Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Курыктылар, димәк, кагыйдәләрне белмиләр

РОСТО ДОСААФның Минзәлә автомәктәбе ЮХИДИ, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә скутер һәм велосипедларны фигуралы йөртү буенча ярышлар уздырды.

"Тимер ат" көне автодромда узды. Шәһәрдә төрле маркада­гы йөзләгән скутер исәпләнә, ә велосипедларны әйтәсе дә юк. Ә ярышларда исә нибары алты скутер йөртүче һәм тугыз ве­лосипедчы катнашты. Әйтергә кирәк, катнашучылар арасында ике кыз - өч ел скутер йөртүче Алсу Шакирова һәм велосипе­дчы Динара Галимарданова да бар иде. Ярышта катнашучы­лар җанатарларга фигуралы йөртү үрнәкләрен күрсәтте, алар нормативка сыешып, берничә сынау узарга тиеш иде. Тәҗрибәләре булганнар алар­ны оста башкарды. Һәр катна­шучы юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрен, аннары йөртү осталыгын күрсәтте - бер кимчелексез "змейка", фишкаларны бәрмичә "сигезле" ясады, йөк ташыды. "Җәйге каникуллар башлану белән, балалар скутерларда, велосипедларда, роликлар­да йөри башлады. Хәвеф-хәтәрсез йөрсеннәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде", - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Наил Ибраһимов.

Бу ярышларда барлык фигу­раларны скутерда 29 секундта ясап өлгергән 1 нче урта мәктәп укучысы Айдар Фәттаховка тиңнәр булмады. Велосипедта йөрүчеләр арасында Дмитрий Устюжин һәм Никита Бабин җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев