Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коры һава тыя

ТР Министрлар Кабинетының агымдагы елның 9 апрелендәге күрсәтмәсе нигезендә 25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим кертелә. М.Ханнанов, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе урынбасары

Янгынга каршы махсус режимга бәйле рәвештә ур­ман аланнарында, болыннарда үлән, басуда ка­мыл яндыру катгый тыела. Урман янгыннарының яшь үсентеләргә җитди зыян салуын күздә тотып, Минзәлә урманчылыгы авыл җирлекләре башлы­кларына, төрле оештыру-хокукый формасындагы оешмаларның җитәкчеләренә коры үләннәрне, авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрдә камыл кал­дыкларын яндыруга юл куймаска тәкъдим итә.

Язгылыкта урман янгыннарының пик чоры май бәйрәмнәренә туры килүен истә тотып, МЧС һәм МВД органнары вәкилләре белән берлектә оператив груп­палар оештыру, урман янгыннарына бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан бердәм рейдлар үткәрү күздә тотыла. Мондый чара­ларны катгыйландыру республика территориясендә коры җилле һава урнашуына бәйле.

Янгынга каршы махсус режим кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, урындагы затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф каралган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев