Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә юл идарәсе эшчеләре кышкы сезонны әйбәт тәмамладылар

    Кар күп яуганга куанучылар да бар: алар, иң элек, авыл хуҗалыгы белгечләре - калын кар катламы үсемлекләрне өшүдән саклаячак. Күпчелек тармаклар өчен калын көртләр проблема тудыра. Беренче чиратта юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җәфалана. "Татавтодор" ААҖнең Минзәлә филиалы эшчеләре кышкы сезонда юлдагы кар белән ничек көрәшә, язгы чорда нинди эшләр башкарыла. Бу...

    Кар күп яуганга куанучылар да бар: алар, иң элек, авыл хуҗалыгы белгечләре - калын кар катламы үсемлекләрне өшүдән саклаячак. Күпчелек тармаклар өчен калын көртләр проблема тудыра. Беренче чиратта юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җәфалана. "Татавтодор" ААҖнең Минзәлә филиалы эшчеләре кышкы сезонда юлдагы кар белән ничек көрәшә, язгы чорда нинди эшләр башкарыла. Бу хакта безгә филиал җитәкчесе Марат Сәмигуллин түбәндәгеләрне сөйләде:

    -Без, юл хуҗалыгы эшчәннәре өчен кышкы сезон 1 ноябрьдә башлана һәм 15 апрельгә кадәр дәвам итә. Безнең филиалның Минзәлә участогына М-7 федераль трассасының 106 километр өлеше туры килә, 247 километр район әһәмиятендәге юллар (искәртеп әйтәм, моңа авыл юллары керми). Иң мөһиме - юллар торышы әйбәт, кышкы сезонны әйбәт тәмамладык. Күптән түгел бездә Мәскәүдән килгән Росдортехнология федераль комиссия булды, республика буенча безнең юллар иң әйбәт юллар дип табылды.

    Кышкы сезон безнең өчен шулай ук бик җаваплы чор. Юлларны карап тоту өчен дежур бригадалар эшли. Аларның составында 5 берәмлек КДМ (3 КамАЗ, 2 МАН),3 автогрейдер, 1 К-700, 3 МТЗ-80 (икесе роторлы), 2 катопиллер-погрузчик (берсендә ЗАУК ротор) бар. КДМнарда эшләүчеләрнең эше ике сменада оештырылган.

    Бозлавыклар вакытында юлларга гадәттә ком-тоз катнашмасы сибелә. Моның өчен әзерлек эшләре август айларында ук башлана, махсус складларга ком ташып куябыз. Бер сезонга 6 мең тонна ком кайтарыла, хәзерге вакытта шуның 5 мең тоннасы кулланылды.

    Кышкы чорда да әгәр таләп ителә икән, юллардагы чокырларны ремонтлау эшләре башкарылырга мөмкин. Моның өчен суык асфальт-бетон файдаланыла.

    Көннәр җылытып, яз сулышы сизелә башлагач, иң беренче чираттагы эшләребез - юл буйларындагы кар көртләрен эттерү, юл билгеләре асларын һәм күперләрдәге ограждениеләрне кардан чистарту, кар сулары агып китү өчен юл аша салынган торбаларны арчалап кую кебек эшләр.

    Кышкы сезонда тырыш хезмәт куючыларның исемнәрен атап үтәсе килә, болар:КДМнарны йөртүчеләр Петр Басков, Денис Новиков, Михаил Федоров, Игорь Домнин, Раиф Гыйльфанов, Аскар Волков, Сергей Бочкарев, автогрейдер машинистлары Рифкать Әхмәтшин, мастерлардан Сергей Щеголев, Тимур Рубцов, Артур Якупов. Аларның һәрберсе үз эшен тырышып, намус белән башкара. Иң мөһиме - башкарган эшләребез халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерсен иде.

    Рәсемдә: хәзерге вакытта күперләрдәге корылмаларны кардан арындыруда юл эшчеләре Анатолий Арсланов, Эльвир Баһаутдинов, Василий Кармантаев, Ахмат Мурлыханов, Газель йөртүче Айгизәр Бәдриев үзләреннән зур өлеш кертәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: