Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Капремонт – контроль астында

Кичә, 27 майда, ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында "ТРда торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга теләктәшлек итү фонды турындагы" РФ законын тормышка ашыру, мәгариф объектларын капремонтлау, ФАПлар төзү, ремонтлау, модернизацияләү, күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрделәр.

Минзәләдә киңәшмә барышын Минзәлә муниципаль районы башлыгы Рәсим Садыков, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һ.б.лар күзәттеләр.

"Безне бик зур күләмдә эш көтә, барлык көчләрне дә шунда юнәлдерергә кирәк. Шул ук вакытта эш сыйфаты һәм хезмәт шартлары иминлеген тәэмин итү беренче планда булырга тиеш", диелде киңәшмәдә.

Мәктәпләрне капремонтлау мәсьәләсе турында сүз барганда,"вакыт күп түгел, каникуллар чоры үтә дә китә, шуңа күрә капремонт буенча эшләр бар җирдә дә башланырга тиеш, кирәк урыннарда подрядчыларны алыштырырга кирәк, мәктәпләр 1 сентябрьгә әзер булырга тиеш", дип катгый таләпләр куелды киңәшмәдә.

"Мәктәпләрдәге капремонт барышына сүзем юк, әмма ремонтның сыйфатлы итеп башкарылуына подрядчыларга таләп зур",диде район башлыгы Рәсим Садыков. Һәрбер муниципаль берәмлеккә ФАПларны тапшыру графигы җиткерелгән,безнең район буенча беренче ФАП тапшыру көне - 29 июнь.

Киңәшмәдә күпбалалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бүлеп бирү турында да сүз барды, әлеге участокларны ызанлау һәм кадастр исәбенә кую буенча эшне тизләтү бурычы куелды. Безнең район буенча җир кишәрлекләре алуга 246 гаилә исәпкә куелган, 112 җир кишәрлегенә ызанлау ясалган, шуның яртысы кадастр исәбенә куелган. Район хакимияте башлыгы шушы эшкә җаваплы җитәкчеләргә әлеге участокларны ызанлау һәм кадастр исәбенә кую эшен сузмагыз, һәр эш вакытында башкарылсын, диде.

Конференциядә шулай ук терлек азыгы хәзерләү башлануы, файдаланылмыйча ятучы авыл хуҗалыгы җирләренә кагылышлы мәсьәләләр хакында да сүз барды.

Флүрә Мусина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев