Минзәләдәге күпкатлы йортларда яшәүчеләр хезмәт күрсәтү службалары җитәкчеләре белән очрашты

Шушы көннәрдә район хакимиятенең утырышлар залында шәһәребездәге күпкатлы йортлар буенча җаваплы кешеләрнең хезмәт күрсәтү службалары җитәкчеләре белән очрашулары булды. Әлбәттә, мондый очрашулар элегрәк тә булган иде, әмма анда күтәрелгән кайбер проблемалар һаман чишелеш көтә. Әйтик, Кадомцевлар урамындагы 66 нчы йорт буенча җаваплы ханым шул хакта сүз кузгатты: -Узган ел октябрь...
Шушы көннәрдә район хакимиятенең утырышлар залында шәһәребездәге күпкатлы йортлар буенча җаваплы кешеләрнең хезмәт күрсәтү службалары җитәкчеләре белән очрашулары булды.
Әлбәттә, мондый очрашулар элегрәк тә булган иде, әмма анда күтәрелгән кайбер проблемалар һаман чишелеш көтә. Әйтик, Кадомцевлар урамындагы 66 нчы йорт буенча җаваплы ханым шул хакта сүз кузгатты:
-Узган ел октябрь аенда булган очрашу вакытында безнең йорт ишегалдына җәелгән асфальт читләп вак таш салмаслармы дип гозеребезне җиткергән идек: ул хәл ителмәгән килеш калды. Йорт түбәсенә күгәрченнәр кереп йөдәтүен ничә тапкыр күтәреп чыктык, аны да ябучы юк. Йортыбызның выятжная системасы да борчу тудыра. Фатирларда газ казаннарына техник күзәтү үткәрелгәне дә юк, диде ул.
Газ казаннарына техник күзәтүгә, җылылык системасын юдыртуга бәйле сорауларны Изыскательләр урамы, 4/2 нче йорттагылар да бирде:
-Техник күзәтүгә 1500 сум түлибез, нигә җылылык системасын юдыртканда өстәмә түләү алалар?
Очрашуда катнашкан Татрегионсервис вәкиле Александр Семенов:
- Килешү нигезендә шулай, юдырту өчен 1 контурлыга 820 сум түлисе, сезнең 2 контурлы газ казаннары, 1640 сум була.
К.Либкнех урамындагы ветераннар йортыннан да газ казаннары белән бәйле сораулар булды.
Очрашуда Идарәче компаниянең директор урынбасары Роман Коротин чыгышы да тыңланды. Ул компаниянең эшчәнлеге турында сөйләде. 2014 елгы капремонт программасына кергән йортлар исемлеге белән таныштырды. Капиталь ремонтлау программасына күпкатлы йортларның нинди критерийлардан чыгып сайлап алынуы буенча сораулар булды.
-Безнең Изыскательләр урамы,1/21 нче йорт 1969 елгы, аны капремонт программасына ничек кертергә? -диде әлеге йорт буенча җаваплы кеше.
-Әлеге программа 2017 елга кадәр, иң беренче чиратта йортта яшәүчеләр исеменнән гариза язарга кирәк, -диелде очрашуда.
Кайчакта проблемалар агымдагы яисә капремонт ремонт эшләрен башкаручы подрядчыларның эшкә ничек карауларына да бәйле. Изыскательләр урамы,1/32 йорттагыларның моң-зары шул хакта:
- Йортыбызга капремонт ясалды, анысына рәхмәт. Йортның тышкы ягын сайдинг белән тышладылар, әмма тәрәзә яңаклары (откослар) ачык калды, шуннан яңгыр, кар тула. Подъездга да ремонт таләп ителә, -дип гозерләрен белдерде алар.
Изыскательләр урамы, 4/2 нче йорттагылар йортларының бер як кәрнизе юклыгы турында зрларын белдерделәр.
Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең хезмәт күрсәтү службаларына карата моң-зарлары күп җыелган иде. Шуңа күрә аларның гозерләрен язмача тапшырырга тәкъдим ителде. Район башлыгы Айдар Салахов шәһәрдәге хезмәт күрсәтү службалары җитәкчелегенә һәм Идарәче компаниягә борчыган проблемаларны өйрәнергә кушып, кузгатылган мәсьәләләрне әкренләп тәртипкә китерәчәкбез, дип вәгъдә итте.
Шунысы бар, мондый очрашуларның һәр ай саен үткәреләчәге турында әйтелде. Димәк, үткән айда кузгатылган мәсьәләләрнең үтәлешенә кабат әйләнеп кайтырга җай чыга дигән сүз.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 09:13“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 19 август, 2022 ел саны анонсы “Азия балалары” халыкара ярышларында җиңү яулап кайткан Ярослав Соколовский турында 1-5 битләрдә мәкалә чыга.7100
-
11 август 2022 - 17:23“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2022 ел, 12 август саны анонсы Эт чемпион булырмы, әллә сукбаймы – барысы да аның хуҗасыннан тора. Токымлы этләр асраучылар турында газетаның 4 битендә укыгыз.36100
-
7 август 2022 - 09:13"Самолёт бозлана башлады": Минзәлә районында туып-үскән Рамил Гаязов күктә очканда килеп чыккан иң штаттан тыш хәл турында сөйләде Якташыбыз Рамил Гаязов - Яр Чаллы шәһәренең "Свободное небо" дельтаклубы җитәкчесе турында, 2022 елның 5 августында чыккан "Минзәлә"- "Мензеля" газетасында укыгыз.34500
-
5 август 2022 - 10:10"Минзәлә"- "Мензеля" газетасының 2022 елның 5 августы саны анонсы Үз практикасында Минзәлә район үзәк хастаханәсе хирургларына төрле очраклар белән очрашырга туры килә. Аларның уникаль операцияләре турында 1-2 биттә укыгыз.43600
-
28 июль 2022 - 16:24"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 29 июль 2022 ел саны анонсы Быел “Минзәлә” газетасының 105 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул ук вакытта якташ һәвәскәр тарихчыбыз Геннадий Семенов газета чыга башлау 1887 елга барып тоташа дип фаразлый. Бу хакта 5 биттә укыгыз.43700
-
26 июль 2022 - 15:13Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.37700
-
25 июль 2022 - 16:14“Заиковский” хуҗалыгы тагы бер тракторга баеды “Заиковский” хуҗалыгы ел саен авыл хуҗалыгы техникаларын яңартып тора.50001
-
22 июль 2022 - 10:32"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 22 июль 2022 ел саны анонсы Район башкарма комитеты үзмәшгульләр һәм кече, урта бизнес вәкилләре белән нинди эшчәнлек алып бара? Бу хакта 1 биттә укыгыз.44300
-
14 июль 2022 - 15:32“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы 15 июль 2022 ел саны анонсы Түбән Юшады авылында зурлап Ивану (Иван Купала) бәйрәме үткәрелде. Бу хакта 1 нче биттә укыгыз.52600
-
7 июль 2022 - 15:31“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 8 июль, 2022 ел саны анонсы Николаевка авыл җирлегендә 145 буйдак. "Бәлки, аларга кәләшләре шәһәре Ивановога барырга кирәктер", дигән сорауны бирә мәкаләнең авторы Дилфас Галиев. Бу хакта – 8 биттә укыгыз.54400
-
6 июль 2022 - 14:35Менә ичмасам җиләге дә җиләге! Гөлсинә һәм Сәгыйрь Билаловлар көн саен үз участогыннан 75-80 граммлык җиләк җыялар.59600
-
13 август 2022 - 20:19Әтрәкле авылында Фаттаховлар шәҗәрәсенә багышланган очрашу.
-
11 август 2022 - 19:15"Август" компаниясенең Минзәлә ОСП бүлекчәсендә августа һәр көн алтын бәясендә
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
12 июль 2022 - 10:19
-
19 август 2022 - 20:42Авыл үзешчәннәре ачык һавада Минзәлә халкына концерт күрсәттеМ.Җәлил паркында кич дәвамында моңлы җырлар яңгырады.5000
-
19 август 2022 - 14:58Минзәлә районында тулай җыем 124 мең тоннадан артып китте18 нче август көнне район басуларында 73 комбайн эшләде, шуның 55 е хуҗалыкларныкы, калганнары фермерларныкы.6600
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә82600
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)170700
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64239400
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.154300
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.172000
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.228700
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064223100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика