Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кибетләре якты, ашлары тәмле, үзләре ягымлы

Минзәлә кулланучылар җәмгыяте ("ПО Мензеля") элеккеге райпо системасы бөлгенлеккә төшкәч яңадан оешты. Ул авыл халкына һәм шәһәрдә беренчел кирәк-ярак булган көндәлек товарларны сата. Эшмәкәрләргә кечкенә авылларда кибет ачу бик файдалы түгел. Шуңа карамастан Минзәлә кулланучылар җәмгыяте кече Чулпан, Дружба кебек авылларда яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Минзәлә кулланучылар җәмгыятенең районда 21...

Минзәлә кулланучылар җәмгыяте ("ПО Мензеля") элеккеге райпо системасы бөлгенлеккә төшкәч яңадан оешты.

Ул авыл халкына һәм шәһәрдә беренчел кирәк-ярак булган көндәлек товарларны сата. Эшмәкәрләргә кечкенә авылларда кибет ачу бик файдалы түгел. Шуңа карамастан Минзәлә кулланучылар җәмгыяте кече Чулпан, Дружба кебек авылларда яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Минзәлә кулланучылар җәмгыятенең районда 21 авылында һәм шәһәрдә өч кибете, бер кафесы бар. Кулланучылар җәмгыятенең айлык товар әйләнеше 6,2 млн сумнан алып 7 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Башта кыенга туры килгән, хәзер эшләр начар тормый.

Яңа Маҗын, Иске Маҗын, Тулбай, Тупач кибете сатучылары җиткерелгән планны айныкын айга арттырып үтәп баралар. Кулланучылар җәмгыяте Минзәлә, Чаллы, Казан шәһәрләрендә булган көзге ярминкәләрдә актив катнаша. Әле менә 27 октябрьдә булачак Казан шәһәрендәге ярминкәгә 6 тонна ит, 2 тонна икмәк-булка эшләнмәләр, балык участогыннан ике тонна елга балыгы алып барырга уйлыйлар. Казан шәһәре халкы минзәләлеләр алып килгән балыкны бик яратып алалар икән. Шулай ук ярминкәгә төрле ассортиментта бодай, борчак, карабодай, солы, арпа да алып барачаклар.

Кулланучылар җәмгыятенең Минзәлә кафесының бер ягында икмәк-булка әйберләре пешерелә. Монда ипи, батоннан тыш өчпочмаклар, бәлешләр, пироглар да сатуга чыгарыла. Авыл һәм шәһәр халкыннан төрле выпечкалар пешерергә заявкалар җыела һәм ул заявкалар икенче көнне үк үтәлеп аны авыл халкына илтеп тә бирәләр. Кулланучылар җәмгыятендә көнгә 2,5 тонна икмәк-булка әйберләре пешерелә. ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә "Татпотребсоюз" Чаллы икмәк продуктлары комбинаты белән килешү төзелгән. Икмәк продуктлары комбинаты кулланучылар җәмгыятенә югары сортлы бер капчык онны фәкать 500 сумнан, ягъни килограммын 10 сумнан җибәрә икән бит. Шуңа ипи очсызга әйләнә. Ипи эшләнмәләрен авылларга, шәһәр кибетләренә Газель, УАЗ буханка, УАЗ автолавкасы белән илтәләр. Икмәк-булка эшләнмәләре өчен 2011 ел азагында 144 данә лоток сатып алынган.

Шулай ук Минзәлә кафесының бер өлешендә көнгә кулдан 80 кг пилмән, өй токмачы, голубцы, манты, кәтлит һәм башка продукция җитештерелә. Әйтергә кирәк, монда җитештерелгән полуфабрикат һәрвакыт тәмле була, халык әлеге продукцияләрне яратып ала. Кафеда туган көннәр, туйлар, юбилейлар, үлгән кешеләрне искә алу уздырыла. Әлеге чараларны уздырганда кешеләрдән аренда түләве алынмый, бу шул акчага халык күбрәк сыйлансын өчен эшләнә.

"Минзәлә" кафесы яшьләрнең генә түгел, барлык шәһәр һәм район, читтән килгән кешеләрнең дә яраткан урыны ул. Монда шәһәргә килгән кешеләр тамак ялгап чыгалар, яисә чәй артында сөйләшеп утырырга керәләр, кәефне күтәрү өчен сыра, катырак эчемлек тә эчәргә була. Биредә ризыкларның ассортименты киң: төрле салатлар, I һәм II кайнар ашлар әзерләнә, пешкән әйберләр белән сөтле һәм лимонлы чәй эчәргә була. Киләчәктә балалар өчен туган көннәр һәм башка чаралар уздыру да ниятләнә монда. "Минзәлә" кафесы эшчәннәре республиканың 40 җәмәгать предприятиеләре арасында уздырылган Мөслим, Актаныш, Мамадыш районнарында икенче һәм өченче урыннарны алганнар. Соңгы елларда гына да өч мәртәбә икенче урынны яулаганнар.

Кулланучылар җәмгыяте район, шәһәр мәктәпләре белән берлектә дару үләннәре, ми-ләш, баланны җыеп киптереп, "Татпотребсоюз"га җибәргән. Ә "Татпотребсоюз" үз чиратында дару үләннәрен махсус чимал киптерү җайланмасында киптереп, төргәкләргә төреп, капка салып ТР аптекаларына озата.

Кулланучылар җәмгыяте район халкыннан һәм фермерлардан авыл хуҗалыгы продукциясе әзерли. Ул быел барлыгы 15 тонна суган, 500 тонна бәрәңге, 20 тонна кишер сатып алган. Әлеге чималны саклау өчен "Минзәлә" кафесының подвалы, Чаллы трактындагы бина файдаланыла. Җәмгыять көнгә 2 тонна халыктан сөт җыеп аны "Вамин-Татарстан" ААҖнең Минзәләдәге кабул итү пунктына тапшыра. Моның өчен 2011 елда сөт җыю машинасы сатып алынган. Ел саен тендерны отып район мәктәпләрен һәм бакчаларын туклану һәм сөт продуктлары белән тәэмин итәләр. Казылыкны 1,5 тонна ясаса, прессланган ат итен 500 килограмм ясый. Әлеге эшләнмәләрнең саклау срогы 6 ай. Шулай ук дуңгыз салосын, итне дә ыслый. Елга ике тонна сало, өч тонна итне ыслап сәүдә челтәренә озата. Халык әлеге продукцияне дә бик яратып, теләп ала.

Җәмгыятьнең ярдәмче хуҗа-лыгы Воровский бистәсендә урнашкан. Монда аларның гаилә фермасы бар. 50 шәр башка исәпләнгән мөгезле эре терлек фермасы, атлар фермасы, 200 башка исәпләнгән дуңгыз фермасы җәмгыятьне ит белән тәэмин итеп тора. Биредә яңа технология кулланыла. Хуҗалык фермаларында тиресне көнгә 3 мәртәбә чистартсалар, монда мал асларында җыелган тирескә махсус катнашма гына сибәләр, ул үз чиратында тиресне йомшартып киптерә. Терлекләрне ашату өчен махсус улакка азыкны атнага бер тапкыр салалар да терлек ашаган саен улактан азык төшеп тора. Бу инде терлек азыгы әрәм-шәрәм ителми дигән сүз. Шулай ук су эчерү җайланмасыннан да терлекләр үзләренә кирәкле суны гына эчәләр.

Ярдәмче хуҗалык карамагында 360 гектар җир бар, анда бодай, арпа үстергәннәр. Уңышы да елына күрә ярыйсы, гектарыннан 22 центнер төшем алынган.

Җәмгыятьтә керемнәрне һәм чыгымнарны санарга өйрәнгәннәр. Хәзер һәр кибетнең, кафеның, ярдәмче хуҗалыкның үз планы бар. Һәр хезмәткәр барлык керемне һәм производство чыгымнарын белә. Һәркем чыгымнарны киметеп керемнәрне арттыру турында уйлый. Кем эшли, ул яхшы хезмәт хакы ала, биредә уртача хезмәт хакы 13 мең сум тәшкил итә. Яхшы эшләүчеләр 18 әр мең сум ала икән биредә.

Җәмгыятьтә барысы 65 кеше хезмәт куя, шуның 8 е инженер-техник хезмәткәр. Коллективны ТРның атказанган азык сәнәгате хезмәткәре Гөлнәзирә Габделхәмит кызы Зыязова җитәкли. Ул төпле, ныклы коллектив туплаган. Андый коллектив белән төрле авырлык-ларны да җиңеп чыгарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев