Нәтиҗә ясарга ашыкмыйк
Бигрәк тә мәшәкатьле заманда яшибез инде, ай ахыры җиттеме, ул счет-квитанцияләр берсе артыннан-берсе килеп кенә тора. Шуларны алуга тизрәк түләргә тырышасың, чөнки бурычлылар рәтендә йөрисе килми.
Беркөнне, электр энергиясенә квитанция килгәч, шуны түләргә дип почтага киттем. Субсидия бирү вакыты җитмәгәч, биредә уш китәрлек чират-мазар юк, миннән алда ике-өч кеше генә бар иде. Шул арада миннән артта килгән бер апа сумкасыннан газ буенча квитанциясен алып, зарланырга тотынды. Күренеп тора, кәефе кырылган моның. "Бер ялгызым яшим. Ноябрь ахырында газга квитанция алгач,тәннәрем чемердәп китте - каян алганнар мондый саннарны. Айга уртача 500 сум түләп килә идем, бу юлы 1,5 мең сумнан да артыгракны язып җибәргәннәр. Күрсәткечләргә карап, түләүне исәпләдем, шуны түлим менә",диде ул эчен бушатып. Бер-ике көннән соң безгә дә газ буенча квитанция килде. Җәйге-көзге чордагы мәшәкатьләр белән соңгы айларда ничек язып җибәргәннәр түләү суммасын, шулай түләп килгән идем. Бу юлы квитанцияне алгач, почтадагы апаның борчылуы искә төште, туктале, мин әйтәм, квитанцияне мин дә җентекләбрәк карыйм әле, дим. "Итого к оплате" дигән графага "йомры" гына саннар тезеп куйганнар. Үткәнендәге квитанцияне алып чагыштырып карыйм: 500 сумга якын түләгәнмен, ул айдагысында да, бу юлы килгән квитанциядә дә счетчик күрсәткечләре бер үк төрле язылган. Счетчикны карасам, әлеге күрсәткечкә яңа җитеп киләбез. Әле күп яндырмаганбыз икән газны дип тынычланып куйдым. Аннары уйга калдым: күрсәткечләр шул ук булгач, бу айда нәрсә өчен түләргә тиеш булам соң әле? Бераздан башыма барып җитте - үзебезнең дә гаеп бар икән ләбаса! Сәбәбен ачыкламый торып һәр ситуациягә ашыгып нәтиҗә ясарга яратабыз шул, аннары кемгәдер үпкә белдерәбез. Югыйсә, һәр квитанциядә абонентларны кисәтеп, фатирда яшисеңме, шәхси йорттамы, айның башында, 1сеннән 10 нчы числога кадәр, газ стчетчигының күрсәткечен газ службасына хәбәр итәргә тиеш булуыбыз хакында мәгълүмат биреп барыла бит. Күрсәткечне бирмисең икән, түләүләр газ плитәсенә һәм җылытылучы мәйданга бәйле рәвештә, норматив буенча исәпләнәчәк, әмма киләсе айда, күрсәткечеңне хәбәр иткәч, кабат исәпләү ясала. Шәхсән мин үзем, бу юлы норматив буенча түләргә килгән квитанция нигезендә түләргә ашыкмадым, күрсәткеч буенча түләдем. Беренчедән, кайбер абонентлар кебек айлар буе түләмичә йөргән юк, икенчедән, бу ай бетмәгән әле, өченчедән, түләүләрне алдан, әле файдаланмаган газ өчен арттырып түләп куясы да килми.
Сүз дә юк, поставщикларның - бу очракта газ службасының хәленә дә кереп була. Аларга да түләүләрне вакытында җыеп барырга кирәк шул. Шушы максаттан андагы хезмәткәрләр кварталга бер тапкыр өйдән-өйгә йөреп счетчик күрсәткечләрен үзләре җыя. Әмма аларга (башка службаларга да) бер кыенлык белән бик еш очрашырга туры килә: кайберәүләр бу служба вәкилләренә ишекләрен ачарга бик атлыгып тормыйлар. Эшләре счетчик тикшерү генә түгел бит әле, газ җиһазларының төзеклеген, дөрес эксплуатацияләнүен тикшереп тору кебек бурычлар да йөкләнгән бит аларга. Иң уңайлы юл - счетчикларның күрсәткечләрен без, абонентлар, үзебез биреп барсак, аңлашылмаучылык булмас иде. Су буенча күрсәткечләрне айныкын айга бирергә өйрәттеләр, күбебез өйрәнде. Газ буенча да өйрәнер вакыт җитте, димәк. Кыенлыгы да юк инде бер карасаң, күрсәткечләрне эш вакытында 3-44-65 телефоны буенча хәбәр итәсе, 3-44-88 буенча эштән соң да алалар. Бары тик телефоннары гына бүгенге көннәрдәгечә һәрдаим "занят" булмасын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 18:16Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат булды Барлыгы регионда 2021 елның 24 гыйнварына коронавирусның 240 үлем очрагы теркәлгән.00
-
24 гыйнвар 2021 - 07:09Гүзәлия Исламова - "Урынсыз сорау" Минзәлә шагыйрь - язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.00
-
24 гыйнвар 2021 - 06:56Вячеслав күгәрченнәрне сыйлый Күгәрченнәрне ашату өчен ул кибеттән махсус ярмалар сатып ала.00
-
21 гыйнвар 2021 - 18:31Гүзәлия Исламова "21 январь - бөтендөнья кочаклашу көне" Районыбыз шагыйрь-язучылары иҗаты00
-
21 гыйнвар 2021 - 13:27Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны чыга Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында яшәү шартларын ничек яхшыртырга була? Бу хакта төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенең баш белгече Ильмира Аксюкова белән әңгәмәдә 2 нче биттә.00
-
20 гыйнвар 2021 - 14:58М-7 юлында зур бөке хасил булды Бүген иртән иртәнге 9лар тирәсендә Мәскәү-Уфа юлының 1103 километрында йөк автомобильләре һәм җиңел автомашиналар катнашында юл транспорт һәлакәте булды.00
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Бикбау авылында бер ир-ат янып үлде 14 гыйнвар көне кичке 7 сәгать тирәсендә Бикбау авылында янгын чыкты.00
-
14 гыйнвар 2021 - 14:15"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының яңа елдагы беренче саны иртәгә чыга! 5 биттә - укучыларыбыз өчен эксклюзив бүләк - яңа 2021 елга календарь!00
-
9 гыйнвар 2021 - 10:58Татарча дөрес сөйләшергә өйрәнәбез Кышкы спорт төрләренең берсе булган чаңгы спорты турында язганда матбугатта ике төрле сүзтезмәне кулланалар икән: чаңгыда шуу һәм чаңгы шуу. Әле ярый "чаңгы белән шуу" түгел инде. Икесе дә дөрес сыман тоелган вариантларның кайсы татар теле кагыйдәләренә туры килә соң?00
-
8 гыйнвар 2021 - 05:00Хокук, әхлак кысаларыннан чыкмау үзебездән башлана Бервакыт берәүдән кызык та, кызганыч та сүз ишетергә туры килде берәүдән: “Нужәли шул хәтле төрмәгә утырасы килә аларның – инде ничәсен тоттылар, ә алар һаман алалар, үзләштерәләр”.00
-
8 гыйнвар 2021 - 04:45Лупповның әзер күлмәкләр кибете урнашкан бина Кибет бинасы 19 гасыр ахырында төзелгән. Шәһәрнең иң матур биналарының берсе. Әлеге архитектура һәйкәле - классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә.00
-
8 гыйнвар 2021 - 03:17Бер ел буена чир тагып җәфаладылар... Сүзем белер-белмәс көе иремә корнавирус чирен тагучылар турында булыр...00
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Тәкермәндә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
-
24 декабрь 2020 - 09:00Тәкермәндә Яңа елга әзерлек бара
-
24 гыйнвар 2021 - 13:13Минзәлә районында коронавирусның яңа очрагы теркәлдеРеспублика буенча соңгы тәүлек эчендә 86 ковид очрагы ачыкланган.00
-
24 гыйнвар 2021 - 13:13Минзәлә районында коронавирусның яңа очрагы теркәлдеРеспублика буенча соңгы тәүлек эчендә 86 ковид очрагы ачыкланган.00
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)91900
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64116800
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.78800
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.93700
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.123900
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064112300
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.317600
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.306900
-
19 гыйнвар 2021 - 18:11Минзәләнең иң билгеле абыстайларының берсен соңгы юлга озаттылар Кәндидә Хәбибуллинага быел 95 яшь туласы иде00
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика