Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә әниләре видеоэлемтә аша Кырымда хезмәт итүче уллары белән аралаштылар

    Район башкарма комитетының утырышлар залында "Бора" ракета кораблендә хезмәт итүче моряклар-минзәләлеләр белән беренче тапкыр видеоэлемтә булды. Алар үзләренең туганнары, якыннары белән заманча технология ярдәмендә аралаштылар. Видеоэлемтәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов, хәрби комиссар Сергей Владимиров катнашты. Өйне сагыну хисе һәрбер матроска таныш. Сагынудан бердәнбер...

    Район башкарма комитетының утырышлар залында "Бора" ракета кораблендә хезмәт итүче моряклар-минзәләлеләр белән беренче тапкыр видеоэлемтә булды. Алар үзләренең туганнары, якыннары белән заманча технология ярдәмендә аралаштылар. Видеоэлемтәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов, хәрби комиссар Сергей Владимиров катнашты.

    Өйне сагыну хисе һәрбер матроска таныш. Сагынудан бердәнбер дару - хат язу һәм телефоннан сөйләшү. Ә менә якын арада үзләренең якыннарын күрү турында алар хәтта хыялланмаганнар да. Беренче телекүпер белән хәрби комиссар Сергей Владимиров котлады.

    Залда бер үк вакытта, әлбәттә, шатлык хисе белән бергә дулкынлану да бар иде. Һәрбер ата-анада үз баласы белән сөйләшәсе килү теләге булды. Гадәти булмаган ысул белән аралашу бик авыр булды. Ата-аналар күз яшьләрен тыя алмадылар. Матрослар оялдылар, кыскача гына туганнарына сәлам әйттеләр һәм барысы да әйбәт дип тынычландырдылар. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында, морякларның авылларда яшәүче ата-аналары килә алмады. Видеоэлемтәнең теге ягындагы балаларны залда җыелучылар хупладылар.

    Бөтен әниләр дә бу көнне видеоэлемтәдә улларын күрәалмадылар. Бер морякның әнисенең кәефе кырылды, ул хәтта елап та алды. Улы КППда тора, з бу көнне аның хезмәтен берәү дә алыштырмаган, "улыгыз белән бар да тәртиптә, сау-сәламәт", дип аңлатты "Бора" корабле командиры.

    Реаль вакыт режимында туганнар егерме минут аралаштылар, видеоэлемтә тәмамлангач та район җитәкчеләрен озак җибәрмәделәр, сораулар бирделәр.

    Алар, үз чиратында, мондый видеоочрашулар айга бер тапкыр булачак дип ышандырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: