Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көз җитте, фонарьлар гына янмый

Караңгылык - яшьләрнең дусты, дигән сүзләр күпләрне елмаерга мәҗбүр итә. Әмма кичләрен урамнарның караңгылыгын, урнаштырылган фонарьларның янмый утыруын күргәч, бер дә елмаясы килми.

Ел фасылының шушы чорында - көннәр көзгә авышып, караңгы урамнар эшче-хезмәткәрләргә эштән, балаларга мәктәптән, кечкенәләргә бакчадан кайтырга комачаулык ясап, теңкәгә тигән вакыт шул бу. Җитмәсә, көзге яңгырлар бу караңгылыкны тагын да көчәйтеп җибәрә. Редакциягә соңгы вакытларда килгән хатларда да, сайттагы хәбәрләрдә дә минзәләлеләрне шушы мәсьәлә борчыганы ачык күренә. Әйтик, редакциянең "гостевая книга"сына килгән чираттагы хәбәрдә шундый юллар бар: "Шәһәрнең Северная юлында яктырткычлар урнаштыру буенча башланган эш безне сөендерде, әмма ничә еллар инде Изыскательләр урамының 3 нче комплексындагы ишек алларында бер фонарь да юк..." Сайтта калдырылган тагын бер комментарийда: "Шәһәр урамнарында, бигрәк тә үзәк урамнарда, әйтик, Гурьянов урамында, кайчан кешечә яктылык булыр?" дип гозерен белдергән бер минзәләле. Нефтьчеләр бистәсендәге Губкин урамында яшәүчеләр исеменнән Фазлиева имзасы белән түбәндәге эчтәлектә хат килде: "Губкин тукталышындагы фонарь февраль аенда ук янмый башлаган иде. Инде ничә тапкыр "Чистый город"ка шалтыраттык, диспетчер электрик килер дип бер үк сүзләрне кабатлый. 7 ай үтте инде, лампочкасын килеп алыштыручы юк". Нефтьчеләр бистәсеннән килгән тагын бер хатта да (имзасыз) Нефтьчеләр бистәсеннән Изыскательләр урамына чыга торган җәяүлеләр өчен салынган сукмакның җимерек хәлдә булуы, яктыртылмавы турында язганнар. Әлеге хат мондый юллар белән тәмамлана: "Шагалиев, Юдин, Леванов яши торган урамнар Мәскәүнең ВДНХсы кебек - яп-якты. Нефтьчеләр бистәсенең шушы сукмагын да шулай яктыртсыннар иде".

Шәһәребездә яшәүчеләрнең шушы гозерләрен истә тотып, без, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева, "Чиста шәһәр" МУП җитәкчесе Алексей Вышенский һәм шушы юллар авторы, төнге Минзәлә урамнарының ничек яктыртылуын карап йөрергә булдык.

Юлыбызны шәһәрнең төньягыннан, Садак бистәсендәге Красноармейская урамыннан башладык. Биредә берничә баганада фонарьлар яктыртмый, берничә баганага фонарьлар урнаштырасы бар, кайбер йорт хуҗалары урам караңгы булганга аптырап капка төпләренә үзләре яктырткычлар көйләгән. М.Җәлил урамында да хәлләр мактанырлык түгел, шул ук күренеш - фонарьлар җитәрлек урнаштырылмаган, урнаштырылганнарының берничәсе янмый. Бу яктан Азин урамында яшәүчеләрнең зарланырлыгы юк - урамнары якты күренде(күз тимәсен!).

Кичен җәяүләп эштән кайтырга туры килсә, яр буйлары, чокырлы урыннар болай да куркыта, сукмак яисә урам якты булмаса, бөтенләй хуштан язарсың. Кичкә калганда, юлны кыскартам дип, Кучканка аша җәяүлеләр өчен салынган күпер аша (Шамов урамындагы)үтмәвең хәерле - биредә дөм караңгы. Хәер, автомашиналар өчен салынган күпердән дә (Социалистическая урамына чыга) төннәрен ничек йөриләрдер, биредә дә яктылык әсәре юк.

Губкин тукталышындагы фонарь турында язучылар да хаклы, фонарь янмый, яктылыкның тиешенчә булмавы пассажирлар өчен дә уңайсызлыклар китереп чыгара. Изыскательләр урамына чыга торган сукмак та ничә еллар буена шактый таушалган шул, җитмәсә, ике яклап агачлар басып киткән. Якындагы Үрдәк күле тирәсендәге торшерлы яктырткычларны күптәннән "кырау суккан" - ватып бетергәннәр, шушы матурлыкны ватарга-җимерергә кемнең кулы күтәрелгәндер?

Изыскательләр урамының 3 нче комплексына якынлашабыз. Бер уйласаң, шушы бистәдәге күпкатлы йортларда шәһәрнең күпме кешесе яши, эшкә йөрүчеләре күпме, бала-чагалары, җәяү йөрүчеләре никадәр!? Безнең "гостевая книга"га шушылар хакында язучы фикере белән килешми мөмкин түгел - ишек алларында яктырткычлар юк.

Шәһәрнең көньяк-көнчыгыш урамнарында да булдык. Алексей Вышенскийның: "Иң проблемалы урыннар - Атлар мәйданы белән төньяк-көнбатыштагы урамнар", дигән фикере белән килешмичә калып булмый. Урамнардагы фонарьларның янмаганнары бар, фонарьлар урнаштырасы урыннар да шактый. Атлар мәйданында күпкатлы йортларда яшәүчеләр ишек алларындагы караңгылыктан зарларын белдерделәр.

Нефтьчеләр бистәсеннән килгән хат авторының күңелен тынычландырасы килә: Шагалиевлар яши торган урам да башка урамнардан аерылып тора, дип әйтмәс идек. Без моны Илгизәр Тимерхановичның яхшы финансист булуын күздә тотып, экономия турында кайгырта торгандыр дип кабул иттек.

Сайтта калдырылган комментарийда телгә алынган Гурьянов урамы буенча да үттек: 5-6 фонарь яктыртмый, ә Социалистическая урамы кисешкән урыннан өскә - хастаханәгә таба бөтенләй фонарьлар урнаштырылмаган. Шулчак хастаханәдә төнге сменада эшләүчеләр күз алдына килде. Без, минзәләлеләргә, медицина ярдәме күрсәтүчеләрнең шушы караңгы урамнардан абына-сөртенә эшкә барганда кичергән халәтен аңлау кыен түгел.

Шунысы бар, "Чиста шәһәр" урамнарга утыртылган баганаларга урнаштырылган фонарьларга хезмәт күрсәтүче генә, ә баганалар урнаштыруга энергетиклар җаваплы.

Урамдагы яктырткычлар ничек эшләтелә соң? Алар автомат рәвештә эшләү өчен таймерлар белән җиһазланган. Таймерлар кояш батуга кабына, 23.00 сәгатьтә сүндерелә. Иртәнге сәгатьләрдә шәһәр урамнары 5тән кояш чыкканчыга кадәр яктыртыла. Әйе, төн - йокы өчен, дигән сәбәп тә табарга була. Әмма тормыш бит ул, төрле чаклар булырга мөмкин, я авырып китәрсең, я юлда калырсың... Юлда калырсың дигәннән, бер минзәләле болай дип сөйләде: "Бервакыт Казаннан кайтырга соңга калынды, үч иткәндәй, Минзәләгә кереп җиткәндә, бензины бетеп автомобиль сүнеп калды. Җәяүләп киттек. И-и ул төнге шәһәрнең караңгылыгы! Болай да мәшәкатьле көн булды, арыткан, моңа урамнардагы караңгылык өстәлде. Их, Минзәлә, төнге Минзәлә, дип сукрана-сукрана кайтканны беркайчан онытырлык түгел".

Әле беркөнне без, бер төркем редакция хезмәткәре, ДНДга чыккач, участковыйлар белән дә шушы урамнарның яктыртылуы турында сөйләшеп киттек. "Урлашулар нәкъ шушы төнге сәгатьләрдә күбрәк күзәтелә", ди алар. Менә пародокс: экономия дип фонарьлар сүндерелә, ә урлашучыларга юл ачыла. Караңгылык белән бәйле күпме ДТПлар була. "Төнлә дә яндырылмагач, нигә соң ул фонарьлар?" диючеләр дә бар. Шуңа күрә дә халык фикере, халык гозере игътибардан читтә калмасын иде.

Алексей Вышенский сүзләренә караганда, шәһәр урамнарын яктырту өчен 1280 электр лампалары, 97 торшерлы яктырткыч урнаштырылган. Тагын 300ләп фонарь урнаштырылса, шәһәр урамнарында яктылык мәсьәләсе хәл ителер иде, дигән фикердә ул. Ә бер яктырткыч урнаштыру кыйммәтме, дигән соравыма: "Барлык чыгымнарны санасак, уртача 3 мең сумга төшә. "Чиста шәһәр" урамдагы утларны яктырту буенча үзенең эшчәнлеген дәүләт биргән субсидия хисабына башкара", диде ул. Шушы субсидия дигәннәрен күбрәк биреп булмый микәнни соң?

Редакциядән: яктырткычлар сатып алу өчен "Чиста шәһәр"МУПка шушы көннәрдә 200 мең сум субсидия бүлеп бирелде. Бу атнада әлеге предприятие проблемалы участокларда яктырткычларны яңаларына алыштыру эшенә керешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев