Минзәлә
  • Рус Тат
  • Җиргә хәтле күршеңне сатып ал

    Күптән түгел редакциягә Урыс авылыннан Зиннур Гарипов килеп керде. Ул үзе белән хат та алып килгән. Анда мондый юллар бар: "Мин киләчәктә Урыс авылында улыма өй салу максатында авыл уртасыннан җир кишәрлеге алган идем. Җир кишәрлеге алу өчен 2011 елның 13 июлендә газетага белдерү дә бастырып чыгардым. Документларны рәсмиләштердем һәм...

    Күптән түгел редакциягә Урыс авылыннан Зиннур Гарипов килеп керде. Ул үзе белән хат та алып килгән. Анда мондый юллар бар: "Мин киләчәктә Урыс авылында улыма өй салу максатында авыл уртасыннан җир кишәрлеге алган идем. Җир кишәрлеге алу өчен 2011 елның 13 июлендә газетага белдерү дә бастырып чыгардым. Документларны рәсмиләштердем һәм әлеге җир участогына ия булдым. Элеккеге авыл җирлеге башлыгы Миннехәмәт Хаҗиев син монда гөл бакчасы ясарсың, диде. Мин акрынлап булса да эшкә тотындым. Җирне рәсмиләштергәннән соң участокны тазарттым, агачларын кистем, аннары баганалар утыртып, сетка белән бүлеп алдым. Шундагы яшәүчеләргә йөрер өчен үземнең өлештән 3 метр калдырып, машина белән йөрерлек тыкрык калдырдым. Үземнең участокка барлыгы 70 КамАЗ автомашинасы уңдырышлы кара балчык кайтарттым. Мин калдырган тыкрыкка Рәсүл Әхмәтов подвал Җиргә хәтле күршеңне сатып ал төзеп куйды һәм подвал артына мал астыннан чыккан тиресне чыгарып өйде, авыл җирлеге аңа кисәтү ясады, шуңа карамастан, тирес чыгаруын дәвам итә. Подвал казый башлагач, Әхмәтовтан авыл Советыннан рөхсәт алдыгызмы, дип сораган идем, ул миңа авылда авыл Советы юк, дип җаваплады. Аннары мин регистрация палатасына гариза яздым, аны Киреев дигән кеше килеп тикшерде дә, штраф салам дип китеп барды. Быел язгы чорда авыл урамы буйлап аккан суны минеп бакчага җырып җибәрде, ташыган балчыкларымны су агызып алып китте. Бакчаны әйләндереп алган сеткаларны (алар 30 метрлап) бөкләп бетергәннәр. Хәзерге вакытта тыкрыктан су буена җәяүле кеше генә үтә ала. Әгәр дә утфәлән чыга нитә калса, су буена су алырга төшеп булмый, алла сакласын."Әлеге хат уңаеннан без аны урынга барып тикшердек. Авыл халкы белән дә очрашып сөйләштек. Чыннан да Урыс авылында тыкрык мәсьәләсе кискен тора. Әлеге проблеманы өйрәнгәндә авыл кешеләре авылда барлыгы җиде тыкрык бар, шуның берсеннән генә йөриләр, дип әйттеләр, калганыннан шул тирәдә яшәүчеләр тыкрыктан йөрттермиләр икән бит. Бу Урыс авылы кешеләренә хас күренеш. Урыс авылында ничә тыкрык бар, бөтенесе дә алынып беткән, ягъни "прихватизацияләнгән" дияргә була. Әлеге тыкрык буенча берничә кешегә сезгә тыкрык
    кирәкме, дигән сорау бирдек. Миңнеәскат Харисов: элек бу участокны тыкрык итеп файдаландык, берсе участок итеп алды, икенчесе бәрәңге подвалы ясап куйды. Менә без каз асрыйбыз, аларны инешкә куарга кирәк, безнең казлар инешкә төшмәенче урамда каңгырап йөрергә мәҗбүр, - ди. Зөһрә Гыйлаҗева: «Каз асрагач, тыкрык кирәк, тыкрык булмагач, мин каз асрый алмыйм». Мулламөхәммәт Зыятдинов: «Зиннур калдырган тыкрыкка ия булдылар», дип җавап бирде. Ә Рәсүл Әхмәтов: «Безне тикшереп йөрмәсәгез, сезгә бүтән эш юктыр», дип каршы алды. Кеше инде ахыр чиктә редакциягә ярдәм сорап килгән икән, без аны урынга барып тикшереп, ярдәм итәргә тиеш. Ярдәм итә алмасак, һич тә югы җәмәгатьчелек фикере тудыра чакбыз. Тыкрык, җир шундый нәрсә инде ул, аның өчен гомер буе ызандаш булып яшәгән күршеләр талашып бетәләр, суд юлларын таптыйлар. Кем көчле, шул җиңеп җирне яулап ала, ә бездә суд булса да, хаклы як түгел, ә "блаты" булганнар җиңеп чыгарга мөмкин. Бу мәсьәлә буенча авыл җирлеге башлыгы Равил Сәйфиевка да мөрәҗәгать иттек. Ул да алар белән нәрсә эшләргә дә белми. «Җирне миңа чаклы биргәннәр, тыкрык кирәк, анысы төп мәсьәлә, алар белән уртак тел табып, әлеге мәсьәлә буенча тиешле карар кабул итәргә кирәк булыр», - диде. Гомумән, җир алганчы, бабаларыбыз күршеңне сатып ал, күршең үзеңнән яхшырак булсын, дигәннәр бит. Бу бик дөрес мәкаль.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: