Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә шәһәрендә күп катлы йортлар ишек алдында кичкә таба машиналарны ерып, үз подъездыңа керермен димә

    Хәтта кайсы бер "текә"ләре ишек алдындагы урынны, әйтерсең лә сатып алган! Прихватизацияләгән. Ниндидер мини махсус корылма эшләп,аны йозаклап та куйган. Янәсе бу җиргә машина куярга ярамый. Бу аның шәхси урыны. Ә инде машинасын куйса, бу махсус корылма җиргә салына, ягъни машина астында кала. Ә икенчесе махсус табличка язып элгән. Күптән...

    Хәтта кайсы бер "текә"ләре ишек алдындагы урынны, әйтерсең лә сатып алган! Прихватизацияләгән. Ниндидер мини махсус корылма эшләп,аны йозаклап та куйган. Янәсе бу җиргә машина куярга ярамый. Бу аның шәхси урыны. Ә инде машинасын куйса, бу махсус корылма җиргә салына, ягъни машина астында кала. Ә икенчесе махсус табличка язып элгән.

    Күптән түгел авылдан килгән бер абый, ялгышыпмы, әллә белмиме, билге куелган җирдә машинасын калдырып, туганнарының фатирына керә. Хәтта кисәтү язылган кәгазъ кыстырырга да онытмаган "текә" машина хуҗасы. Ә ул йорттан сабыен коляскага салып әни кеше чыкса, я булмаса инвалид коляскасын этәргә туры килсә? Әле беркөнне үземнең машинаны чит кеше куя торган урынга куйган идем, чыгуыма автомашинаны кадак белән сыдырып киткәннәр.

    Көчленеке - замана, дисәк тә барыбызның да хокукларыбыз бер. Шуңа күрә күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен таләп бердәй булырга тиештер. Әлеге безне шәһәрдә "текә"ләр өчен аерым кагыйдәләр юк. Хәер ул урын да атасыннан мираска күчмәгән... Шулай булгач, андый корылмаларны урнаштырырга рөхсәт биргән законнар кабул ителмәгән икән, ни өчен тиешле органнар, моны күрмәскә тырышып, күз йома әле? Бүген җиңел машиналарны кую урыннарын яулап алсак, иртәгә үз фатирыннан тәрәзәдән чыгарга туры килмәгәе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: