Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Министр табибларны гаепләми

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафинньң ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерүенчә, Минзәлә бала тудыру бүлегендә ана бала тудыруга әзерлек барышында үлгән. "Координация советы нәтиҗәләре буенча "идарә итеп булмый торган акушерлык катлаулануы" килеп туган дигән нәтиҗә ясалды, - дип аңлатма бирде Вафин. - Бу вәзгыять табибларның гамәлләренә бәйле рәвештә түгел,...

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафинньң ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерүенчә, Минзәлә бала тудыру бүлегендә ана бала тудыруга әзерлек барышында үлгән.

"Координация советы нәтиҗәләре буенча "идарә итеп булмый торган акушерлык катлаулануы" килеп туган дигән нәтиҗә ясалды, - дип аңлатма бирде Вафин. - Бу вәзгыять табибларның гамәлләренә бәйле рәвештә түгел, ә өзлегү шартларында барлыкка килгән. Бу очракта үлү мөмкинлеге 90 проценттан артык булган". Баш табибка килгәндә, аңа катгый кисәтү ясалган, бүлек мөдире вазифаларыннан азат ителгән, берничә табиб әйдәп баручы үзәкләргә чираттан тыш аттестация, стажировка узарга җибәрелгән. Министрның искәртүенчә, бу идарә итү чарасы персонал алга таба мондый катлаулыкларга әзер булсын өчен эшләнә. "Кызганычка каршы, персоналның килеп туган вәзгыятьне чишү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә булган. Алар баланың гомерен коткарырга теләгәннәр, әмма ул инде үле булган", - дип бәян итте ул. Әлеге темага кагылышлы язманы "Минзәлә" газетасының 24 гыйнвар санында (4 нче биттә) укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев