Минзәлә
  • Рус Тат
  • Миинзәлә эшмәкәрләренә лизинг-грант программасында катнашу өчен тәвәккәллек җитенкерәми

    Республиканың икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "Лизинг-грант" программасы буенча конкурс быел да дәвам итә, аңа заявкалар кабул итү старт алды. Минзәлә район хакимиятенең утырышлар залында район оешмалары, предприятиеләре вәкилләре, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә сүз нигездә шул хакта барды. Киңәшмәдә катнашучылар алдында ТРның эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле...

    Республиканың икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган "Лизинг-грант" программасы буенча конкурс быел да дәвам итә, аңа заявкалар кабул итү старт алды. Минзәлә район хакимиятенең утырышлар залында район оешмалары, предприятиеләре вәкилләре, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә сүз нигездә шул хакта барды. Киңәшмәдә катнашучылар алдында ТРның эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев чыгыш ясады.

    Үзебезнең һәм чит илләрдә җитештерелгән техника һәм җиһазларның лизингка 0,5 елдан алып 7 елга кадәр срокка бирелүе турында искәртеп үтелде. Лизинг килешүе буенча түләүләр субсидияләнә, ә субсидияләр түбәндәге тәртиптә бирелә: конкурска заявка биргән вакытка теркәлү сроклары 1 елдан кимрәк булган эшмәкәрләргә ул лизинг килешүендә каралган сумманың 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан артык түгел; 1 елдан артык эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә лизинг килешүенең 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллион сумнан артык түгел. Шул ук вакытта конкурста катнашучы эшмәкәрнең яше чикләнмәгән. Грант отучыга фәкать елга бер тапкыр лизинг компаниясенә отчет тапшырырга кирәк.

    Республика күләмендә 2009 елдан бирле барган әлеге программада беренче елны безнең районнан 40 эшмәкәр катнашкан булса, узган ел фәкать 3 эшмәкәр катнашкан. Кайбер эшмәкәрләргә юридик киңәшләр җитенкерәмәве дә сизелде, чөнки нинди дә булса җиһаз яисә техника алу буенча эшләп килүче лизинг-грант программасының асылына әле һаман төшенеп җитмәүчеләр дә бар. Шулай булмаса очрашуда катнашкан бер эшмәкәр лизинг-грант буенча җир участогы алып буламы дигән сорау бирмәгән булыр иде.

    Бу көнне залда эшмәкәрләр күп булмаса да (авыл җирлекләре башлыклары моның сәбәбен язгы чорда юлларның торышына бәйләп аңлаттылар), Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиевнең: "Бүгенге очрашуда катнашкан район эшмәкәрләре әлеге программада катнашмый калмас дип ышанам", диюе белән килешми мөмкин түгел. Чөнки бу программада катнашучылар да, конкурста җиңеп грант отучылар да бар, һәм аларның байтагы берничә тапкыр катнашырга да өлгергән. Шундыйларның берсе - очрашуда катнашкан эшмәкәр Владимир Попов, мәсәлән, әлеге программада 3 тапкыр катнашуы, грантка эретеп ябыштыру аппараты, экскаватор отып эшчәнлек алып баруы турында әйтеп үтте, программаның өстенлекле яклары турында үзенең фикерләре белән уртаклашты.

    Бер кат грант отып, тиешле түләүләрне каплагач, конкурста тагын катнашырга була, диелде очрашуда. Очрашуда гомумән техникадан тыш, җиһаз, җайланмалар алырга теләүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен аеруча хуплаулары ассызыкланды: районда җитештерелгән продукция үз җирлегегездә эшкәртелеп, район бюджетына керәсе акчалар да читкә китмәс, эш урыннарын арттыруга да йогынтысы булыр иде, диелде.

    Киңәшмәдә катнашкан шәһәребездәге банкларның җитәкчеләре һәм вәкилләре дә чыгыш ясады, эшмәкәрләргә бирелә торган кредит төрләре, аларның шартлары, вклад төрләре турында сөйләделәр.

    Безнең белешмә

    Икътисад министрлыгының рәсми сайтында "Лизинг-грант" программасы бүлекләрендә дә танышырга була. Юридик характердагы, маркетингка кагылышлы сораулар белән ТР икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне яклау департаменты консультантларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон: 8 (843) 524-90-90. Лизинг-грант программасы буенча район башкарма комитетының икътисад бүлегенә 3-17-44 телефоны буенча шалтырата аласыз.

    Сан

    Безнең районда 600 эшмәкәр бар. 2009 елдан 2013 елга кадәрге чорда 120 эшмәкәр лизинг-грант программасында катнашкан, шуларның 63е грант откан. Район буенча эшмәкәрләр откан грантның гомуми суммасы 26,5 млн сум тәшкил итә. Узган ел әлеге программада катнашкан 3 эшмәкәр грант откан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: