Мензеля
  • Рус Тат
  • Минзәлә театрында шахмат-шашка турниры үткәрелде

    Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры традиция буенча театрны оештыручы, аның беренче директоры һәм режиссеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге күчмә Кубокка ирләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә шахмат-шашка турниры үткәрде. Башка еллардан аермалы буларак, башлангыч һәм зур класс...

    Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры традиция буенча театрны оештыручы, аның беренче директоры һәм режиссеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге күчмә Кубокка ирләр һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә шахмат-шашка турниры үткәрде.

    Башка еллардан аермалы буларак, башлангыч һәм зур класс укучылары, студентлар, өлкән яшьтәгедәр арасында җиңүчеләр аерым билгеләнде. Ярышларның баш судьясы Әнвәр Камалов, аның ярдәмчесе Назимә Галләмова булды. Назимә Наиловна өченче мәктәптән 30 дан артык укучысын алып килгән, аларның 7 се призлы урыннар яулады. Өченче мәктәп елдан ел шахмат-шашка ярышларында иң актив катнашып килүче уку йорты булып килә. Монда, һичшиксез, талантлы педагог Назимә Наиловна Галләмованың хезмәте зур. Шәһәрнең №2 нче мәктәбеннән, гимназиядән, коррекцион мәктәптән укучылар килде. Тат.Мөшеге, Яңа Мәлкән авыллары мәктәпләреннән катнаштылар. Һәм шулай ук куанычлы хәл-авыл хуҗалыгы техникумыннан Рәмзил Бәдриев 15 студенты белән уеннарга килеп, алардан Шәрипов Роберт - 1 урын, Червоны Роллан-2 урын, Назаров Станислав-3 урыннарны шахмат ярышларында студентлар категориясендә бүлеште.

    Башлангыч класс малайлары арасында шахмат буенча 1 урында-Якушев Тимур №2 мәктәп, 2 урын-Кукаркин Кирилл №2 мәктәп, 3 урын-Җиһаншин Адель №3 мәктәптән.

    Зур класс егетләре арасында 1 урында-Мирзаянов Роберт-гимназия, 2 урында-Вахитов Рәис-№3 мәктәп, 3 урында-Гилманов Ильяс-№2 мәктәп.

    Ир-егетләр арасында шахмат буенча Минзәләдә танылган шәхесләр Мукминов Мөхәммәт абый 1 урында һәм С.Өметбаев исемендәге күчмә Кубок иясе булды, 2 урында-Әхмәтов Рәис абый, 3 урында-Камалов Әнвәр.

    Мәктәп яшендәге кызларыбыз да шахмат уенын яратуларын исбатлады. 1 урында-Гатиятова Лилиана-№2 мәктәп , 2 урында-Камалова Резеда Тат.Мөшеге мәктәбеннән, 3 урында-Лакиман Виолетта - №3 мәктәптән.

    Хатын-кызлар арасында театр артисткасы Илсинә Миннемуллина 1 урынны һәм С.Өметбаев исемендәге күчмә Кубокны алды. 2 урында шулай ук театр артисткасы Гүзәл Хамматуллина, 3 урында- Назимә Галләмова.

    Шашка ярышында уйнаучылар саны да шактый булды. Малайларыбыз арасында 1 урында Курчаев Даниил-№3 мәктәп, 2 урында-Сафин Салават №3 мәктәп, 3 урында Юзманов Тимур №3 мәктәп. Кызлардан шашка буенча 1 урында Строкина Есения №3 мәктәп, 2 урында Камалова Резеда-Тат.Мөшеге мәктәбе, 3 урында Павлова Анастасия №3 мәктәп.

    Ирләр арасында 1 урында Камалов Әнвәр, шулай ук күчмә Кубок иясе, 2 урында-Шәрипов Фирдәвес, 3 урында-ТРның халык артисты, С.Өметбаев ис.премия лауреаты Хафиз Хамматуллин.

    Хатын - кызлар арасында 1 урында Мухаметова Гөлназ калды, аңа С.Өметбаев ис.күчмә Кубок тапшырылды.

    Аерым зур рәхмәтебезне ярышларның баш судьясы Әнвәр Мөнәвирович Камаловка әйтәбез. Һәр елны ул бер дә авырсынмыйча, теләп театрга ярдәмгә килә, олысы да, кечесе белән дә уртак тел табып, шахмат-шашка ярышларын кызыклы итеп үткәрә. Кызы Резедага да уен серләрен яхшы өйрәткән, ике төрдә дә икенче урыннарны алды, әтисенә лаеклы алмаш булып үсеп килә, күз тимәсен.

    "Юбилейный" спорт комплексы җитәкчелеге М.Б.Ивановка, Э.Х.Зәйнетдиновага, И.Хөсәиновка, №3 мәктәп директоры Т.Ф.Әхмәтшинга, авыл хуҗалыгы техникумы директоры Э.Ш.Фәттаховага, Балалар иҗат йорты җитәкчелегенә - О.В.Ильинага, Р.Р.Хафизовларга спорт инвентарьлары, өстәлләре, төпле киңәшләре белән ярдәм иткәннәре өчен бик зур рәхмәт. Һәммәгезгә дә эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.

    Шахмат-шашка сөючеләр белән киләсе елда да очрашуны көтеп калыйк. Яңа исемнәр билгеле булсын, яңа җиңүләр яуларга насыйп итсен!

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 12 апреля 2018 - 16:47
      Потоп в Мензелинском районе
    • 11 апреля 2018 - 15:41
      Фаниль Гарипов в Мензелинске готовит наследников игры на башкирском курае
    • Торжественное освящение иконостаса церкви Казанской иконы Божией Матери в Мензелинске
    • Кемерово, Мензелинск с тобой
    • Выставка "Камские узоры" в Мензелинске
    • Турнир по мини-футболу среди начальных классов мензелинских школ
    • Фестиваль «Без бергэ» в Мензелинске
    • Зональный тур XVIII открытого республиканского телевизионного молодежного фестиваля эстрадного искусства «Созвездие – Йолдызлык-2018»
    • Народные промыслы Мензелинска
    Ночной режим