Максаты – хуҗасызлыкны киметү
Татарстан Президенты 2012 елның беренче июнендә "Татарстан Республикасында - халык контроле дәүләт мәгълүмат челтәре турында"гы Указга кул куйды. Безнең буын халык контроле турында ишетеп кенә түгел, конкрет эшләрдә белә. Әйе, ул КПСС хакимлек иткән чорда аның көчле коралы булды. Әлеге комитет хәтта районнарда да бар иде. 1965 ел ахырында оешкан...
Татарстан Президенты 2012 елның беренче июнендә "Татарстан Республикасында - халык контроле дәүләт мәгълүмат челтәре турында"гы Указга кул куйды.
Безнең буын халык контроле турында ишетеп кенә түгел, конкрет эшләрдә белә. Әйе, ул КПСС хакимлек иткән чорда аның көчле коралы булды. Әлеге комитет хәтта районнарда да бар иде. 1965 ел ахырында оешкан комитетның вәкилләре күз буяучылыкка, урлаучыларга, ришвәт бирүчеләргә (!), хуҗасызлыкка каршы көрәштеләр. Кискен фильмнары белән истә калган "Фитиль" әнә шул елларның җимеше. Әйткәнемчә, ул вакытта халык контроленнән нык куркалар иде. Беренче демократ Борис Ельцин хакимлек итәргә комачаулар дипме, әллә аны чыннан да партия органы дип бутапмы, 1990 елда РСФСР халык депутатлары съездында әлеге органны бетерергә иреште. Һәм менә яңадан "халык контроле". Аның иң беренче булып Татарстанда оешуы юкка түгел һәм күренекле факт. Иң мөһиме сүздә калмасын, һәм чыннан да республикадагы төрле өлкәләрдә кимчелекләрне бетерүгә ярдәм итсен иде. Дөрес, бу юлы халык контроле дәүләт органы да түгел, Министрлар ка-бинетының структурасына да кермәгән, ә гражданнарның инициативасына өметләнеп, "Электрон хөкүмәт" кысаларында алып барылачак. Ягъни гражданнар үзләре яшәгән авылда, шәһәрдәге тормыш итәргә комачаулаучы җитешсезлекләр хакында электрон системага хәбәр куячаклар. Әйтергә кирәк республика халкы Президентның инициативасын теләп кабул итте. Үткән вакыт эчендә меңнән артык мөрәҗәгать булган.
Районда "Гостевая книга" бүлегендә андый кимчелекләр хакында языла башлаган иде. Әмма аның администраторы ул сайтта шәхси кимсетүләр, шәхси мөнәсәбәтләр хакында информациягә урын бирә башлагач, ул бүлекне яптылар. Һәм дөрес эшләделәр. "Әтрәкле" сайтында да авыл җирлегендәге кимчелекләр хакында информация күренгәли. Бу хакта авылда яшәп сайтны алып баручы яза. Җирлек башлыгы Рөстәм Газизҗановтан бу хакта фикерен сораган идем:
- Тәнкыйть итәкләрне җыеп йөрергә, кул җит-мәгән проблемаларны тизрәк хәл итәргә этәрә, диде ул. - Эш темпын арттыруга, яшәү шартларын яхшыртуга мөмкинлек бирергә юнәлтелгән позитив булса, бигрәк тә, дип өстәде.
Апрельдә үк эшли башлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы (uslugi.tatar.ru) cистемага 20 төрле категория (чүплекләр, элемтә линияләре, эшмәкәрләр социаль хезмәт күрсәтү, чиста һава һәм башкалар) буенча үз фикереңне белдерергә була. Фикер-ләр, заявкалар, проблемалар 10 көндә карала.
"Татмедиа"ның Минзәлә филиалы сайтында (www.menzela.ru) "Гостевая книга" бүлеге бар. Проблемаларыгыз булса турыдан-туры газетага язып җибәрегез яисә сайтка куегыз. Тик зинһар ненорматив лексика булмасын һәм конкрет тәкъдимнәр генә көтәбез. Алар район башлыгына җиткереләчәк. Хәер, район администрациясендә дә махсус телефон бар: 3-29-58. "Ышаныч тартмалары" куелуын да хәбәр иткән идек инде.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 июнь 2022 - 21:23Бүген — Бөек Ватан сугышы башланган көн Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.00
-
19 июнь 2022 - 09:34Паркта участок әзер, ә этләр проспекттагы агачлар утыртылган участокта прогулкада.. Сүз, билгеле, урам этләре хакында бармый. Гәрчә, закон нигезендә урамда йөргән һәр эт муенчактан һәм каеш белән булырга тиеш. Хуҗасының кулында соскыч та булырга тиеш, диләр.Ни өчен икәнлеген аңлыйсыздыр?00
-
17 июнь 2022 - 15:52Минзәләдә үтәчәк Театраль Сабантуй мәйданында «Сәхнә», «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре үз басмаларын тәкъдим итәчәк 18 июньдә Минзәләдә үтәчәк Театраль Сабантуй мәйданында район кунакларына «Сәхнә», «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре үз басмаларын тәкъдим итәчәк.00
-
16 июнь 2022 - 16:03"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 елның 17 июнь саны анонсы Номерның төп темасы - райондагы Сабантуйлар һәм Авыл көннәре.00
-
5 июнь 2022 - 19:02Калморзада узган яшүсмерләр районара көрәш турнирында 68 көрәшче бил алышты 5 районнан килгән көрәшчеләр биш үлчәү авырлыгында төп приз – тәкә өчен көрәштеләр.00
-
2 июнь 2022 - 16:43"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 ел, 3 июнь саны анонсы “Экология” милли проекты нигезендә башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Юртау авылында тормыш дәрәҗәсе тагын да яхшыра – бу хакта 1-2 битләрдә укыгыз.00
-
2 июнь 2022 - 15:42Коррупциягә каршы көрәш: бу күренеш Россия империясендә ничек булган? Коррупция Россия империясенең даими һәм аеруча авыр эчке проблемаларының берсе булган. Элекке ватандашыбызның Россиядәге хәлләр турындагы соравына рәсми тарихчы Н.М. Карамзин болай дип җавап биргән: «Урлыйлар».00
-
29 май 2022 - 07:47Гөлнара Әхмәтшина - "СӨЙДЕМ, ЯНАМ, ЯРАТАМ..." Минзәлә районы шагыйрьләре иҗаты белән таныштыруы дәвам итәбез00
-
22 март 2021 - 11:19Тулбайда Нәүрүз бәйрәме
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Тәкермәндә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
27 июнь 2022 - 14:16Минзәлә районында максатчан кадрлар әзерләүгә студентлар җыяларӘлегә мәктәпне тәмамлаган бер укучы да Казан шәһәренең аграр академиясенә һәм ветеринария академиясендә укырга теләк белдермәгән.00
-
27 июнь 2022 - 11:01Минзәлә районында печән һәм сенаж хәзерләү дәвам итәБарлыгы 3686 гектар күпьеллык үләннәр чабылган, бу планга карата 62 процент дигән сүз. “Август” компаниясенә караган “Мензелинское” ОСП, “Заиковский” сенаж салуны төгәлләде.00
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә71700
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)163600
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64229400
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.147200
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.162400
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.212900
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064211600
-
19 июнь 2022 - 10:02Минзәләдә узган 14 нче театраль Сабантуйга Салават та килде Юк, бу юлы җырчы буларак җырларга түгел, ә тамашачы буларак.00
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика