Мирасны рәсмиләштерү

Күчемсез милеккә булган хокукны мирас итеп алуны рәсмиләштерү - ул юридик акт, бу мәсьәлә белән, иртәме-соңмы, һәркем очраша. Газета укучылардан да бу хакта сораулар әледән-әле кереп тора. Шуны истә тотып, мираска кагылышлы сораулар белән без ТР буенча Росреестр Идарәсенең Минзәлә бүлеге начальнигы Елена Кәлимуллинага мөрәҗәгать иттек. -Елена Николаевна, мирасны рәсмиләштерүне...
Күчемсез милеккә булган хокукны мирас итеп алуны рәсмиләштерү - ул юридик акт, бу мәсьәлә белән, иртәме-соңмы, һәркем очраша. Газета укучылардан да бу хакта сораулар әледән-әле кереп тора. Шуны истә тотып, мираска кагылышлы сораулар белән без ТР буенча Росреестр Идарәсенең Минзәлә бүлеге начальнигы Елена Кәлимуллинага мөрәҗәгать иттек.
-Елена Николаевна, мирасны рәсмиләштерүне нәрсәдән башларга?
-Беренче чиратта варис мирас калдыручы үлгән көннән соң 6 ай эчендә нотариуска мөрәҗәгать итәргә тиеш, чөнки нотариус мирасны ачу урыны буенча мираска кагылышлы эшләрне башкаручы вәкил булып тора. Варис аңа милеккә булган хокукын аныклаучы документларны бирергә тиеш. Әгәр варисның бу документларны китереп күрсәтергә мөмкинлеге булмый икән, нотариус мираска булган хокук турында таныклык бирүдән баш тарта, һәм вариска үзенең хокукларын судта якларга кала.
-Мирас калдыручының күчемсез мөлкәте булу-булмавын ничек белергә мөмкин? Бәлки аның мөлкәте юктыр?
-Мондый мәгълүматны фәкать мираска хокукы булган зат кына белә ала. Моның өчен нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул Росреестр Идарәсенә запрос ясый, 5 эш көне эчендә мирас калдыручының милке турында мәгълүмат алына. Варис мондый мәгълүматны мөстәкыйль дә соратып алырга мөмкин, әмма моның өчен үзенең мирас иясе булуын раслаучы документлар таләп ителә.
-Мираска калдырылган теге яки бу күчемсез милеккә булган хокукны рәсмиләштерү өчен сезнең Идарәгезгә нинди документлар тапшырырга кирәк?
-Иң беренче чиратта гариза кирәк, ул документлар тапшырганда тутырыла;
2.Гариза бирүченең яки аның ышанычлысының шәхесен раслаучы документы (паспорты); Әгәр ул ышаныч кәгазе буенча мөрәҗәгать итә икән, ул нотариуста расланган булырга тиеш.
3.Мираска хокук турында таныклык;
4.Мираска калдырылган мөлкәтне бүлү турында килешү (әгәр андый килешү төзелгән булса);
5.Дәүләт пошлинасын түләү турында документ.
Юридик затларга өстәмә рәвештә учредитель документлары да талып ителә.
-Дәүләт пошлинасының күләме зурмы?
-Физик затлар өчен (мирас өлешенең күпме булуына бәйсез рәвештә) 1000 сум, юридик затлар өчен - 15000 сум.
-Мөлкәткә булган хокукны рәсмиләштерү күпме вакыт эчендә башкарыла?
-Мираска калдырылган күчемсез милекне дәүләт теркәвен Татарстанда кыскартылган срокта, 5 эш көнендә башкару каралган.
-Моның сәбәбе нәрсәдә, мирасны рәсмиләштерү җиңелрәкме әллә?
-Юк, әлбәттә. Безнең Идарә гражданнарга уңайлы булсын дип аның срогын киметте. Чөнки мирасчылар күбесенчә башка шәһәрләрдә яшиләр, күчемсез милекне рәсмиләштерү сроклары алар өчен әһәмиятле урын алып тора.
Сан
Росреестр Идарәсенең Минзәлә бүлеге буенча 2013 елда 548, агымдагы елның 3 аенда 156 мирас итеп калдырылган мөлкәткә хокук рәсмиләштерелгән.
Мираска калдырылган күчемсез милекне дәүләт теркәвен Татарстанда кыскартылган срокта, 5 эш көнендә башкару каралган.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 август 2022 - 09:13"Самолёт бозлана башлады": Минзәлә районында туып-үскән Рамил Гаязов күктә очканда килеп чыккан иң штаттан тыш хәл турында сөйләде Якташыбыз Рамил Гаязов - Яр Чаллы шәһәренең "Свободное небо" дельтаклубы җитәкчесе турында, 2022 елның 5 августында чыккан "Минзәлә"- "Мензеля" газетасында укыгыз.19000
-
5 август 2022 - 10:10"Минзәлә"- "Мензеля" газетасының 2022 елның 5 августы саны анонсы Үз практикасында Минзәлә район үзәк хастаханәсе хирургларына төрле очраклар белән очрашырга туры килә. Аларның уникаль операцияләре турында 1-2 биттә укыгыз.27400
-
28 июль 2022 - 16:24"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 29 июль 2022 ел саны анонсы Быел “Минзәлә” газетасының 105 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул ук вакытта якташ һәвәскәр тарихчыбыз Геннадий Семенов газета чыга башлау 1887 елга барып тоташа дип фаразлый. Бу хакта 5 биттә укыгыз.41200
-
26 июль 2022 - 15:13Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.35000
-
25 июль 2022 - 16:14“Заиковский” хуҗалыгы тагы бер тракторга баеды “Заиковский” хуҗалыгы ел саен авыл хуҗалыгы техникаларын яңартып тора.47201
-
22 июль 2022 - 10:32"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 22 июль 2022 ел саны анонсы Район башкарма комитеты үзмәшгульләр һәм кече, урта бизнес вәкилләре белән нинди эшчәнлек алып бара? Бу хакта 1 биттә укыгыз.42100
-
14 июль 2022 - 15:32“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы 15 июль 2022 ел саны анонсы Түбән Юшады авылында зурлап Ивану (Иван Купала) бәйрәме үткәрелде. Бу хакта 1 нче биттә укыгыз.49600
-
7 июль 2022 - 15:31“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 8 июль, 2022 ел саны анонсы Николаевка авыл җирлегендә 145 буйдак. "Бәлки, аларга кәләшләре шәһәре Ивановога барырга кирәктер", дигән сорауны бирә мәкаләнең авторы Дилфас Галиев. Бу хакта – 8 биттә укыгыз.52300
-
6 июль 2022 - 14:35Менә ичмасам җиләге дә җиләге! Гөлсинә һәм Сәгыйрь Билаловлар көн саен үз участогыннан 75-80 граммлык җиләк җыялар.57600
-
6 июль 2022 - 08:16Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк. Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.45700
-
1 июль 2022 - 08:27“Минзәлә”-“Мензеля” район газетасының 1 июль санына анонс «Минзәлә”-“Мензеля” район газетасының 1 июль саны дөнья күрде. Әлеге сан 2022 елның икенче яртыеллыгында беренче сан.39100
-
2 август 2022 - 14:21Заиковский хуҗалыгы ындыр табагында алда торган бурычлар турында сүз барды
-
2 август 2022 - 14:15Марат Кәримов Әнәк хуҗалыгында игенчеләр белән очрашты
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
12 июль 2022 - 10:19
-
9 август 2022 - 11:06Мензелинское ОСП хуҗалыгында көзге бодайның уңышы гектардан 61,3 центнер тәшкил итә8 нче август көнне район басуларында 67 комбайн эшләде.3900
-
8 август 2022 - 16:28Минзәлә районы терлек азыгы хәзерләү дәвам итәҖәмәгать терлекләре өчен печән 3718 тоннадан әзерләнсә, сенаж 59920 тонна салынган.10400
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә81000
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)169300
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64237700
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.152700
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.170700
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.225100
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064221100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика