Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпкатлы йортларда тәмәке тартырга рөхсәт иттеләр

Россиядә тәмәке тарту урыннарына кагылышлы яңа таләпләр гамәлгә керде. Алар буенча күпкатлы йортларда һәм ерак араларга йөзә торган теплоходларда тәмәке тарту өчен махсус урыннар булдыру рөхсәт ителде. Яңа таләпләр Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Әлеге җаваплы идарәчелекләр күпкатлы йортларның подъездларында һәм ерак араларга йөри торган теплоходларда...

Россиядә тәмәке тарту урыннарына кагылышлы яңа таләпләр гамәлгә керде. Алар буенча күпкатлы йортларда һәм ерак араларга йөзә торган теплоходларда тәмәке тарту өчен махсус урыннар булдыру рөхсәт ителде.


Яңа таләпләр Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Әлеге җаваплы идарәчелекләр күпкатлы йортларның подъездларында һәм ерак араларга йөри торган теплоходларда тәмәке тарту өчен махсус урыннар ясау кирәк дигән карарга килгән. Иң мөһиме, мондый җирләрдә "Тәмәке тарту урыны" дигән язу эленеп торырга тиеш. Шулай ук, бирегә махсус төпчек савыты урнаштыру (пепельница) һәм кичләрен яктырткычлар куллану да сорала. Бүгеннән башлап эш урыннарында да тәмәке тарту өчен махсус мәйданчык барлыкка китерү рөхсәт ителә. Алар шулай ук алда әйтелгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.

Тәмәке тарту урыннарын янгын сүндерү системасы белән җиһазлау һәм биредә махсус вентиляция булдыру да мөһим. "Эш урыннарында тәмәке тарту мәйданчыкларын оешма җиһазласа, күпкатлы йортларда моның өчен фатир хуҗалары үзләре җавап бирә", - диелә документта.

Хәер, яңа таләпләрдән риза булмаучылар да юк түгел. Мәсәлән, Россиянең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хамзаев сүзләренә караганда, әлеге таләпләр халыкның тормыш сыйфатын начарлату һәм россиялеләрнең сәламәтлеген какшатуга юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез: 2013 елда Россиядә тәмәкегә каршы махсус закон кабул ителде. Башта тәмәке тартуны стадион, мәктәп, югары уку йортлары, самолет, балалар мәйданчыклары һәм хастаханәләрдә тыйсалар, 2014 елдан исә кунакханәләр, кафе-рестораннар, поезд, вокзал һәм аэропортларда да тәмәке көйрәтү катгый тыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев