Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә –“Казан утлары” журналы көннәре

    10 декабрьдә Минзәләдә "Казан утлары" журналы көннәре үткәрелә. Бу көнне әдәбият-сәнгать сөюче минзәләлеләрне Татарстан язучылары, драматурглары, шагыйрьләре белән очрашулар көтә. Анда түбәндәге язучылар, сәнгать эшлеклеләренең килүе көтелә: Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) - "Казан Утлары" журналының баш мөхәррире, шагыйрь, ТРның Г.Тукай исемедәге Дәүләт премиясе лауреаты, Трның атказанган сәнгать эшлеклесе; Марсель Галиев...

    10 декабрьдә Минзәләдә "Казан утлары" журналы көннәре үткәрелә. Бу көнне әдәбият-сәнгать сөюче минзәләлеләрне Татарстан язучылары, драматурглары, шагыйрьләре белән очрашулар көтә.

    Анда түбәндәге язучылар, сәнгать эшлеклеләренең килүе көтелә: Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) - "Казан Утлары" журналының баш мөхәррире, шагыйрь, ТРның Г.Тукай исемедәге Дәүләт премиясе лауреаты, Трның атказанган сәнгать эшлеклесе; Марсель Галиев - ТРның халык язучысы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;Камил Кәримов - "Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәррире, прозаик, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ф.Хөсни премиясе лауреаты; Рамил Ханнанов - "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары, галим, прозаик; Данил Салихов - Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург, прозаик, Г.Исхакый премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе; Алмаз Хәмзин - прозаик, автор-башкаручы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе; Шәмсия Җиһангирова - шагыйрә, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова премиясе лауреаты; Факил Сафин - Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы оешмасы җитәкчесе, прозаик, шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе; Айгөл Әхмәтгалиева - "Казан утлары"журналының проза бүлеге мөхәррире, прозаик, драматург, С.Сөләйманова премиясе лауреаты; Фәнил Гыйләҗев - "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь.

    Кунаклар ике төркемгә бүленеп, очрашуны гимназиядә һәм педкөллияттә башлап җибәрәләр(13.00 сәгатьтә), йомгаклау өлеше театрда 16.00 сәгатьтә була. Очрашуда катнашучылар өчен кунаклар һәм театр артистлары катнашында әдәби-музыкаль концерт та әзерләнә.

    Очрашуга мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияте укытучылары, районның китапханә хезмәткәрләре, "Минзәлә" район газетасы хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты фәненнән район һәм республика олимпиадасында җиңгән укучылар, районның яшь һәм өлкән шагыйрьләре, язучылары, почта хезмәткәрләре чакырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: