Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мохтаҗларны карау – һөнәр ул

    Социаль хезмәт вәкилләренең һөнәри бәйрәме элеккечә - 8 июньдә. Ә 2012 елның 20 мартында дөнья социаль хезмәткәрләре милли ассоциациясе инициативасы белән беренче тапкыр Бөтендөнья социаль хезмәт көне билгеләп үтелә. 20-26 март көннәрендә Россиядә, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын социаль хезмәтнең актуаль мәсьәләләренә җәлеп итү максатында, әлеге датага багышланган гамәли атналык узачак. Шул...

    - Районда социаль яклау бүлеге бик үк күптәннән эшләмәсә дә, бу хезмәттән баш­ка район тормышын күз алдына китерү мөмкин түгел, мөгаен.

    - Дөрестән дә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният кебек бюджет өлкәләре тармакларын­нан аермалы буларак, безнең бүлек яшь әле. Ул 16 ел элек булдырылды, бүген районда картлар һәм инвалидлар өчен интер­нат-йорт, халыкка соци­аль ярдәм күрсәтү үзәге, Иске Матвеевка авылын­дагы балигъ булмаганнар өчен "Тургай" социаль приюты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Умырзая" тернәкләндерү үзәге, матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенең 29 нчы фили­алы учреждениеләрен берләштерүче ныклы хезмәт булдырылды.

    Бүлекнең һәм соци­аль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең эшчәнлеге авыр тор­мыш хәлендә кал­ган гражданнарның яшәешендәге тискәре тенденцияләрне түбә-нәйтү, өлкән яшьтәге гражданнарның автоном бәйсез гомерен озынайту, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрнең сый­фатлы хезмәт күрсәтүе аша инвалидларга соци­аль интеграция булдыру­га юнәлтелгән.

    - Һәр учреждениенең нәрсә белән шөгыльләнүен аерым­лап сөйләсәгез иде.

    - Интернат-йорт мөс-тәкыйль рәвештә үз-үзләрен карый алмаган өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга һәм инва­лидларга хезмәт күрсәтә. "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә инвалид бала­лар тернәкләнү уза, со­циаль приют авыр тор­мыш хәлендә калган һәм социаль куркыныч туды­ручы гаиләләрдән булган балигъ булмаган бала­ларны вакытлыча (6 айга кадәр) тәрбияләү белән шөгыльләнә.

    - Ә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге пенсионерларга өйдә хезмәт күрсәтәме?

    - Алай гына да түгел. Бу үзәктә ике бүлекчә эшли. Беренчесе - өйдә хезмәт күрсәтү, Сез әйткәнчә, үзләренә хезмәт күрсәтә алма­учы ялгыз яшәүчеләргә һәм инвалидларга ярдәм итү өчен булды­рылган. Икенчесенең - гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең максаты - хокук бозуларны, социаль ятимлекне булдырмау.

    - Сезнең хезмәт вәкилләре балалар катнашында нинди­дер чара уздырганда "Волонтер " логотибы төшерелгән махсус киемле яшьләрнең катнашуына игъти­бар иттем. Алар да балалар бүлекчәсе белгечләреме?

    - Юк, чаралар уздырган­да без теләге булган сту­дентларны җәлеп итәбез. Сүз уңаеннан, алар эшчәнлегенә дә тукталып узасы килә. "Волонтер" ирекле җәмгыяте узган елның ноябрендә Алабуга шәһәренең шул исемдәге иреклеләр үсеше үзәге каршында оештырылды. Әлеге хәрәкәттә безнең көллият студентлары ак­тив катнаша. Аларның эшчәнлеге хәйрия, иге­леклелек, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән бәйле.

    - Сер түгел, бүген еш кына игелеклелек йорты дип атый тор­ган интернат-йорт си­зелерлек үзгәрешләр кичерде, анда тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары ях­шырды, авырулар­ны дәвалау һәм про­филактика өчен яңа җиһазлар кайтарыл­ды. Әйтегез әле, анда теләсә кайсы пенси­онер урнашып, аның хезмәтләреннән фай­далана аламы?

    - Дөрестән дә, интер­нат-йортта сыйфатлы ремонт уздырылды, яңа тернәкләндерү җиһаз-лары сатып алынды. Әйтик, "Медискрин", су­лыш органнары авырула­ры профилактикасы өчен галокамера бар, сөяк-мус­кул системасы авырула­ры булган кешеләр "Гре­витрин", "Свинг-машина", "Беклайф" тренажерла­рында шөгыльләнә ала­лар. Психоэмоциональ киеренкелекне бетерү өчен АПЭК аппараты файдаланыла. Фитотрон барлык төр авырулардан җиңеллек бирә.

    Әлеге хезмәтләрдән теләгән һәркем файда­лана ала. Ә менә даими тору өчен хезмәткә ярак­лы якын туганнары бул­маган, үзләрен тәрбияли алмаган ялгыз кешеләр генә кабул ителә.

    - Якын туганнары - димәк, балалары дигән сүз?

    - Аларны карарга тиешле якын туганнарга ире яки хатыны, абый-энеләре, апа-сеңелләре, балигъ булган балалары (шул исәптән, үги ул һәм кыз­лары да) керә.

    - Учреждениеләрегез-нең берсе редакция ишегалды аша уза торган хакимият би­насында да урнаш­кан. Бу бинага халык агышы туктап тормый дияргә була...

    - Бу - барлык төр субсидияләр, аерым пособиеләр түли торган Матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенең 29 санлы филиалы. Түләнгән субсидияләр, пособиеләр, компен-сацияләр суммасының 2011 елда гына да 76 млн 809 мең сумга җитүен, шул исәптән бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр һәм торак-ком­муналь хезмәтләр өчен ташламалар түләү буен­ча 18 090 кешенең (район халкының 60% ы) мат­ди ярдәм алуын исәпкә алсак, бирегә килүче халыкның күплегенә гаҗәпләнәсе юк.

    - Без әңгәмә корган бүлмәдә өч-дүрт ел­лар элек 7-8 кеше уты­ра иде. Соңгы вакыт­та аларның кимүенә игътибар иттем, алар башка бинада утыра­лармы әллә?

    Реклама

    - Юк, бу безнең иң "авыр­ткан җиребез". Элек на­чальниктан кала бүлектә тагын биш белгеч - дәүләт хезмәткәре утыра иде. Кыскартулардан соң өч белгеч калган иде, узган ел ахырында тагын бер белгеч кыскартылды. Шул рәвешле, бүлекнең бар эше начальникка һәм ике белгечкә йөкләнгән.

    - Эшләр кимегән дияргә урын бар, алайса...

    - Киресенчә, эшебез арта гына бара, шуның өчен дә белгечләребезнең эше бик тыгыз.

    - Беренче карашка бөтен эш учрежде­ние буенча бүленгән кебек. Сезнең бүлек конкрет нинди эшләр башкара соң?

    - Көн саен бүлеккә 20-30 кеше мөрәҗәгать итә. Һәр мәсьәләне хәл итү байтак вакыт таләп итә. Мохтаҗ гаиләләргә һәм гражданнарга матди ярдәм күрсәтү, ташлама­ларга ия булучы барлык категориядәге граждан­нарга таныклык бирү, мохтаҗларны социаль тәэминаттагы стацио­нар учреждениеләргә урнаштыру, сана­тор-сәламәтләндерү учреждениеләренә юлла­малар бирү (шул исәптән, азкеремле гаиләләрдәге балаларга), инвалидлар­ны тернәкләндерүнең индивидуаль программа­ларын тормышка ашыру, бер сүз белән әйткәндә, бар эшне дә санап чыгу мөмкин түгел. 2011 елда бүлеккә 3978 мөрәҗәгать кергән, бу 2010 елдагы­дан 983 кә артык.

    - Социаль иминият фонды эше дә сезнең бүлеккә йөкләндеме?

    - Тулаем түгел, ә менә инвалидларны тернәкләндерү өчен техник чаралар белән тәэмин итү һәм меди­цина күрсәтмәләре бу­енча санатор-курорт дәвалануына юллама бирү һәм шәһәрара транс­портта дәвалау урынына кадәр бушлай бару һәм кире кайту буенча соци­аль хезмәт рәвешендә социаль ярдәм күрсәтү - РФ вәкаләтләре бу­енча безнең карамакта. Мөрәҗәгать итүчеләрнең артуы да бүлекнең яңа юнәлештә эшли башла­вына бәйле. Социаль иминиятләү фондының төбәк бүлекчәсеннән 2010 елда тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителмәгән затлардан - 115, 2007 елдан бирле санатор-курорт дәвалану өчен социаль хезмәтләр алуга хокуклы 118 граж­даннан гариза алынды. Бүгенге көндә техник ча­ралар алуга һәм санатор-курорт дәвалануга чи­ратларны тулысы белән бетердек. Бу эшне башка­ру өчен районга 0,5 штат берәмлеге каралган.

    - Татьяна Александ­ровна, халыкка ташла­малар бирү өлкәсендә 2012 елда нинди яңалыклар көтелә?

    - ТР Министрлар каби­неты "2012-2015 елларга инвалидлар өчен уңайлы мохит" озакка сузылган максатчан программасын раслау турында"гы карар кабул итте. Бу нисбәттән районда да "2012-2015 елларга инвалидлар өчен уңайлы мохит" програм­масы әзерләнә, бүгенге көндә әзерлек соңгы эшкәртү стадиясендә. Программаның чынлык­та нәтиҗәле булуы һәм инвалидларның тор­мыш сыйфатын яхшы якка үзгәртүе безнең үзебездән тора.

    Ай саен диярлек яңа нор­матив документлар килеп тора, соңгылары турында газета укучыларга бәян итәсе килә. Узган елның 7 ноябрендә кабул ителгән "Хәрби хезмәткәрләрне акча белән тәэмин итү һәм аларга аерым түләүләр бирү турында"гы 306 нчы Федераль закон нигезендә сугышта алган травма нәтиҗәсендә инвалидлык алган затларга һәм һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, хәрби хезмәт башкарганда һәлак булган (вафат бул­ган) яисә сугышта алган травма нәтиҗәсендә вафат булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә-ләренә сәламәтлеккә килгән зыянны капла­ту өчен компенсация түләнәчәк.

    ТР Министрлар кабине­ты шушы елның 7 мар­тында "Даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ инва­лид балаларга өстәмә ай­лык түләүләр турында"гы карары кабул итте. Кыска гына әңгәмәдә барысын да тәфсилләп аңлату мөмкин түгел, шуның өчен дә өстәмә мәгълүмат алу өчен бу категориягә керүче гражданнар бүлеккә мөрәҗәгать итсеннәр.

    - Сезнең хезмәттә бар­лыгы ничә кеше эшли?

    - Үз һәнәрләренең оста­сы булган 160 хезмәткәр тармак алдына куелган бурычларны көн саен башкара.

    Соңгы елларда яңа инно­вацияле технологияләр үзләштерүдә камил-ләшәбез. Барлык уч-реждениеләр белән ин­тернет челтәрендә, элект­рон почта аша мәгълүмат алышуга без күнектек инде, хәзер исә элект­рон документ әйләнеше эшен өйрәнәбез. Дәүләт хезмәтләрен электрон формада башкару бу­рычын да җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм. "Интернет - озын гомерлелек" проек­ты кысаларында пенсио­нерларыбыз да (90 кеше) компьютер грамоталы­лыгына өйрәнеп киләләр бит. Учреждениеләребез социаль проект конкур­сларында ешрак катнаша башлады. 2010 елда бары тик картлар һәм инвалид­лар интернат-йорты гына грант откан булса, узган ел биш грант иясе булдык. Ә бу эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен өстәмә акча­лар дигән сүз.

    - Яңа дата уңаеннан хезмәттәшләрегезгә әйтер теләкләрегез нинди?

    - Халыкны социаль яклау тармагы алдындагы бу­рычларны үтәү турыдан-туры кадрларга бәйле. Белгечләр алда бара торган үзгәрешләрнең мәгънәсенә төшенергә һәм югары һөнәри оста­лыкка ия булырга тиеш. Эш күләменең артуы­на әзер булырга кирәк, безгә тапшырылган вәкаләтләрне искечә башкару мөмкин түгел. Үзгәрешле шартларга, гражданнарның сорау-үтенечләренә һәм нор­матив базага оператив һәм сизгер җайлашырга кирәк. Форсаттан файда­ланып, дәүләтнең соци­аль сәясәтен кешеләргә реаль ярдәм рәвешендә тормышка ашыручы барлык хезмәткәрләргә рәхмәт әйтәсем килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: