Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мирас өчен дә түләргә

    Район башлыгы Рәсим Садыковның авыл җирлекләре җитәкчеләре белән чираттагы очрашуында салым эшчәнлеген тәнкыйтьләве хакында язып чыккан идек. Анда сүз салым түләүчеләр базасының яңартылмавына бәйле рәвештә күңелсезлекләр килеп чыгу хакында иде.

    Шушы мәсьәләгә һәм район буенча салымнар җыю торышына ачыклык кертү максатыннан без Россия ИФНСның ТР буенча 9 нчы санлы районнара салым хезмәте инспекциясенә сораулар юллаган идек. Әлеге сорауларга начальник урынбасары, РФ дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 нче класслы советнигы Р.Карманованың җавабын тәкъдим итәбез.

    - 2011 ел белән чагыштырганда физик затларның мөлкәт салымнарын җыюның торышы ничек?
    - РФ Салым кодексының 52 нче маддәсе нигезендә 2012 елда бу төр салымнар буенча салым уведомлениеләре 2011 елгы салым чоры өчен таратылды. 2012 елда физик затлардан салымнар һәм җыемнар җыю буенча күрсәткечләр түбәндәгечә булды:
    транспорт салымы буенча 84,4%, ТР буенча уртача алганда - 81,9%;
    мөлкәткә салым буенча 82,9%, ТР буенча - 84,7%;
    җиргә салым буенча 102,5%, ТР буенча - 83,4%.
    2011 ел белән чагыштырганда мөлкәткә салымнар буенча салым җыюда уңай динамика күзәтелә. Әйтик, физик затлардан транспорт салымы 2 512 мең сум, мөлкәткә салым буенча 2 607 мең сум, җир буенча 1 567 мең сум тәшкил итә.
    - Салым түләүчеләр исемлегендә ни өчен үлгән гражданнар да бар?
    - Вафат булган физик затларның мөлкәткә салым буенча бурычлары РФ Салым кодексының 59 маддәсе, 3 нче пункты нигезендә эзләп табуга ышанычсыз дип санала һәм ул РФ гражданлык процессуаль закончалыгы билгеләгән тәртиптә гамәлдән чыгарыла, бу барлык салымнар һәм җыемнар буенча, ә Салым кодексының 14 нче маддәсе,3 пункты һәм 15 нче маддәсендә күрсәтелгән салымнар - аның мирас итеп калдырылган мөлкәте бәясеннән артып киткән күләмендә гамәлдән чыгарыла, шул исәптән мирас итеп калдырылган мөлкәте РФ мөлкәтенә күчкән очракта да. Мәрхүмнең мирас итеп калдырылган мөлкәт өлешендәге бурычы мирас кемгә калдырылган, шулар тарафыннан каплана.
    - Минзәлә районындагы салым түләүчеләр арасында еллык кереме миллионнан артып киткән физик затлар бармы?
    - Әлеге мәгълүматны салым түләүчеләр 2012 елгы отчетларын тапшыргач бирергә мөмкин.
    Белешмә өчен: 2011 ел өчен тапшырылган отчетлардан күренгәнчә, 40 физик затның еллык кереме 1 млн сумнан артып киткән иде.
    - Салымнар түләүдә физик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кагылышлы үзгәрешләр бармы?
    - Узган ел 2012 елның 25 июнендәге 94 нче санлы федераль закон нигезендә РФ Салым кодексына сизелерлек төзәтмәләр кертелде, алар кече бизнесны үстерүне стимуллаштыруга һзм махсус салым режимын (УСН, ЕНВД, ЕСХН) камилләштерүгә юнәл-дерелгән. Шулай итеп РФ Салым кодексының 346.25.1 маддәсен алыштыручы салым салынуга патент системасы дигән аерым бүлек булдырылды. Тагын бер мөһим төзәтмә ЕНВДга күчүне ирекле характерда гамәлгә кертүгә кагылышлы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: