Минзәлә
  • Рус Тат
  • Изге ният белән

    - Алдыбызга куелган мак­сатларга ирешү өчен га­ять күпкырлы эшчәнлек алып барырга тиешбез. Шулар арасында хай­ваннар дөньясы һәм судагы биологик ресур­сларны саклаудан тыш, аларның ауланган һәм тотылганнарының исәбен алып бару һәм шуны контрольдә тоту, аучы­лык хуҗалыгы алып бару, балыкчылык һәм умарта­чылыкны тергезү, сулы­кларны һәм ау хуҗалыгын саклау, һөнәрчелек һәм спорт балыкчылыгы оеш­тыру, ау һәм балык тоту­ны оештыру өчен тиешле шартлар тудыру, аучылар һәм балыкчылар өчен кирәкле товарлар сату ке­бек эшләр башкару тора.

    - Виктор Викторович, шушы кадәр эшчәнлек алып бару өчен зур чыгымнар да таләп ителә бит. Сез ничек хәлдән чыгасыз?

    - Бәхеткә каршы, тирә-як мохитны саклауга, табигый ресурслардан рациональ файдалану­га, саклауга һәм торгы­зуга битараф булмаган кешеләр аз түгел тирә-юнебездә. Шулар зур таяныч безгә. Узган ел безнең фондка менә шул рәвешле 10 млн сум­лык спонсорлык ярдәме күрсәтелде. Үзебезнең көч белән 900 мең сумга якын керем алынды.

    - Сезнең коллектив өчен кайсы чорда эшләр бигрәк тә кие­ренке: кышкы чорда­мы, әллә җәйге чор­дамы?

    - Алай аерып карау дөрес булмас иде, безнең эшчәнлек ел әйләнәсе дәвам итә һәм һәр чорның үз мәшәкатьләре бар.

    - Соңгы араларда көннәр бигрәк салкын торды. Бу җәнлекләр тормышы өчен дә куркынычмы?

    - Алай дип әйтмәс идем, аларга суыкта куркыныч янамый. Алар өчен иң мөһиме - өстәмә азык булу һәм аларның бра­коньерлардан саклан­ган булуы. Шуңа күрә без, егерьләр, кышкы чорда утраулардагы ка­бан дуңгызы, куян, поши кебек ярдәмгә мохтаҗ кыргый хайваннар һәм җәнлекләр өчен улаклар урнаштырып, аларга тоз, бөртекле ашлык катна­шмасы салып торабыз. Әйтик, кабаннар өчен генә дә кышкы чорда 12 тонна ашлык катнашма­сы таратылды.

    - Сез табигый ресур­слардан рациональ файдалануга конт­рольлек итәбез, ди­дегез. Рейдлар вакы­тында браконьерлык фактларына да тап буласызмы?

    - Булмасын иде дә соң алар. Кызганычка кар­шы, андый фактларга да тап булабыз. Фонд территориясендә аучы­лык, балык саклау ин­спекторлары, полиция хезмәткәрләре, шулай ук Яр Чаллы экология по­лициясе белән берлектә рейдлар үткәрелә. 2011-2012 елгы чорда штат­тагы егерьләр белән бергәләп шундый 28 рейд үткәрелде, РФ КоАПнең 8.37нче маддәсе, 1 нче, 2 нче өлеше буенча 33 про­токол төзелде, законсыз балык тоту факты буен­ча 2 җинаять эше кузга­тылып судка җибәрелде.Шундый рейдлар вакы­тында ике утлы корал алынып полициягә тап­шырылды, сулыклардагы 136 ау алынды, 60 мет­рдан 100 метрга кадәр җиткән мондый ауларның гомуми озынлыгы 9 кило­метрга җитәр иде.

    - Тирә-як мохитны саклауга үзләреннән өлеш кертүче егерьләрдән кемнәрне атап үтәр идегез?

    - Рәшит Хәбибуллин, Сер­

    Биредә гей Воронов, Александр Батраков шундыйлардан. Бу егерьләр тырышлы­клары, тынгысызлыклары белән башкалар өчен дә үрнәк булып торалар.

    - Сезнең фондның Уставына күз салсак, фонд тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләр төрендә автостоянка­лар булдыру, көймәләр прокатын, төн кунуны һәм туклануны оешты­ру да бар. Болар тор­мышка ашырыламы?

    - Шушы максатны күздә тотып узган ел фонд территориясендә ике яр буе базасы булдырылды: берсе - Юртау ермагын­дагы (на протоке) утра­уда, икенчесе - Минзәлә шәһәренең көньяк-көнчыгыш өлешендә - элеккеге күпер янәшәсендәге яр буенда.

    Шәһәребездәгесе ничә еллар буена су кое­ныр урыны булмаган минзәләлеләр өчен менә дигән урын.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: