Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лампалар арткан, әмма..

Көзге айларның берсендә, октябрь башында, шәһәребез урамнарының ничек яктыртылуын тикшерү максатыннан шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева, "Чиста шәһәр"МУП җитәкчесе Алексей Вышенский катнашында үткәрелгән рейд турында газетабызда язып чыккан идек инде. Һәм менә кышкы чорга аяк басканда тагын шундый рейд үткәрелде.

Декабрь ае инде, шуңа күрә эшкә барганда да, кайтканда да караңгылык белән очрашабыз. Алга китеш бар, әлбәттә. Әйтик, узган рейд вакытында һәрбер урамда урнаштырылган лампаларның уртача алганда 4-5е янмый иде, бу юлы һәр урамда андыйлар 2-3 кенә. Яктырткычлар сатып алу өчен бирелгән 200 мең сумга "Чиста шәһәр" яңаларын куйган. Игътибар белән караганда яңалары элеккеләреннән аерылып та тора, алар яктырак булып яна. Ләкин узган рейдта телгә алынган барлык проблемалы участокларда да яктырткычлар урнаштырылган дигән сүз түгел әле бу. Бер урам белән икенче урам тоташкан тыкрыкларда да яктырткычлар җитми. Рейд вакытында Садак бистәсе яныннан уздык, биредәге урамнарда караңгылык иде. Алексей Вышенский моның сәбәбен аңлатты, декабрь башындагы яңгырлар лампаларга гына түгел, шушы урамнардагы яктырткычларның эшләвен тәэмин итүче пульваторга да зыян салган, ул янып чыккан. Шушының ише проблемалар чолганышында калучы "Чиста шәһәр"гә дәүләт биргән 200 мең сумга гына шәһәребез урамнарында яктылыкны тәэмин итү бик җиңел түгелдер шул.

Үз йортлары белән яшәүчеләр арасында "Берәүгә дә бәйләнмим дә, ялынмыйм да" дигән сыман йортлары янына үзләре яктырткычлар урнаштыручылар да бар. Садак бистәсендә дә берничә алар. Үзләренә дә уңайлы, күршеләре дә караңгыда йөрми.

Электр энергиясен янга калдыра торган заманча яктырткыч вәгъдә иткән әлмәтлеләр әлегә күренмиләр, аларның үз экспериментларын сынарга килеп җитүләрен көтә-көтә арып беттек инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев