Минзәлә
  • Рус Тат
  • Кошлар – безнең дусларыбыз

    Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке. Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ләкин без аларны каршы алырга әзерме соң? Без алар өчен оялар ясадыкмы әле? Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә...

    Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке.

    Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ләкин без аларны каршы алырга әзерме соң? Без алар өчен оялар ясадыкмы әле? Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар; иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар.

    Кошларны күзәтү нинди күңелле! Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да , кошларга нинди зур сөенеч булыр иде."Өй салу кош оясы ясаудан башлана ", ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.

    Кошларга таш атма,

    Баласын елатма,

    Таш атма кошларга, атма син.

    Кошлар бит - дусларың

    Буранлы кышларда

    Ярдәм ит, аларны сакла син.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: