Минзәлә
  • Рус Тат
  • Миллионнар өстәлә тора

    Район бюджетын кабул иткән утырышта катнашканнан соң үткән еллардагы саннар белән чагыштырып карарга булдым.

    Кызыклы гына мәгълүматлар алырга була ул бюджет документларыннан. Мәсәлән, 2011-2013 елларда район бюджетының керемнәр өлеше 400 миллионнан 506 миллионга җитте. Бюджет законы нигезендә, чыгымнар да шул суммадан ким була алмый. Салым түләүче предприятиеләр бетә барган саен, район җитәкчелегенең Татарстан хөкүмәте алдында тулысынча социаль юнәлештә булган чыгымнарны яклавы, аңлата алуы хакында сөйли бу саннар. Алай гына да түгел, ел дәвамында бу суммалар тагын да арта. Мәсәлән, 2011 елда бюджет 432 миллион (аның 32 миллионы сәламәтлек саклау өлкәсен финанслауга тотылды) сум булса, ел дәвамында республикадан төрле социаль программалар үтәүгә бирелгән субсидия һәм башка чыганаклар аша ел ахырына бу сумма 557 миллион сумга җитте. 2012 елда да шулай. Ел башында 437 миллион сум каралса, ел ахырында ул 534 миллионга җитте. Киләсе елга да, иншалла, бу суммалар кимемәс дип ышаныйк. Республика күләмендә расланган программалар буенча районда да күп эшләр башкарылачак. Бу хакта тулырак алдагы - 2013 елдагы саннарда.

    Район бюджетының иң күп өлеше - 72 процент - мәгариф бүлеген тотуга китә. Салым базасы түбән булу сәбәпле, авыл җирләренә 48 миллион сумлык ярдәм каралды бюджетта. (Район җирлекләренә салым җыю хакында аерым материал әзерләнәчәк. Шуңа күрә газетага 2013 ел өчен язылырга онытмагыз, хөрмәтле салым түләүчеләр - газета укучыларыбыз).

    Районда салымның авыр җыелуына эре предприя-тиеләрнең бетүе, кайберләрендә нык кыскарту булып, НДФЛның кимүе генә түгел, утырышта чыгыш ясаган Юртау җирлеге башлыгы Ирек Кадыров сүзләренчә, салым хезмәте, БТИ, регистрация палатасы базаларының һаман да тәңгәл килмәве дә комачаулый. Милек һәм җирләр салымына бердәм түләү квитанцияләре кертү эшне шактый җиңеләйтте кешеләргә. Салым санауда оперативлык та артса, пландагы салым планнарын үтәү реаль булыр иде, диде ул.

    Бюджет кабул итү турында карар расланганчы, утырышта катнашкан район һәм шәһәр Советы депутатлары, район, шәһәр һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре район башкарма комитетының икътисад бүлеге мөдире Айгөл Гатинаның чыгышын тыңладылар.

    Анда районда яшәүчеләр белеп торырга тиешле саннар да яңгырады. Ул саннар төрле кыенлыкларга карамыйча, минзәләлеләрнең тырышып-тырмашып эшләп ятуларын раслый. Быел үз көчләребез белән товар җитештерү, хезмәт күрсәтү үткән елга караганда өч тапкырга арткан һәм 1,9 миллиард сумга җиткән. Бу сумманың нинди зур икәнен аңлау өчен әлеге күрсәткечләрнең 2010-2011 елларда 820 миллион сумнан артмавын әйтү дә җитә, зур санга районда НГДУ ТатРитэкНефть подразделениесе эшли башлагач ирешкәнбез.

    Төзелеш эшләренең суммасы 343 миллион сум тәшкил иткән. Үткән ел белән чагыштырганда үсеш 9 процент. Төп өлешен торак төзелеше тәшкил итә. Үсеш - 31 процент. Оешмалардан тыш минзәләлеләр үз көчләре белән (кредитлар ярдәме белән дә) 12,4 мең квадрат метр торак төзегәннәр.

    Уртача хезмәт хакы 12 процентка арткан һәм 13700 сумга җиткән. Бу саннар, билгеле, районга отчет бирүче оешмаларныкы гына. Бездә бик күпләр читтә нефть тармагында, хезмәт хакы югары булган башка эшләрдә хезмәт куя. Шуңа райондагы сәүдә әйләнешенең югары булуы һәм урамдагы кыйммәтле машиналарның арта баруы, әлеге санның бик үк дөрес түгеллеге хакында сөйли, бугай.

    Район Советы утырышында чыгыш ясаган мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин, мәдәният бүлеге начальнигы Данир Фәхретдинов, «Гарант-Плюс» ҖЧҖ җитәкчесе Николай Секунов үзләре эшләгән өлкәләр турында мәгълүмат белән уртаклаштылар, проблемалар хакында сөйләделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: