Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Иман китерергә соңга калмаска кирәк”

Әле моннан 15-20 еллар элек районда дин тотучыларны бармак белән санарлык булса, бүген инде мәчеткә йөрүчеләр булсынмы, чиркәүгәме, аларның саны арта бара. Башка бик күпләр кебек гадәти тормыш алып барганнан соң дин юлына кереп китү, ягъни яшәү рәвешен алыштыру өчен кешенең рухи халәтендә нинди үзгәрешләр булырга тиеш икән? Бу хакта...

- Роза Котдусовна, һөнәрегезгә бәйле рәвештә төрле чара­лар, мәҗлес-банкет­лар эчендә кайнаган кешенең дин юлына кереп китүе, дөресен әйткәндә, гаҗәпләнү уята...

- Кеше ул юлга үзе теләп кенә баса алмый. Иманга килү - ул Аллаһы Тәгалә­нең шул кешегә биргән зур рәхмәте. Дингә кереп китүемдә якыннарымның роле зур булды. Минем бертуган Гөлүсә апам дини гаиләдә үскән, ис­лам дине тоткан Казан егетенә кияүгә чыкты (моңа утыз еллар узды инде), үзе дә дингә аяк басты. Без алар белән нык аралашып яшәдек, һәм мин аларга кызыгып карый идем. Без югары уку йортлары бетерсәк тә, алар безгә "и, надан­нар" дияләр иде, чөнки алар өчен иң зур гыйлем дин гыйлеме иде. Мин шул чакта ук "И, Раббым, миңа иман бирсәң иде", дип күңелләрем тулып сорый идем.

Сеңелем Венераның ике малаен тәртипле булсын­нар өчен Чаллыга татар- төрек лицеена укырга бирделәр. Алар анда дин­гә кереп киттеләр. Кайт­кач безнең кечкенә кызы­быз Нәрисә алар белән аралаша иде. Шунда ул гадәти мәктәп, я булмаса бөтен баланың аңын то­малап алган компьютер дөньясыннан үзгә тагын бер якты, ялгансыз, чис­та дөнья барлыгын күр­де. Гимназиядә бик яхшы укуы өстенә ул мәчеткә дә баргалады, дин фә­нен үзләштерә башлады. Тора-бара миңа ник кол­баса алып кайтасың, ник банкетларда утырасың, дип кисәтү ясый башла­ды. Минем үзгәрмәвемне күреп елый иде. "Әни, мин сине яратам, шуңа синең тәмуг утында януың­ны теләмим", - дия иде. Шунда Аллаһы Тәгалә кызымның ялваруларын да, үземнең ниятемне дә ишетте. Мин инде дүрт ел изге юлда йөрим.

- Мөселманлыкны Сез нәрсәдә күрәсез?

- Кеше я мөселман була, я юк. Урталык юк. Әгәр хатын-кыз гаурәтләрен капламый, биш вакыт на­маз укымый, мәҗлесләр­гә барып шампан шәрабы эчә икән, бу мөселман­лык түгел. Аллаһы Тә­галә күңелеңдәге уеңны да белә ул.

Мин инде хәзер туйлар­га, юбилейларга йөрмим, теләмәүдән түгел, мөсел­ман кешесенә аракылы, бисмилласыз табын ар­тында утырырга ярамый. Туганнар белән араны бозу зур гөнаһ, әмма мин динем кушканча яшим. Мәҗлестән соң икенче көнне барып котлап кай­там. Ә менә никах, кор­бан ашы мәҗлесләре күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Кайбер ке­шеләр мин намаз укыйм, мин - мөселман диләр, әмма башка гөнаһлар кылалар. Мөселманлык намазда гына чагылмый. Дөнья мәшәкатьләрен- нән арына алмыйсың икән, дингә килмичә тор, әзер булгач кына килер­сең. Аллаһы Тәгалә тый­ганнардан тыелып яшәр­гә тиеш, ул "ниятеңә карап бирермен" ди. Корьәнне укыгыз, анда бөтен сора­уларга да җавап бар.

- Иманга килгән ке­шеләргә дин тотма­учы кешеләр арасын­да яшәү авырмы?

- Авырмы дип сораучы­лар бар. "Синең гөнаһла­рың күптер, шуңа дингә баскансың" дип ачыктан- ачык әйтүчеләр дә бар. Гөнаһсыз кеше юктыр ул, чөнки адәм баласы гөнаһ кылганын сизми­чә дә калырга мөмкин. Аллаһы Тәгаләнең риза­лыгын алыр өчен яхшы гамәлләр кылырга кирәк. Ә Аллаһы Тәгалә бо­лай ди: "Гамәлләрнең иң асылы - ислам гыйлеме алу". Дини белеме булган кеше ничек дөрес яшәр­гә икәнен белә. Авырмы дигәнгә ничек дип әйтер­гә соң? Әйе, мин бер рухи дөньядан икенчесенә күчтем, моның үз нюан­слары бар, әлбәттә. Без яшәгән мохит дини түгел, шуңа кыенлыклары юк түгел. Әмма күңелдәге иман нуры барлык авыр­лыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Аллага шөкер, арабызда иман тотучы­лар күп. Мәчеткә сөенеп йөрибез.

- Гарәпчә укырга- язарга мәчеттә өйрәт­теләрме?

- Әйе, үзебезнең Мин­зәлә мәчетендә. Гарәп алфабитын Мәрьям исемле бер кыз өйрәт­те. Ул кияүгә чыгып кит­кәч, Рәфкать хәзрәт үзе укыта башлады. Былтыр зур гына группа җыелды, атнага ике тапкыр укы­дык. Рәфкать хәзрәт бик гыйлемле кеше, укыту сәләте дә бар, безгә күп нәрсә бирде ул. "Гакыйда" - иман турында, "Фикх" - дин тоту күнекмәләре, "Сира" - пәйгамбәребез Мөхәммәт г.с. тормышы - без боларның барысын да өйрәндек. Быел тагын хатын-кызлар төркеменә унлап кеше җыелды, яшьләр күп йөри.

- Роза ханым, Сез бы­лтыр хаҗ кылып кайт­тыгыз, кичерешләре­гез ничек булды?

- Аны сөйләп бетерерлек түгел. Белгәнебезчә, ис­лам дине биш баганага нигезләнә: иманга килү, биш вакыт намаз уку, ура­за тоту, мөмкинлекләре булган кешеләргә хаҗ кылу, шулай ук мөмкин­легеңә карап зәкят бирү. Аллаһы Тәгалә миңа хаҗ кылу мөмкинлеге бирде, моңа сөенеп бетә ал­мыйм. Анда быел 7 мил­лион мөселман барды, сыйдык, аллага шөкер, Әль-харам мәчетенә ке­реп ике рәкәгать намаз уку 100 мең намаз сава­бына тора. Гарәфә тау­ларында намаз укулары нинди зур шатлык. Изге җирләрдә йөрү күңелне чистарта. Мондый бәхет тагын күп минзәләлеләр­гә насыйп булсын иде.

- Сезнең кызларыгыз да намазда. Алар кай­да хәзер?

- Лилия консерватория тәмамлады, Минзәлә еге­те Нәҗметдинов Илсурга кияүгә чыгып Сәминә исемле кыз үстерәләр, хә­зергә яныбызда яшиләр, кияү "Татавтодор"да баш энергетик, Лилия сәнгать мәктәбендә эшли.

Нәрисә Казан федераль университетында ике ел укыганнан соң 15 ел дин­дә булган кешегә кияүгә чыкты, Сириядә яшиләр, ире бизнес белән шөгыльләнә.

Әле аларда, Дамаск шәһәрендә бер ай ку­нак булып кайттым, бик ошады, кешеләрнең бер- берсенә булган ягымлы мөнәсәбәте сокландыр­ды. Үзем мәдәният йор­тында хормейстер булып эшлим, ирем Данир Риф­катович, белгәнегезчә, район мәдәният бүлеге начальнигы. Аллага шө­кер, барысы да яхшы.

- Күпчелек кеше дингә гадәттә олыгайгач, пен­сиягә чыккач баса. Сез пенсияне көтеп торма­дыгыз...

- Кеше белми бит күпме гомере калганын. Бәлки ул иртәгә егылып бакый­лыкка күчәр. Шуңа иман китереп өлгерергә кирәк. Соңарырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев