Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә районының Бикбау авылыннан Әфганстанда хезмәт иткән Азат Әхмәтханов дусты һәлак булган җиргә барды

    Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Безнең районыбыздан әлеге сугышта 75 кеше катнашты. Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәттеләр. Шуларның берсе - Минзәлә районы Бикбау авылыннан Азат Әхмәтханов турында язып үтәсем килә. Әфганнан 25 ел элек чыккан Азат Әхмәтханов дистәләгән...

    Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Безнең районыбыздан әлеге сугышта 75 кеше катнашты.

    Якташларыбыз әлеге сугышта зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәттеләр. Шуларның берсе - Минзәлә районы Бикбау авылыннан Азат Әхмәтханов турында язып үтәсем килә.

    Әфганнан 25 ел элек чыккан Азат Әхмәтханов дистәләгән еллар элек биргән сүзендә торып, дусты һәлак булган җиргә бару бәхетенә иреште. Әлеге сәяхәт аның армия дуслары ярдәме белән тормышка ашырылды, ул ике атнага сузылды. Азат Мәскәүнең «Афганистан, до востребования-2» документаль фильмның яңа сериясен төшерүче Олег Гонцовның иҗат төркем составына керде.

    Гератта урнашкан совет заманынан калган хәрби техника музее калдырган йогынты әйтеп бетерерлек түгел. Ачык күк йөзе астында урнашкан бу музейда эштән чыккан техник кораллар экспонат булып тора.

    Төркем Әфганның төрле почмакларында булып чыкты. Дусты һәлак булган автотрасса янына бару бәхетенә иреште. 1988 нче елның 17 июнендә аның дусты Әхәт Насретдинов җан бирә.

    - Әхәт белән без бик якын дуслар идек. Ул миңа абыем кебек иде, - хисләренә бирелеп сөйли Азат. - Үз туган телебездә аралашырга мөмкинлек бар иде, аерым машиналарда йөрсәк тә төннәрен кабинада бергә куна идек. Вафат булган дустымның әнисенә истәлеккә пакетка салып бер уч әфган җире алып кайттым. Безнең колоннага бәхет еш елмайды, әмма аңа да карамастан ике машина йөртүчебез сугыш мәйданында ятып калдылар.

    Таныш җирләреннән уза-уза истә калган хатирәләре Азатның күз алдына калкып баса. Бүген Әфганда яшәүчеләр рус солдатларга бүтәнчә карый, мөнәсәбәтләр үзгәргән.

    - Урамда кешеләр белән аралашып тордык, безнең Россиядән килгәнне белгәч, алар безне чәй табынына чакыра башладылар, күчтәнәчләр белән сыйладылар. Әфган белән руслар дус, тату яшәргә тиеш дигән сүзләр дә чын күңелдән әйтелде, - диде ул.

    Шулай ук совет заманасында төзелгән биналарның, өйләрнең һаман да хезмәт иткәнен сөенеп сөйләгәннәр әфганлылар.

    Хәзерге вакытта Азат Әхмәтханов гаиләсе белән Чаллыда яши. Тормыш иптәше Резеда белән ике малай тәрбияләп үстерәләр. Олысы, Ленар, Ватаныбызга үз бурычын биреп кайткан инде. Гомумән, Әхмәтхановлар гаиләсенә ватанпәрварлык дигән сыйфат хас.

    Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!

    Фотода: Ахат Әхмәтханов (уңнан икенче)Әфганстанда булган иптәшләре белән

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: