Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемгә кызарырга туры килер

Район хакимиятенең утырышлар залында күпкатлы йортлар буенча җаваплы кешеләр катнашында узган атнада үткәрелгән җыелышны район башлыгы Рәсим Садыков шундый сүзләр белән тәмамлады.

Ике сәгатьтән артык барган җыелышта язгы өмәләр башланырга торган бер мизгелдә төзекләндерү, чисталык мәсьәләсе иң актуальләрдән булды. Шәһәребезнең чисталыгына ирешү өчен күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең дә үзләреннән өлеш кертүләре - шәһәр буенча оештырылган өмәләрдә катнашып, кардан арчылган йорт яннарын җыештырып торулары мөһим, диелде.

Йортларга, подъездларга капиталь һәм агымдагы ремонт ясауга кагылышлы сораулар шактый булды. Мондый мәсьәләне Тукай урамындагы,62, Кадомцевлар урамындагы,66, Изыскательләр урамындагы,4/7, Пролетарская урамы, 46, Чернышевсий урамы, 67, Северная урамы,38 нче йортларның йорт буенча җаваплы кешеләре күтәреп чыкты. Подъездларны агымдагы ремонтлау мәсьәләсе кузгатылгач, "буяу бирсәләр, косметик ремонтны без үзебез дә ясар идек", диде Кадомцевлар урамындагы, 66 нчы йортның җаваплы кешесе - Гөлсирә Закирова йортлары буенча проблемаларын сөйләгәндә. Аларның идеясен район башлыгы да, Идарәче компания җитәкчесе дә хуплады. Бер яктан, теге яки бу йортта йорт буенча җаваплы кеше булу ТКХ проблемаларын хәл итүдә үзе бер таяныч ул. Алар инициативасы буенча теләсә нинди проблеманы зурга җибәрмичә, вакытында хәл итәргә мөмкинлек туа дигән сүз. Әнә ич, Гөлсирә Закирова да "без үзебезнең йорт тирәсен үзебез җыештырып, себереп торабыз", дип йорт яны тирәсен җыештырып торулары хакында әйтте.

Изыскательләр урамындагы 4/4 йортында яшәүчеләр канализация торбасына бәйле проблемаларын чишкәндә кичтән алып иртәнгәчә ничә сәгать буена җәфа чигүләрен сөйләделәр, авария хезмәтенең "ашыгыч ярдәмгә" килмәвенә зарларын белдерделәр.

Кайберәүләр ТБО өчен контейнер мәйданчыкларының йортлары янына куелуын бик өнәп бетермиләр, куелса да, аның тирә-юненең койма белән уратып алынуын сорыйлар. Социалистическая урамындагы 74, 76 нчы йортта яшәүчеләр дә шундый гозерләрен җиткерделәр, ишегалдының асфальтлануын сорадылар. Җыелышта бу мәсьәләнең уңай чишелеш табачагы турында әйтелде.

Гайдар урамы, 2Б йортыннан ОДН өчен күп түләүләренә зарларын белдерсәләр, Тукай урамы, 61 нче йортның җаваплы кешесе бу мәсьәләне җайга салуларын сөйләде. Изыскательләр урамындагы, 2/2 йортының йорт буенча җаваплы кешесе газ казанына техник хезмәт күрсәтү һәм аңа түләү мәсьәләләре буенча кызыксынды.

Мондый очрашулар ай саен үткәрелеп торачак. Ә бу йорт буенча җаваплы кешеләр күтәргән проблемаларны теге яки бу службаның кайчан хәл итүе, яисә хәл итәчәге җәмәгатьчелек контролендә тора дигән сүз. Рәсим Мөкәрәмовичның "Кемгә кызарырга туры килер?" дигән сүзләре исә шушы мәсьәләләрне вакытында хәл итмәгән очракта күпкатлы йортларда яшәүче шәһәр халкына хезмәт күрсәтүче службаларның җитәкчеләренә карата әйтелде дип кабул итәргә кирәктер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев