Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминлек һәм законлы мәнфәгатьләр - ышанычлы кулларда

-Илсур Миңнехаматович, узган ел Сез җитәкләгән коллектив хезмәткәрләре өчен нинди булды, нинди нәтиҗәләргә ирешелде? -Көндәлек бурычларны үтәүдән тыш бүлек хезмәткәрләре район, шәһәр, республика күләмендә уздырыла торган спорт, дини, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни чараларда җәмәгать иминлеген һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнаша. Универсиада уздырылган чорда 25 кешедән торган отряд җәмәгать тәртибен сакларга...

-Илсур Миңнехаматович, узган ел Сез җитәкләгән коллектив хезмәткәрләре өчен нинди булды, нинди нәтиҗәләргә ирешелде?
-Көндәлек бурычларны үтәүдән тыш бүлек хезмәткәрләре район, шәһәр, республика күләмендә уздырыла торган спорт, дини, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни чараларда җәмәгать иминлеген һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнаша. Универсиада уздырылган чорда 25 кешедән торган отряд җәмәгать тәртибен сакларга җибәрелде. Универсиада утын каршылау белән бәйле чарага да алар җәлеп ителде. Бүгенге көндә подразделениенең ике хезмәткәре Сочи Олимпиадасы уздырылган чорга җәмәгать тәртибен сакларга җибәрелде. Болардан тыш "Арсенал", "Легаль булмаган мигрант", "Эзләү", "Имин йорт, имин подъезд, имин фатир", "Яшүсмер", "Алкоголь", "Мәк-2013", Уңыш-2013", "Чыршы", "Пиротехника" кебек ТР ЭЭМ планы нигезендә уздырыла торган махсус чаралар һәм профилактик операцияләрдә катнашабыз.
Оештыру һәм практик характердагы күрелгән чаралар муниципаль район һәм тулаем шәһәрдәге криминаль вәзгыятьне контрольдә тотарга, хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. 6 ел дәвамында оператив хәл стабиль саклана һәм гомуми җинаятьчелекнең түбәнәюе белән тасвирлана.
-Газета укучылар өчен кайбер статистик мәгълүматлар кызык булыр иде.
-2013 нче ел нәтиҗәләре буенча теркәлгән җинаятьләр 6 % ка кимеп, 263 (2012 нче ел да - 280), аларны ачу 15% ка артты, 76 % тәшкил итә (ТР буенча - 53%). Төгәлрәк әйткәндә, теркәлгән 10 җинаятьнең чама белән 8 е ачылган. Гомуми җинаятьләрнең кимүе фонында теркәлгән аеруча авыр җинаятьләр 7 дән 13 кә кадәр арткан, ягъни 85,7% тәшкил итә. Бу икътисадый юнәлештәге җинаятьләрнең - 7 дән 9 га (28,6%), ришвәт алучылар - 0 дән 6 га, наркотиклар белән бәйле - 0 дән 3 кә кадәр артуы белән бәйле. РФ ҖКнең 290 маддәсе буенча - алты, 162 маддә, 2 өлеш, 166 маддә, 2 өлеш, 163 маддә, 1 өлеш буенча өч эпизодлы җинаять эше кузгатылды.
Безнең бүлек үз категориясендә 2012 нче ел нәтиҗәләре буенча 9 нчы урын алган иде, 2013 нче елда исә 7 урында (нәтиҗәлелек 84,5% тәшкил итә) барабыз.
Җинаятьләрне ачу буенча гомуми процент - 76,1 (ТР буенча - 53,9%), бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15,8 % ка югары, категория буенча 3,2% ка түбән, эчке эшләр бүлеге 11 урында тора. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр буенча - 86,8 % (ТР буенча - 63,3%), бүлек үз категориясе буенча 10 нчы урында. Урамнарда кылынган җинаятьләр саны арта - 2012 нче елда - 28 булса, 2013 нче елда андыйлар саны 45 кә җиткән. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 4 җинаять ачыкланган (100% ка арткан). Моның белән бәйле җинаятьләрне ачу 75 % тәшкил итә, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 25% ка түбән.
Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек 6 дан 5 кә, ягъни 16,7 % ка кимегән. Балигъ булмаганнар эше буенча бүлектә 21 бала учетта тора, имин булмаган 44 гаилә исәпләнә.
Элегрәк хөкем ителгән затлар кабаттан кылган җинаятьләрне ачу саны 42 дән 48 гә (14,3% ка) арткан.
Утлы корал белән бәйле җинаятьләргә килгәндә, законсыз әйләнештән 1 автомат, ау мылтыгы (обрез) - 2, пистолет - 2, граната - 1, 183 патрон алынган.
-Җәмгыятебездә эчкечелек проблемасы, кызганычка каршы, бик кискен тора. Бу тискәре күренеш белән көрәш төрле дәрәҗәдә, төрле ысуллар кулланып алып барыла. Эчке эшләр бүлеге көче белән халык арасында әлеге һәм легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнеше проблемасы ничек хәл ителә?
-Күргәнегезчә, бу өлкәдә вәзгыять уңай якка үзгәрми. Исерек хәлдә җинаять кылучыларның саны арта бара. Безнең тарафтан җәмәгать урыннарында кылынган 45 җинаять эше: 4 үтерү очрагы, 5 сәламәтлеккә зыян салу, 1 юлбасарлык итү, 16 урлау очрагы тикшерелде. Район буенча спиртлы эчемлекләр кулланган, исерек хәлдә җәмәгать урыннарында күренгән өчен 1472 кеше җаваплылыкка тартылган.
-Күрелгән чараларга карамастан, юллардагы вәзгыять катлаулы булып кала бирә. Хәлне катгый чаралардан башка үзгәртү мөмкин түгел. Бу уңайдан "Антипьянь" социаль проекты эшли башлады. Районда нинди чаралар күрелә?
-Автоюллардагы вәзгыятькә килгәндә, машина йөртүче гаебе белән шушы чорда 10 юл-транспорт һәлакәте булган. Шәһәрдә медицина айныткычы булмау да тискәре йогынты ясый, гәрчә без кагыйдә бозучыларны спецприемникка япсак та, аларның сәламәтлеге турында кайгыртып, медицина тикшерүе уздырабыз. Айныткычлар республика буенча да аз, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә алар булдырылды.
Быел без юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча максатчан федераль программаны үтәдек. Район территориясендә 64 юл-транспорт вакыйгасы булды (үсеш - 16%), шуларның 62 се - машина йөртүчеләр гаебе белән, 10 сы- исерек йөртүчеләр гаебе, 57 се - шәхси автотранспорт хуҗалары тарафыннан, 9 вакыйга җәяүлеләр гаебе белән ясалган, балалар катнашында 7 фаҗига теркәлгән. Әлеге һәлакәтләрдә 19 кеше һәлак булган (2012 нче елдагыга караганда 46 % ка күбрәк, 9 һәлак булучы теркәлгән), 76 кеше тән җәрәхәтләре алган (2,5 % ка ким).
Вәзгыятьне үзгәртергә кирәк. Шуның өчен аерым алганда авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау бурычы катгый куелды. Аеруча җәйге чорда мотоцикл, скутерлар саны арта, аларның күбесе рәсмиләштерү узмаган. Шулай ук Чаллыдан Актаныш районына кадәр трасса да бик катлаулы, тар, таләпләргә туры килми, ә хәрәкәт елдан-ел интенсивлаша бара. Шуның өчен югары технологияләр кулланабыз, видеофиксация приборларын ешрак урнаштырабыз.
Тагын бер факт: кайбер гражданнар административ штраф турында уведомление алып та, түләргә ашыкмыйлар. Өч дистәгә якын шундый гражданның берничә төрле кагыйдә бозу очрагы бар. Алар белән эш алып барыла, закон кысаларында хәтта административ арест та куллана алабыз. Кайбер катлаулы урыннарда районда, шәһәрдә ясалма "лежачий полицейский"лар урнаштырыла. Күзәтүләр андый урыннарда юл-транспорт вакыйгаларының кимүен күрсәтә. Гамәлдәге билгеләр (знак) дә яңадан карауны таләп итә.
-Татарстан Президенты сүзләренчә, һәрвакыттагыча, агымдагы елда да тулаем алганда гражданнарның иминлеген тәэмин итү, шулай ук терроризмга һәм экстремизмга каршы тору ТР буенча ЭЭМның төп бурычы булып калачак. Дин "маскасы" астындагы терроризм хакында да күп сөйлиләр. Җәмгыятнең бу проблемасы хакында Сезнең фикерегез нинди, халык белән нинди эш алып барыла?
-Терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Узган ел экстремистик рухтагы әдәбият таратуның ике очрагы теркәлде, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды. Бу юнәлешне хуплаучы учетта торучы элементлар белән дә эш алып барыла. Терроризмны булдырмау - төп максатыбыз, шуның өчен барлык уку йортларын, мөһим объектларны контрольдә тотабыз, террорга каршы район комиссиясе, прокуратура, районның дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, укучылар, халык арасында аңлату эшләре алып барабыз. Соңгы вакытта чиркәүләрне яндыру фактлары булу сәбәпле, шәһәрдә, районыбыз авылларында сак хезмәтенең булмавын ачыкладык, халык белән бергәләп бу эшне оештырдык. Бу эшне дәвамлы алып барырга кирәк.
-Милләтара каршылыкларга һәм криминоген хәлгә сәбәпче булган легаль булмаган миграциягә каршы көрәшне дәвам итәргә кирәк. Районда мигрантларга бәйле вәзгыять нинди?
- Алдагы сорауга килгәндә, 2013 нче елда районга килгән мигрантлар саны 2012 нче елдагыга караганда күпкә кимрәк - 344 - 541. Безнең тарафтан алар даими тикшерелеп тора, миграция өлкәсендәге хокук бозулар өчен 109 административ беркетмә төзелгән, 348 000 сумлык штраф салынган, 4 кеше район территориясеннән иленә куып кайтарылды. "Легаль булмаган мигрант" операциясе кысаларында законсыз яшәүче мигрантлар соңгы вакытта авылларда да ачыклана башлады. Алар белән башлыча участок уполномоченныйлары шөгыльләнә, әмма соңгы кыскартулар нәтиҗәсендә алар берничә авыл җирлегенә хезмәт күрсәткәнлектән, бу эшкә авыл җирлекләре башлыклары да җәлеп ителде.
-Коррупциягә каршы, шулай ук икътисадый җинаятьләргә каршы көрәшактуальлеген җуймый. Бу юнәлештә узган ел нәтиҗәләре нинди?
-Бу эш тә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Районда 6 җинаять ачыкланды. Коррупциянең ни дәрәҗәдә тамыр җибәрүен ачыклауны халык белән актив эшләүдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Тулаем алганда, икътисад юнәлешендә җинаятьләр күбрәк, барлыгы 24 җинаять теркәлгән. Алар арасында 10 вазифаи җинаять, тапшырылган милекне үзләштерү фактлары - 5, 7 - ришвәт алу очрагы, 8 мошенниклык, өстәвенә салым буенча ачыкланмаган җинаятьләр дә бар.
-Теләсә кайсы хезмәт, теләсә кайсы оешма коллективындагы кебек, эчке эшләр бүлегенең дә үз проблемалары бардыр...
-Дөрестән дә, бездә дә проблемалар бар. Беренчесе - хезмәткәрләр җитмәү: участок уполномоченныйлары, уголовный розык хезмәтләре кебек җинаятьчелек һәм хокук бозуларга каршы көрәшүче "алгы сызыкта"гы кадрлар җитешми. Дөрес, алар килә, эшкә урнаша, әмма төрле сәбәпләр аркасында вазифаларны башкара алмыйлар. Алар сәламәт, армия сафларында хезмәт иткән, югары юридик белемле булырга, полиция хезмәтендәге катлаулы таләпләргә туры килергә тиеш. Проблемаларсыз яшәү кызык та булмас иде, без аларны чишә барабыз. Узган ел биш автотранспорт кайтты, республика программасы буенча һәм район хакимияте ярдәме белән ике участок упономоченныен торак һәм эш урыны белән тәэмин иттек. Алардан башка дежур частьне дә автомобиль белән тәэмин иттек, "Стрела-55" һава мендәрле йөзү чарасы алдык, шушы көннәрдә "Снегоход" кайтырга тиеш. Ремонт эшләре алып барабыз, ветераннар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Универсиадада булган хезмәткәрләр өчен аерым спартакиада уздырдык.
Эш нәтиҗәлелеге буенча республикада 7 нче урында барабыз, куелган бурычларны лаеклы үтәдек, алга таба да максатчан эшләвебезне дәвам итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев