Минзәлә
  • Рус Тат
  • Күбәләкләр оча да оча

    Берничә көн дәвамында без шәһәр-авыллар өстендә өер-өер күбәләкләр очуын күзәттек. Матур күренеш, әлбәттә, әмма барыбызны да бер сорау борчый: алардан нәрсә көтәргә?

    Кура җиләге чәчәк аткан­да күпләп оча торган эре ак күбәләкләр кура җиләге һәм башка чәчәк нектары белән тукла­налар. Аларның кура җиләгенә зыяны юк. Ак күбәләкләр нектар җыйганда үсемлекләрне серкәләндерәләр һәм шул рәвешле фай­да китерәләр. Яфрак- бөреләрне кимерә алмый­лар. Ә август башындарак барлыкка киләчәк күбәләк кортлары шомырт, груша, слива, миләш агачла­рына, аеруча алмагачка зыян китерергә мөмкин. Бер күбәләк алмагач яф­ракларына 500гә якын йо­мырка сала. Кортлар чама белән июль урталарында йомыркадан күпләп чыга башлыйлар. Яшь корт­лар төркемдә яшиләр, яфрак белән тукланалар. Нәтиҗәдә яфраклар йо­марланып, кибеп бетә. Кортлар бу яфракларны пәрәвез белән чорнап, шушы йомры шарчыклар­ны оя итәләр. Бу чорда яшь кортлар зур зыян сал­мый. Иң куркынычы - иртә язда. Күбәләк кортлары ботакка пәрәвез белән беркетелгән кипкән яф­рак-ояларда кыш чыгалар. Бу оялар язга кадәр ал­магачта асылынып тора­лар, көзен яфрак коелгач, алар күзгә яхшы күренә. Язын соры-көрән корт­лар бакчада кар эрегәнче үк, яшь үсентеләр буй­лап хәрәкәт итә башлый. Бөреләр ачылганда ак күбәләк кортлары башта бүрткән бөреләрне, ан нары яфракларны ашый. Бу процесс шулкадәр тиз бара ки, бакчада әле юеш, йөрерлек тә булмый бу чакта. Тамаклары туй­ган эре кортлар алмагач кәүсәсендә үк курчакка әвереләләр. Ә инде 10- 15 көннән бу курчаклар­дан буй-буй кара канатлы күбәләкләр хасил була. Болар нәкъ менә шул кура җиләге чәчәге не­ктары белән туенучы һәм җимеш агачларында өем- өем йомырка салучы ак күбәләкләр була инде.

    Реклама

    Зарарлы күбәләкләргә каршы гади булган төп көрәш чарасы - яфраклар коелгач, корыган яфрак­лардан ясалган, эленеп торучы ояларны җыеп юкка чыгару. Белгечләр бу төр бөҗәкләрнең сезонлы "демографик күтәрелеше"нең төп сәбәбен яңгырлы һава торышының кинәт җылы һәм кояшлы көннәр белән алышынуында күрә. Бу күренешнең зур сәбәбе экологик дисбаланс бар­лыкка килүдә, ә монда, һичшиксез, без - кешеләр гаепле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: