Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыксыну уятып

Юл-транспорт һәлакәтләренең 25 %ы җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы белән бәйле. Шуңа күрә законны ихтирам итүче, тәртипле булган җәяү йөрүчеләрне укыту һәм тәрбияләү мөһим.

Кешене юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү мәктәп яшеннән башлана. Ләкин мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерүгә вакыт аз бүленә. Шуның өчен безнең мәктәптә сыйныфтан тыш чараларга да зур әһәмият бирелә. «Светофорның кайсы төсе юк?", «Светофорны кисәкләрдән төзе", «Светофор нәрсә ди?", «Светофор" кебек дидактик уеннар, «Светофор", «Поезд", «Машина, машина-тукта!" һ.б. хәрәкәтле уеннарны балалар бик кызыксынып уйныйлар. Безнең мәктәптә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бер кабинет тулысы белән җиһазландырылган. Монда укыту - методик әсбаплар: DVD-дисклар, юл билгеләре комплектлары, плакатлар, компьютер уеннары, электрлаштырылган пульт белән идарә ителә торган юл билгеләре стендлары бар. Беренче ярдәм күрсәтү өчен робот-тренажёр да укучыларда зур кызыксыну уята. Кагыйдәләрне өйрәнү һәм практик яктан ныгыту өчен мәктәптә велосипед, төрле ситуацияләр тудырырга һәм чишәргә мөмкинлек бирә торган магнитлы стенд бар.

2012 нче елда гына районыбыздан 6 укытучы һәм 7 балалар бакчасы тәрбиячесе юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре курсларында белемнәрен кү-тәрделәр.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясенең Минзәлә филиалы директры Зөлфия Йосыпова һәм ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Наил Ибраһимов - безнең мәктәпнең аерылгысыз дуслары. Алар ата-аналар җыелышларында, укучылар алдында даими очрашып җыелышлар, викториналар, КВНнар, төрле бәйгеләр уздыралар. Уздырылган чараларга бервакытта да буш кул белән килмиләр, төрле-төрле бүләкләр белән укучыларны сөендерәләр.

Аларның мәктәп белән даими элемтәдә торуы, ел саен Мәскәүдә нәшер ителә торган «Добрая Дорога Детства" газетасына яздырулары эшнең нәтиҗәлелеген күтәрә. Балаларның иминлеген сак-лау, аларга юл куркынычсызлыгы һәм тормыш иминлеге нигезләрен аңлату, юл транспорт һәлакәтен кисәтү бу юнәлештә бердәм эшләү - бүгенге көн таләбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев