Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Истә калырлык булды

Мари Элдан милләттәшләребез зур концерт программасы белән килеп, авыл халкын ял иттереп киттеләр.

Авыл бу көнне чын мәгънәсендә бәйрәм тө-се алды, олысы-кечесе Мәдәният йортына ашыкты. Тамаша залында аяк басар урын да калмады, күрше Чупай, Филимоновка, Рус Мөшегесеннән дә килгәннәр иде.

Артист-милләттәш-ләребезне каршы алуда "Заиковский" хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәтта-хов та читтә калмады, кунакларга табын әзерләүдә ярдәм итте. Җирле үзидарә рәисе Рөстәм Газизьянов та "мин - татар милләтеннән" дип тормады, концертны башыннан ахыргача карап, соңыннан авыл халкы исеменнән матур сүзләрен, зур рәхмәтләрен җиткерде.

Безнең татарлар арасында туып үсеп, үз телебезне онытмавыбызны, дус һәм тату яшәгәнебезне күреп, артист-милләт-тәшләребез бик канәгать булып, тагын да очрашырга сүз биреп киттеләр.

Редакциядән. Калтакта "Минзәлә" район газетасын 71 кеше өйләренә алдыра, шуларның 32 се - татарча, 39 ы - рус телендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X