Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәгазьдән – электрон аралашуга

Инде хәбәр ителгәнчә, бүгенге көндә ТРның дәүләт порталында 131 электрон хезмәт күрсәтелә, шуларның 47 се - муниципаль хезмәтләр.

Узган атнада районда "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, ве­домствоара электрон аралашу, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген и н ф о р м а т и з а ц и я л ә ү " баш астында зональ семинар-киңәшмә узды. Анда республиканың Ту­кай, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш рай­оннарыннан 160 ка якын

вәкил килгән иде.

Киңәшмә эше ТР Росре­естр идарәсенең Минзәлә бүлекчәсендә һәм "Ка­дастр палатасы"нда баш­ланып китте. Соңыннан семинарда катнашучы­лар драма театры бина­сына юнәлде.

Киңәшмә эшен ТР Пре­зиденты Аппараты җитәк- чесе, ТР Президентының ТР Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов алып барды. Семинарда ТР Му­ниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсагит Шакиров катнашты.

Көн тәртибенә куел­ган мәсьәләләр буен­ча ТР Икътисад мини­стры урынбасары Айрат Шәмсиев, ТР Президен­ты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре эшләре буенча департамент җитәкчесе Әнисә Гайнул­лина, директор урынбаса­ры - "Кадастр палатасы" ФБУның ТР буенча баш технологы Антон Самой­лов, ТР Президентының м ә г ъ л ү м а т и - а н а л и т и к идарәсе начальнигы Ма­рия Чупаева чыгыш яса­ды.

Агымдагы елның 1 июлен- нән 210 нчы Федераль за­кон гамәлгә керү белән, хезмәтләр күрсәтүче муниципаль органнар ведомствоара электрон аралашуга күчте, ягъни төрле дәүләти һәм муни­ципаль автоматлашкан системалардагы барлык мәгълүмат бер-берсе белән аралашу аша алы­на. Шуңа бәйле рәвештә, җирле үзидарә органна­ры бу өлкәдә ныклы эш башларга тиеш. Юрий Зимелевич семинарның башында ук әлеге

мәсьәләнең катлаулы булса да, аның Федераль закон нигезендә булуын, шул сәбәпле тайпылыш­сыз үтәлергә тиешлеген ассызыклады.

Чыгыш ясаучыларның һәркайсы шушы фикер­не дәвам итте, болардан тыш сәламәтлек саклау өләксендә модернизация, күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре би- рү, татар телендәге сайтларның торышы, җирлекләрдә зиратларны тәртиптә тоту кебек җитди мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X