Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куркырга кирәкми!

Шунысы кызыксындыра, йөз елдан соң үсеп килүче буын кабалана-кабалана "коррупция" төшенчәсенең нинди мәгънә аңлатуын энциклопедияләрдән эзләр микән? Бәлки, бу көнгә ерак калмагандыр да инде? Татарстанда коррупциягә сугыш игълан ителде. Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе актив рәвештә эшкәртелә. Ә безнең районда коррупция бармы һәм ришвәтчелеккә, коррупция күренешләренә дучар ителердәй учреждениеләр, предприятиеләр бармы...

Шунысы кызыксындыра, йөз елдан соң үсеп килүче буын кабалана-кабалана "коррупция" төшенчәсенең нинди мәгънә аңлатуын энциклопедияләрдән эзләр микән? Бәлки, бу көнгә ерак калмагандыр да инде? Татарстанда коррупциягә сугыш игълан ителде. Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе актив рәвештә эшкәртелә. Ә безнең районда коррупция бармы һәм ришвәтчелеккә, коррупция күренешләренә дучар ителердәй учреждениеләр, предприятиеләр бармы икән? Бу турыда белү өчен шәһәр урамнарына чыктык.

Наталья Васильева:

- Шәһәрдә нинди учреждение, предприятие коррупциягә ныграк тартылганлыгын әйтә алмыйм. Гаиләбездә аң-лашылмаучанлыклар килеп тумагач, ришвәт бирергә туры килмәде. Бәлки әлегә балаларыбыз кечкенә булгангадыр, ә бәлки үзебез кечкенә кешеләр булгангадыр...

Фиразия Сафиуллина:

- Үзем дәүләт хезмәтендә эшләгәнлектән, кемнең ришвәт алуы мөмкин икәнлеген күз алдына китерә дә алмыйм. Минем өчен бу - башка сыймаслык хәл. Алдымда кемгәдер ни өчендер әйбер бирү проблемасы беркайчан да тормады. Аллага шөкер, янәшәмдә дә ришвәт алучылар юк.

Рафис Галиев:

- Дөресен генә әйткәндә, шәһәрдә ришвәт ала торган учреждениеләр җитәрлек. Әмма аларның барысын да атау үзең өчен куркыныч. Безне балачактан намуслы, гадел булырга өйрәттеләр. Мин октябрят та, пионер да, комсомол да булдым, беркайчан да ришвәт алганым һәм биргәнем булмады.

Сергей Владимирович:

- Бу бик актуаль мәсьәлә. Районда коррупция юк дип курыкмыйча әйтә алам. Дөресен әйтәм, мондый күренеш белән очрашканым булмады, без ришвәткә каршы көрәшәбез.

Коррупция фактлары белән ачыктан-ачык сөйләшергә курыкмас-ка кирәк. Җәмгыятьнең бу яман чире белән без бергәләп көрәшергә тиеш, ди район башлы-гының коррупция мәсь-әләләре буенча яр-дәмчесе Нәкыйп Илдарханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев