Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә социаль ипотека буенча йортлар төзелеше дәвам итә

    Республикабызда социаль ипотека буенча фатир алуга ихтыяҗ ел саен арта бара. Күпләр өчен бу программа үз гаилә учагын булдыруның бердән-бер мөмкинлеге бит. Безнең районда бу юнәлештә нәрсәләр. Минзәләдә социаль ипотеканың киләчәген без "Садак" микрорайоны төзелеше белән бәйлибез. Нәкъ менә шушы бистәдә бүгенге көндә әлеге программа буенча төзелеш гөрләп тора. Гөрләп...

    Республикабызда социаль ипотека буенча фатир алуга ихтыяҗ ел саен арта бара. Күпләр өчен бу программа үз гаилә учагын булдыруның бердән-бер мөмкинлеге бит. Безнең районда бу юнәлештә нәрсәләр.

    Минзәләдә социаль ипотеканың киләчәген без "Садак" микрорайоны төзелеше белән бәйлибез. Нәкъ менә шушы бистәдә бүгенге көндә әлеге программа буенча төзелеш гөрләп тора. Гөрләп тора дигән сүзләр ялган булмас. Берничә ай эчендә Садак бистәсенең Дружба Народов урамында, яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр кебек, 5 яңа йорт үсеп чыкты. Алар барысы да социаль ипотека программасы буенча төзелә. Әлеге өйләргә акча дәүләт торак фондыннан бүлеп чыгарылган. Дүрт йорт ике бүлмәле, аларның гомуми мәйданы 70 квадрат метрга якын, һәм бер өч бүлмәле, анысы якынча 80 квадрат метр, булачак. Биредә ПМК "Мелиорация" оешмасының 20 эшчесе хезмәт куя. Алар әлеге йортларны агымдагы елның июнендә тапшырырга ниятли. Бүгенге көндә биредә бишенче йортның түбәсен каплый башладылар. Март аенда тәрәзәләр һәм ишекләр куелачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: