Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә районы авыл җирлекләрендә авыл җыеннары башланды

Чираттагы авыл җыеннары Воровский һәм Яңа Мәлкән авыл җирлекләрендә узды. Узган елгы башкарылган эшләр турында отчет белән авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады.Очрашуларда район башлыгы Айдар Салахов катнашып, районда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында сөйләде. Җыеннарда шулай ук авыл белән бәйләнеше булган төрле оешма вәкилләре дә катнашты. Юдиннарга табынып...

Чираттагы авыл җыеннары Воровский һәм Яңа Мәлкән авыл җирлекләрендә узды. Узган елгы башкарылган эшләр турында отчет белән авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады.Очрашуларда район башлыгы Айдар Салахов катнашып, районда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында сөйләде. Җыеннарда шулай ук авыл белән бәйләнеше булган төрле оешма вәкилләре дә катнашты.

Юдиннарга табынып яшиләр

Воровский авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова узган ел нәтиҗәләре буенча ясаган чыгышында статистик мәгълүматлар бирде, халыкны борчыган сорауларны бәян итте, җирлек проблемаларын күтәреп чыкты. Әйтик, юллар начар булу сәбәпле, чирләп киткән кеше яшәгән урамга ашыгыч ярдәм машинасы ничек керсен? Аерым алганда, ул халыктан сөт җыю, көн саен кирәкле товарлар белән тәэмин итү, медицина ярдәме күрсәтү кебек мөһим мәсьәләләрне хәл итүнең авырлыгы хакында ачынып сөйләде. Урамнарның тиешенчә яктыртылмавы да зур проблемаларның берсе булып тора. "Минзәлә АТП" дан йөрүче рейс автобусы башлыча ярым буш йөргәнлектән, аны эксплуатацияләгән өчен бюджет хисабыннан 160 мең сум акчаны өстәп түләргә туры килгән. Эшли алырлык кешенең күбесе (76 кеше) читтә хезмәт куя, шуңа күрә салымнар да авылда калмый.

Уңай үзгәрешләргә килгәндә, мәктәп һәм балалар бакчасы бинасына агымдагы ремонт үткәрелә (шулай да мәктәп түбәсеннән су үтүен дәвам итүе турында борчылып сөйләделәр), биотермик чокыр ясалган, дәүләт программасы нигезендә буа буылган. Су җыю башнясын төзек тоту һәм электр энергиясе өчен түләүне тәэмин итү максатларында узган елда 409 мең сумнан артык акча җыелган (сүз уңаеннан җирлек башлыгы судан файдаланган өчен түләмәүчеләрнең фамилияләрен дә атап узды). Күпфатирлы йортта ремонт ясалуга да карамастан, быел да су челтәре яңадан катып, проблема тудырган.

Теге яки бу проблема туа калса, воровскийлылар авылдашлары шәхси эшмәкәр Алексей Юдинга мөрәҗәгать итәләр. Алексей Георгиевич үзе һәм улы Егор җитәкләгән оешмалар эшчәнлеге белән кыскача таныштырып үтте. Бу очраклы түгел, эш урыннарына ихтыяҗ булган җирлек халкын, аеруча армия сафларыннан кайткан, белгечлеге булган яшьләрне күздә тотып, эш урыннары белән тәэмин итәргә вәгъдә бирде. Быел авыл җирлеге откан 1 млн сумлык грант авыл юлларын төзекләндерүгә дә тотылыр, шәт.

Дәүләт программалары китергән бәхет

Яңа Мәлкән авылында вәзгыять күпкә яхшырак. Бу җирлектә җитештерү тармагы булуга бәйле, моны җыенда катнашучылар да берничә кат телгә алды. Җирлектәге халыкның 80 проценты авыл хуҗалыгы тармагында эшли.

Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов узган елда башкарылган эшләрне уңай бәяләде, шулай ук мәдәни-масса планындагы эшләр турында сөйләде, төрле чаралар үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән хәйриячеләргә рәхмәт әйтелде. "Вамин-Минзәлә" агрофирмасының "Мәлкән" бүлекчәсе җитәкчесе, шушы җирлек депутаты Илфар Халиков аның чыгышын тулыландырып, кайбер уңай күренешләргә тукталып узды. Әйтик, узган ел республикадагы 21 агрофирма арасында ашлыкның тулаем җыемы буенча алар 1 нче урынга чыккан. Агрофирмага кергән өч бүлекчә арасында "Мәлкән" бүлекчәсе - беренче.

Яңа Мәлкәндә шәхси ярдәмче хуҗалыклар, бишәр баш сыер асраучылар саны арта бара. Узган елда әлеге җирлекнең 10 гаиләсе хуҗалыкларын үстерү өчен 3 млн 100 мең сумлык кредит алган, бу 2012 нче ел белән чагыштырганда 1 млн сумга артык.

Быел Яңа Мәлкәндә күпфункцияле үзәк төзеп файдалануга тапшырачаклар, монда 100 кешегә исәпләнгән клуб, ФАП һәм китапханә урнашачак. Яңа Мәлкән халкы Әлмәт, Чаллы, Зәй шәһәрләреннән килеп ял итүчеләр хисабына арта, бу аеруча җәйге чорда күзәтелә. Полициянең участок уполномоченные Сергей Антонов гражданнарны алдакчылар капкыныннан сак булырга өндәде, таныш булмаган кешеләргә игътибарлырак булырга киңәш итте.

Әгәр авыл эчендәге урамнарда һич югында щебенка җәелсә, халыкны борчыган иң авыр мәсьәлә хәл ителер иде.

Килгән кунаклар авыл халкы сорауларына төпле җавап бирделәр, биредә күтәрелгән кайбер катлаулы, проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә ышандырдылар.

Сүз уңаенда. Инде хәбәр ителгәнчә, быел федераль программа буенча республиканың һәр районына электр яктырткычларын яңарту өчен 5 әр млн сум акча бирелгән иде. Бу дәвамлы программа буенча быел районыбызның Иске Александровка, Иске Иркәнәш, Бикбау, Тауасты Байлар, Югары Тәкермән, Юртау авылларында, шәһәрнең Садак бистәсендә барлыгы 353 данә багана яктырткычлары куелачак. Калган авылларны яктырткычлар белән тәэмин итү киләсе елга каралган. Шунысын да әйтергә кирәк, бу суммага кабель сузу, щитлар урнаштыру, монтажлау чыгымнары да кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев