Минзәлә
  • Рус Тат
  • Өметбаев яңадан кайтты

    Минзәлә районы данын Татарстанда гына түгел, илебезнең татарлар яшәгән һәр төбәгенә тараткан режиссер, театрга нигез салган бөек шәхес Сабир Өметбаевның исеме тагын бер кат мәңгеләштерелде.

    Салкын карлы декабрь-нең кояшлы бер матур көнендә шушы мәшһүр затның исемен йөртүче Минзәлә татар дәүләт драма театры каршындагы скверда бюст ачылу тантанасы узды. Аны Минзәлә театры директоры Роберт Шәймарданов ачып җибәрде. Район башлыгы Рәсим Садыков театр коллективын, килгән кунакларны бу истәлекле вакыйга белән тәбрик итте. ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәлия Нигъмәтуллина үз чыгышында: "Бу тантанага килгән балалар С.Өметбаевның нинди шәхес икәнен белеп, яратып үссеннәр иде", - дип теләде.
    Чарага килгән кунак-лар арасында шулай ук Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрының музей мөдире Луара Шакирҗанова, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов, "Сәхнә" журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Түбән Кама татар дәүләт театрының директоры, баш режиссер Рөстәм Галиев, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов, Яр Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм башка бик күп театр әһелләре бар иде.
    Бөек режиссерның исеме бераз онытылып торды, ә театр директоры Роберт Шәймарданов кебек фидакарь затның тынгысызлыгы нәтиҗәсендә С.Өметбаев исемендәге премия дә булдырылды. Тантанада шушы премиягә ия булган артистлар Рәзилә Муллина һәм Венера Нигъ-мәтуллина, ветеран-артист Илүсә Бәдриева чыгыш ясады.
    "Утыз елдан артык театрга фидакарь хезмәт иткән олуг остаз, педагог театр җанлы, татар җанлы кеше иде. Үзе олпат, үзе гади, гадел, хөрмәткә лаек, эшкә соңга калганны бер дә яратмый"..., - хатирәләргә бирелеп Сабир ага турында никадәр җылы, самими, күңелгә якын сүзләр әйтелде бу көнне бәйрәм тантанасында. Чатнама суыкта узса да, күңелләргә никадәр нур, җылылык өстәде бу вакыйга. Өлкән артистлар әйткәнчә "Өметле бай" - С. Өметбаевның рухы шат булсын.
    Тарих ул аяусыз да, ул бик мөһим мәгълүматларны да, күренекле шәхес-ләрне дә онытырга мөмкин. Шуңа күрә дә без хәтерне яңартып торырга тиешбез. Язучылардан, рәссамнардан, композиторлардан әсәрләре кала, театр артистыннан үзе үлгәннән соң бары тик фотосүрәтләре генә кала. Әмма бүген без Сабир Өметбаевтан театр калган дип һич курыкмыйча әйтә алабыз. Бу сүзләрне инкарь итү мөмкин түгел.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: