Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә казаклары

Никольский кафедраль соборында казаклар тантаналы шартларда ант кабул итте. Бу көнне Минзәлә казаклары сафы тагын өч кеше белән тулыланды.

Соборда XVII гасырда ук оешкан Минзәлә казаклары берләшмәсенең тантаналы искә алу кичәсе узды. Бирегә Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Чаллы шәһәрләреннән кил-гән кунаклар саны биш дистәдән артык иде. Тантана алдыннан Александр атакай гыйбадәт кылды һәм стани­ца байрагын изгеләндерде. Минзәлә казакларына аләмне республиканың баш атама­ны Александр Баталов бүләк иткән. Бу көнне Минзәлә һәм Чаллы станицаларының биш казагы ант кабул итте. Бу йола казак өчен чукындырудан тыш иң мөһим йолалардан сана­ла. Яңа сайланган егетләр ант текстын зур дулкынлану белән укыдылар.

Тантаналы өлештән соң тама­ша - казакларның шашка белән биюе күрсәтелде. Казаннан "Красная горка" казак ансамб­ле һәм Алабугадан "Народная песня" ансамбле башкаруын­дагы җырлар бәйрәмнең бизәге булды.

Бүгенге көндә шәһәрдә оешкан казак станицасында 25 кеше исәпләнә. Ватанпәрвәрлек хис-ләренә нигезләнгән казаклар традициясе минзәләлеләрнең рухи һәм физик тәрбиясенә уңай тәэсир итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев