Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә – иң төзек шәһәр

Шушы көннәрдә ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" дигән республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Минзәлә шәһәре үз категориясендә Татарстанның иң төзек шәһәре дип табылды.

Әлеге конкурс 6 төр номи­нация буенча үткәрелгән иде. Безнең шәһәр кон­курста дүртенче катего­рия буенча (15меңнән алып 30 меңгә кадәрге кеше яши торган торак пункты) катнашты. Берен­че категориядә беренче урынны Яр Чаллы шәһәре, икенче категориядә - Бөгелмә, өченчедә - Зәй шәһәре алды. Ма­мадыш - бишенчедә, Зәй районының Якты Күл авы­лы - алтынчыда.

Призлы урыннарны алучы торак пунктларга 1, 2, 3 дәрәҗә диплом­нар белән ТР Хөкүмәте бюджетыннан саллы гына акчалата премияләр тапшырылачак. Димәк ки, шәһәребезне төзек-ләндерүгә игътибар та­гын да артачак, чөнки конкурс таләпләре бу­енча премиянең 90 про­центыннан да ким бул­маган өлешен торак пункты террриториясен төзекләндерүгә сарыф итәргә тиешлеге карал­ган.

Хәзер РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы тара­фыннан игълан ителгән "Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге" Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен әзерлек эшләре бара. Монысында Минзәлә 100 меңгә кадәр кеше яши торган шәһәр җирлекләре арасында иң яхшысы дигән исемне алу өчен көрәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев