Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә гомер кичерүче Миңсолтан Уразбаевага – 100 яшь

    ... Каршымда еллар йөзенә артык җыерчыклар да салмаган сөйкемле генә, җыйнак гәүдәле йөз яшьлек әби утыра. Яшь чакларын искә төшереп утыру, күңел хатирәләрен яңарту аңа бигрәк тә күңелле булды. Миңсолтан Дәүләтгәрәй кызы Уразбаева тумышы белән Актаныш районы Тат. Суксы авылыннан. Балачактан ук авырлыкка түзгән бу ана бүгенге көндә дә сабыр...

    ... Каршымда еллар йөзенә артык җыерчыклар да салмаган сөйкемле генә, җыйнак гәүдәле йөз яшьлек әби утыра. Яшь чакларын искә төшереп утыру, күңел хатирәләрен яңарту аңа бигрәк тә күңелле булды.

    Миңсолтан Дәүләтгәрәй кызы Уразбаева тумышы белән Актаныш районы Тат. Суксы авылыннан. Балачактан ук авырлыкка түзгән бу ана бүгенге көндә дә сабыр гына, булганына канәгать булып яши бирә.

    -Эшләмәгән эш калмады, тормыш баштан сыйпамады.- ди ул. - Әмма беркайчан да күңелемне төшермәдем, авырлыкларны җиңәргә тырыштым. Мин бәхетне күктән эзләмәдем, ул һәрвакыт янәшәмдә булды. Тынгысыз булдым, бер минут та тик тормадым.

    Аңы, фикере ачык Миңсолтан әбинең, нәрсә турында сүз башланса да, әңгәмәгә кушылып китә, дөрес, хәтере начарлануга да зарланып ала.

    Тормыш иптәше Арыслан, ил халкына бик зур бәла-казалар китергән Бөек Ватан сугышы башлангач, бер күзе начар күргәнлектән, бронь буенча Ижау шәһәре корал заводына эшкә җибәрелә.

    - Сугыш елларында ир-ат эшен эшләдек, урманын да кистек, ат, үгез белән җир дә сукаладык. Гомер буе колхозда эшләдем, - дип сүзен дәвам итте юбиляр.

    -Авыр тормышта яшәсәк дә, мал-туардан аерылмадык, шуның өчен дә без ач булмадык. Өебез, каралты-куралар бик матур иде, - дип хатирәләргә бирелә кызлары.

    Сугыштан соң әтиләре авылда тимерче булып эшли. Әмма тыныч тормыш рәхәтлекләрен күп тоярга туры килми аңа, уңышсыз ясалган аппендицит операциясеннән соң үлеп китә. Ул вафат булганда, төпчекләре Роза нибары алты айлык була. Ана дүрт баланы - ике улын һәм ике кызын япа-ялгызы үстерә.

    Сугыштан исән-сау кайтканнарга ярдәм күрсәтелде һәм күрсәтелә. Алар төрле өстенлекләрдән файдаланалар, аларга фатирлар, машиналар бирелде. Хәзер дә хөкүмәттән яхшылык күреп яшиләр. Ә менә бу гаилә әтиләренең документлары урланган булу сәбәпле, бернинди ташламалардан да файдалана алмый. Аның артыннан йөрүче дә булмаган, әлбәттә. "Йөрсәләр дә, файдасыз булыр иде, - ди Роза апа. - Чөнки алар әни белән язылышмыйча яшәгәннәр". Бу урында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова сүзгә кушылып, районыбызның Бакчасарай авылындагы гаиләне мисалга китерде. Алты балалы гаилә Югары суд аша дөреслекне тапкан, андый очраклар сирәк булса да, булып тора.

    Ачык йөзле, шаян, кешелекле, чисталык һәм тәртип яратучы. Менә шушы сыйфатлар аның асылын ачып бирә. Чисталык дигәннән, Миңсолтан әби хәрәкәтнең файдага булуына ишарәләп, хәзер дә үз бүлмәсен юып чыгара икән. Хәтта оекбашларын да үтүкләп кия, дип сокланалар аңа балалары.

    "Без хастаханә юлын таптыйбыз, ә әниебезнең шушы яшенә җитеп, анда барганы да, хәтта дару эчкәне дә булмады, - ди кызлары. - Гомере буе бәйләм бәйләде, безгә дә җеп эрләп бирә иде. Беркайчан да кул кушырып утырганын күрмәдек", - дип, берсен-берсе бүлдереп сөйли бирде балалары.

    Без сөйләшкән арада Роза апа котлау телеграммасын алып, бирим әле, укысын әле, дип биргән иде үзенә. Тынгысыз җан шул арада без утырган бүлмәдән чыгып та киткән. Кызлары шушы яшенә җитеп, күзлек кимичә укый ала дигәч, ышаныргамы-ышанмаскамы дип, икеләнеп калган идек. Карасак, әбиебез тәрәзә янына сөялеп, үзалдына пышылдап, котлау укып тора. Исең китәрлек күренеш!

    "Әниебезнең тавышы моңлы, гомере буе җырларга яратты ул. Әле былтыр гына туган көнендә моңлы итеп җырлап җибәрде, шаклар каттык" , - ди кызы Роза.

    Миңсолтан апаның кызларының икесе дә Актаныш районының Дербышка бистәсе егетләренә кияүгә чыга. Су басу зонасына эләккәнлектән, 1979 нчы елда алар Минзәләгә күченеп киләләр, шуннан бирле ул я бер кызында, я икенчесе гаиләсендә яши.

    Зур кызы Рая МУРБда, төзелештә көч куйган, аннары район үзәк хастаханәсендә сестра-хозяйка вазифаларын башкарган. Кияве Геннадий гомере буе токарь булып эшләгән. Бирегә күчеп килгәннән соң ул да МУРБда хезмәт куйган. Ул чорда нефтьчеләргә бирелә торган бушлай фатирны соңгылардан булып алганнар. Иркен, нур чәчеп торган йортлары булуга сөенеп туймый бу гаилә. Оешма таркалгач, гаилә башлыгы иптәшләре киңәше белән Нижневартовск шәһәренә эшкә китә, лаеклы ялга чыкканчы, унбер ел шунда йөреп эшли. Бер ул, бер кыз үстергәннәр. Алар үз гаиләләре белән Минзәләдә яшиләр. Миңсолтан әбинең икенче кызы Роза Галимова да төзелештә эшләгән, соңрак МППга урнаша, тормыш иптәше белән бергә котельняда эшлиләр. Лаеклы ялга чыккач та, бер генә ел ял итә дә, ГАИда тугыз ел буе идән юа. Бердәнбер уллары гаиләсе белән Минзәләдә яши, төзелештә эшли.

    Әни булган җиргә балалар, оныклар җыела торган була. Бүген бит болай да зур бәйрәм. Нуриевлар Актаныш кунакларын - Миңсолтан әбинең улларын, оныкларын да көтеп калдылар. Саубуллашканда, Миңсолтан әби һәрберебезнең кулын кысып: "Әниләрегезне ташламагыз, тәрбияләгез, шул чагында үзегезгә дә шундый ук җылы караш, яхшы тәрбия насыйп булыр", - дип озатып калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: