокат булсам да, моңарчы мондый хәл белән очрашканым булмады, - ди Саморокова. -Ярдәм сорап, опека органына мөрәҗәгать иттек, ә анда киңәшкәннән соң җавап бирербез диделәр. Перинаталь үзәктә дә шундый ук җавап - консультация алу зарур икән. Һәркайсына киңәшләшү кирәк, әмма кем белән? Судка дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә, әмма нинди дәгъва белән? Ана яки ата булуны раслау өчен дәгъва биреп була. Ә балаларны алыштыру турында дәгъва бирү мөмкин түгел. Безгә балаларны тыныч юл белән алыштырырга тәкъдим ясадылар. Менә сиңа мә! Без бит машина алыштырмыйбыз. Аңлашыла ки, балаларны алыштырырга ике гаилә дә каршы түгел, әмма болай була алмый. Сабыйлар теркәлгән, һәркайсының туу турында таныклыгы бар. Сабыйларын туу белән күргән булсалар да, мондый хәл килеп чыкмаган булыр иде бәлки. Әниләр балаларына тулысынча медицина тикшерүе уздыруны таләп итә, шуның өчен дә барлык процедуралар циклын узу өчен аларга госпитализация тәкъдим ителә. Ике әни дә бүгенге көндә ТР Сәламәтлек саклау министры тәкъдиме буенча Казанда югарыда әйтелгән процедуралар уза. РФ ҖКнең 239 маддәсе буенча 120 мең сумга кадәр штраф яисә еллык керем чикләрендә яисә бер елга кадәр төзәтү эшләре, кулга алу каралган. Соңгы мәгълүматлар буенча Кама балалар медицина үзәгенең акушер-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары һәм тудыру бүлеге акушеркасы эшләреннән азат ителгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев