Минзәлә
  • Рус Тат
  • Кибетләр янында чүп савытлары юк, булганнарында да ул тулы

    Минзәлә районы территориясендә табигатьне саклау һәм торак пунктларда тәртип урнаштыру буенча законнар үтәлешен тикшерү максатында планлы һәм планлы булмаган рейдлар оештырыла. Тикшерүләр күрсәткәнчә, оешма, организациягә караган территорияләрдә, сәүдә объектлары һәм шәхси йорт яннарында чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча проблемалар шактый. Кибетләр янында чүп савытлары юк, булганнарында да ул тулы, оешма...

    Минзәлә районы территориясендә табигатьне саклау һәм торак пунктларда тәртип урнаштыру буенча законнар үтәлешен тикшерү максатында планлы һәм планлы булмаган рейдлар оештырыла.

    Тикшерүләр күрсәткәнчә, оешма, организациягә караган территорияләрдә, сәүдә объектлары һәм шәхси йорт яннарында чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча проблемалар шактый. Кибетләр янында чүп савытлары юк, булганнарында да ул тулы, оешма һәм объектлар территориясе чүп-чар белән пычранган.

    -Шәһәр төзеклеге, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрен бозган өчен 10 протокол төзелде һәм адмкомиссия каравына тапшырылды. Ике шәхси эшмәкәргә кагылышлы материаллар район прокуратурасына тапшырылды.

    1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Бу айларда чисталык буенча контроль тагын да активлашачак, - дип хәбәр итә ТР экология һәм табигать ресурслары Министрлыгының Кама буе ТУ махсус инспекциясенең баш белгече, табигатьне саклау буенча ТР дәүләт инспекторы Әлфия Зыятдинова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: