Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләле Марсель Сахаухов – Сочида

    Республикабыздан Сочига киткән бер төркем медицина хезмәткәрләре арасында безнең якташыбыз - минзәләле Марсель Сахаухов та бар. Марсель Сахаухов Казандагы 1 нче санлы поликлиникада хирург-травмотолог булып 10 ел эшли икән инде. Аның Сочидагы Олимпия һәм Паралимпия уеннарында катнашучыларга медицина хезмәте күрсәтергә киткәнлеге турында безгә әтисе Мирас Әсләхович хәбәр итте. -Улыбызның шушындый...

    Республикабыздан Сочига киткән бер төркем медицина хезмәткәрләре арасында безнең якташыбыз - минзәләле Марсель Сахаухов та бар.

    Марсель Сахаухов Казандагы 1 нче санлы поликлиникада хирург-травмотолог булып 10 ел эшли икән инде. Аның Сочидагы Олимпия һәм Паралимпия уеннарында катнашучыларга медицина хезмәте күрсәтергә киткәнлеге турында безгә әтисе Мирас Әсләхович хәбәр итте.

    -Улыбызның шушындый тарихка кереп калачак чарада катнашуы минем өчен дә, әнисе Гөлүсә Гариповна өчен дә горурлык ул. Улыбыз белән көн дә телефоннан сөйләшеп торабыз.

    Ата-ана шулай баласын кайгырта инде ул. Югыйсә, Марсель Мирасович югалып кала торган түгел, үз эшен белә торган, Универсиада тәҗрибәсенә ия профессионал, аннары ул узган ел көзен Хаҗга баручыларга медицина хезмәте күрсәтү өчен ТР буенча конкурс нигезендә сайлап алынган 12 табибның берсе булган. Болардан тыш аларның тагын бер сөенечләрен газета укучыларыбызга җиткерәсе килә: Марсель тиздән медицина фәннәре кандидаты исемен алачак.

    Башка хезмәттәшләре кебек үк, Марсель Сахауховның биредә төп миссиясе - XXII Олимпия һәм XI Паралимпия уеннарында катнашучыларга медицина хезмәте күрсәтү. Шуңа күрә әле ул 16 мартка кадәр Кара диңгез ярлары буенда урнашкан Хостадагы кунакханәләрнең берсендә яшиячәк.

    -Марсель Красная Полянага барып ике тәүлек эшли, ике тәүлек ял итә. Ике кешелек бүлмәдә тора. Бүлмәдәше табиб та, спортчы да түгел, компьютерлар буенча программист. Биредә аларга яшәү дә, туклану да бушлайга. Улыбыздан бу хакта сораштырган идем, туклану әйбәт оештырылган, 4 тапкыр ашаталар, диде.

    Телеэкраннардан Сочида барган Олимпия уеннарын карап-күзтеп торабыз, травма алучылар да аз түгел. Шуңа күрә безнең якташыбыз Сочидан кайткач андагы кичерешләре-тәэсирләре белән безнең белән дә уртаклашыр әле дип ышанабыз.

    Безнең белешмә

    -Иң алдынгы төбәкләр генә үзләренең иң яхшы медицина хезмәткәрләрен Олимпия уеннары уза торган Сочига җибәрә, - дигән иде Казан вокзалында медхезмәткәрләрне Сочига озатырга килгән ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

    Сочида Уеннарны медицина хезмәте белән тәэмин итү өчен Россиянең өч төбәгеннән - Краснодар краеннан, Мәскәүдән һәм Казаннан медицина хезмәткәрләре җәлеп ителгән. ТРдан Олимпиадага 45 медицина учреждениесеннән 222 медицина хезмәткәре китте. Аларның 129ы Паралимпия уеннарын уздыру чорына да калачак.

    Казан табибларының девизы болай икән: "Җәмгыятькә хезмәт итеп, халыкка хезмәт итәм". Димәк, Олимпиадада үзебезнең спортчыларга хезмәт итәчәкләр!

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: