Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куанычлар юлдаш булсын

"Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы өчен быел юбилейлар елы. Әле язгы айларда гына да өч юбилярыбыз хакында язган идек, бүген, 3 августта, газетаның дизайнеры Римма Шәймәрданованың да 50 яшьлек юбилее. Газетаның полиграфик эшләнеше белән хәбәрдар булмаганнар арасында газета битләрен һаман да типографияләрдә кап-кара буяуларга батып, кул белән җыялар дип уйлаучылар бар....

"Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы өчен быел юбилейлар елы. Әле язгы айларда гына да өч юбилярыбыз хакында язган идек, бүген, 3 августта, газетаның дизайнеры Римма Шәймәрданованың да 50 яшьлек юбилее.

Газетаның полиграфик эшләнеше белән хәбәрдар булмаганнар арасында газета битләрен һаман да типографияләрдә кап-кара буяуларга батып, кул белән җыялар дип уйлаучылар бар. Текстларны кулдан, аннары линотипта җыю инде тарихта гына калды. Аларны заманча җиһазлар - компьютерлар кысрыклап чыгарды. "Минзәлә"-"Мензеля"ның компьютерда җыелган варианты тәүге тапкыр 1997 нче елда, газетаның 80 еллыгына чыгарылды. Техник-технологик яктан караганда газетаның тарихында текә борылышлар шушы 90 нчы еллар ахырына туры килә: текст җыю һәм версткалау тулысынча компьютерга күчте, шул рәвешле әлеге хезмәтне редакция хезмәткәрләре үзләре башкарырга кереште, әзер полосалар бастыру өчен электрон юл белән Чаллы типографиясенә җибәрелә башлады. Баштагы елларда, журналистлар үз язмаларын үзләре җыярга өйрәнгәнче, текст җыючы икешәр оператор бар (берсе татарча басмада, икенчесе русчада), шул операторларның берсе Римма Шәймәрданова иде. Хәтерендә әле, төп газета - татар телендә чыга торган "Минзәлә"не версткалаучы, шулай ук төгәллеге, тырышлыгы, җитезлеге белән башкаларга үрнәк булып торган Нурания апа Хәкимҗанова отпускага киткәндә Риммага версткага утырырга туры килгән иде. Версткага кыюсыз гына алынса да, сынатмады, дизайн серләрен үзләштерде. Хезмәттәше пенсиягә чыккач, шушы җаваплы хезмәт аңа йөкләнде, шулай итеп үзе дә сизмәстән газетаның дизайнерына әверелде. Бүгенге көндә газетаны версткалаучы-дизайнер булу - үтә дә зур җаваплылык һәм осталыктан тыш, даими эзләнү, яңалыкка омтылуны таләп итүче очы-кырые күренмәгән тынгысыз хезмәт ул. Көнозыны монитор каршында утырып газета полосаларын версткалаучының "теңкәсенә тиючеләр" аз түгел: мөхәррир, җаваплы сәркатыйп, журналистлар… Болардан тыш газетаның керемен арттыруга бәйле бүгенге көн кадагында торган мәсьәлә -рекламаларның бизәлешенә, сыйфатына да җаваплы ул.

-Бер яктан караганда, профессиональ верстка - ул газетаның имиджы дигән сүз, икенче яктан караганда, верстка - иҗади процесс. Һәр сан аерым якын килүне, бер үк төрле булмаган чишелешләрне таләп итә. Газетаның дизайны газета укучыларның информацион ихтыяҗын канәгатьләндерергә, язмаларны үзенчәлекле урнаштыру белән дә җәлеп итеп торырга тиеш, - дигән максат куеп эшли Римма Нәҗиповна. Әйе, яңа базар мөнәсәбәтләрендә яшәү өчен газета үз укучыларына мәгълүмат җиткерү өстенә аны үзенә тартып торырга да тиеш. Дөньядагы танылган газета дизайнерларының берсе Марио Гарсиа газета бизәлешендә югары сыйфат - ул бик төгәллек белән, уйлап башкарылган, текстны визуаль элементлар: шрифтлар, фотографияләр, төсле иллюстрацияләр, информацион графика белән тоташтыру, дип яза. Бу чыннан да шулай. Риммабыз да бөтен сәләтен, бар тырышлыгын укучыларны җәлеп итеп торырлык газета ясауга бирә. Ул ояда утырган кош сыман: бер караганда, белдерүләр, рекламалар белән мәш килә, аларны битләргә урнаштыра, икенче караганда, фотоларны эшкәртә, текстларны полосаларга сала, санап бетерә алмаслык элементлар башкара!

-Яратып башкарган эшеңнең нәтиҗәсен тою канәгатьлек хисе уята, бигрәк тә ниндидер уңышларга ирешү, яңалык кертү үзе бер бәйрәмгә әверелә, алга таба да тырышырга, эзләнергә этәргеч бирә, - ди Риммабыз.

Читтән караганда тыныч холыклы, сабыр булып тоелса да, тынгысыз, эшен төгәллек белән башкаручы хезмәткәр ул. Әти-әнисеннән килә торган сыйфатлар шул бу. Сабырлык, һәр гамәлне уйлап башкару кебек сыйфатлар аңа әтисе - районыбызның Иркәнәш авылында гомер кичергән, күп еллар буена Тукай исемендәге колхозда бригадир булып эшләгән Нәҗип агадан. Ә менә ягымлылык, эчкерсезлек, тәвәккәллек кебек тормышта бик кирәкле булган сыйфатлар гомерен сәүдә өлкәсенә багышлаган әнисе Хәтирә ападан килә.

Берничә елны санамаганда Римманың бөтен хезмәт юлы газета белән бәйләнгән. Башкалар кебек ул да ваемсыз балачак еллары, шаулы мәктәп еллары аша уза. Бөгелмә кооператив техник училищесында укый, аны тәмамлагач райпода сатучы булып эшли. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып укып агрономия белгечлеге ала, медучилишеда бухгалтер булып эшли. Кыскартуга эләккәч, корректор кирәк булуын ишетеп, редакциягә эшкә килә. Татар телен яхшы белүе Риммабызны шушы коллективка бәйли дә куя. Шуннан бирле 20 елга якын вакыт үткән дә киткән. Шушы еллар эчендә шәхси тормышында да байтак вакыйгалар булды. Үзенең туган якларыннан Иркәнәш егете Эльверт белән (хәзер ул "Сөт иле-Минзәлә" агрофирмасының "Якты юл" бүлекчәсен җитәкли) гаилә корып, бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Алар яхшы белем һәм тәрбия алып, бүген әти-әниләрен куандырып яшиләр. Кызлары Роза шәһәребездәге тырыш, хезмәт сөючән Лилия белән Альфрид Сахаповларның уллары Артурга кияүгә чыкты. Берничә ай элек кенә әби-бабайларын сөендереп оныклары Әмирне бүләк иттеләр. Узган ел армия сафларында хезмәт итеп кайткан уллары Алмаз район үзәк хастаханәсенә эшкә урнашты.

Башка хезмәт коллективларындагыча, без дә үзебездәге һәр хезмәткәребезнең тормыш-көнкүреше белән хәбәрдар. Римма Нәҗиповнаның да уңган хуҗабикә булуын беләбез. Ул тәмле аш-су пешерү өстенә нәрсә белән булса да шөгыльләнми калмый.

- Йорт бусагасын атлап керүгә эштәге барлык ару-талчыгуларның эзе дә калмый, - ди ул. Йортлары янындагы зур булмаган участогында аллы-гөлле чәчәкләр үстереп куана, көч түгеп үстергән яшелчәләре, җиләк-җимеш куаклары мул уңыш биреп сөендерә.

Илле яшь -ул гомернең яртысы гына, әмма бу еллар бер мизгел булып кына тоела, чөнки эшеннән тәм табып, уңышлы гаилә корып яшәгән бәхетле кеше генә гомер агышын тоймый. Янәшәбездә Римма кебек тырыш хезмәткәрләр булганда, авыр эшләр дә җиңел тоела, аның кебек тыныч холыклы, тыйнак, эчкерсез, мөлаем кешеләр бизәп торганда тормыш ямьле, күңелле.

Юбиляр турында хезмәттәшләренең фикерләре:

Надежда Пучкова:

-Хезмәттәшебез Римма Нәҗиповна шундый сабыр, шушы сыйфаты миңа ошый, күпләргә үрнәк. Эш урыны да түземлек, сабырлык таләп итә торган. Бу урында Римма кебек хезмәткәрләр генә эшли ала дип беләм.

Дифизә Нуриева:

-Римма апа белән бер кабинетта эшлибез. Үз эшенә бик җаваплы карый, эшен бөртекләп башкара, аңа карап сокланам.

Кызы Роза:

-Безнең әни - дөньяда иң яхшы әниләрнең берсе. Ул безнең өчен һәрьяклап үрнәк булып тора, аңа саулык, озын гомер, кәеф күтәренкелеге телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев