Минзәлә
  • Рус Тат
  • Җимереклек – башларыбызда

    Территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча экологик икеайлык кысаларында массакүләм өмә үткәрелде. Шәһәр урамнарын һәм беркетелгән территорияләрне традиция буенча чистартырга укучылар, студентлар һәм шәһәребезнең 80 оешма-предприятиесе чыкты. -Урамнарны чүп-чардан чистартуда биш мең кеше катнашты. Һәркем беркетелгән территориясен, чәчәклекләрне, скверларны чистартты. Бүгенге өмә - чисталыкка, тәртипкә һәм шәһәрне матурлауга беренче адым,...

    Территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча экологик икеайлык кысаларында массакүләм өмә үткәрелде. Шәһәр урамнарын һәм беркетелгән территорияләрне традиция буенча чистартырга укучылар, студентлар һәм шәһәребезнең 80 оешма-предприятиесе чыкты.
    -Урамнарны чүп-чардан чистартуда биш мең кеше катнашты. Һәркем беркетелгән территориясен, чәчәклекләрне, скверларны чистартты. Бүгенге өмә - чисталыкка, тәртипкә һәм шәһәрне матурлауга беренче адым, - диде шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева.
    -Шәһәрне төзекләндерүгә һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Без шушы шәһәрдә яшибез, эшлибез һәм, әлбәттә, шәһәребезнең матур булуын телибез, - дип үз фикерләрен белдерде Ләйсән Якупова.
    Өмәгә бик күп яшьләр чыккан иде. Күтәренке кәеф, шат авазлар белән алар башкалардан аерылып торды. "Мин үз шәһәремне республикадагы иң төзек шәһәрләрнең берсе дип саныйм. Әмма ул чиста булсын өчен чүпләмәскә кирәк", - диде медицина училище/техникумы студенты Салават Новиков.
    1 нче урта мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары Җиңү паркын тәртипкә китерделәр, тиздән анда Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы чаралар узачак. Урман чишмәсендә дә күп эшләр башкарылган, чөнки ял итүчеләр нәкъ бирегә килә. Һәркайда шешәләр, пластик савытлар, тәмәке төпчекләре. Көзен һәм кышын рәхәтләнеп ял иткән халык өчен язын район Советы, башкарма комитеты һәм редакция хезмәткәрләре җыештыра.
    Һәркемгә мәгълүм, чишмә кешеләр ял итсен, саф суын эчсен, һавасын сулап хозурлансын өчен булдырылган. Кайбер минзәләлеләр ял итеп кенә калмый, табигатьне пычрата, башкалар төзегәнне җимерә, өстәвенә бу мәгънәсезлекне интернет битләренә куя. "Эт йөрәге" әсәре герое бик дөрес әйткән: "Җимереклек безнең башларыбызда башлана".
    Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә читтә калмады. Чернышевский урамындагы 67А йортында яшәүче пенсионер Галия Гарипова йорт янындагы карны тарата иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: