Минзәлә
  • Рус Тат
  • Онытылган һөнәр

    Элек Минзәләдә эре сәнәгать предприятиеләре күп иде: спиртзавод, сыра заводы, май заводы, кирпеч заводы. Кызганычка каршы, бүген алар юк. Әлеге язмамда кирпеч заводы һәм онытылып баручы чүлмәкче һөнәре турында язып үтәсе килә. Ул вакытта кирпеч заводы районда зур урын тота иде: күпләп кирпеч эшләп чыгарылды һәм кешеләргә дә эш урыннары...

    Элек Минзәләдә эре сәнәгать предприятиеләре күп иде: спиртзавод, сыра заводы, май заводы, кирпеч заводы. Кызганычка каршы, бүген алар юк. Әлеге язмамда кирпеч заводы һәм онытылып баручы чүлмәкче һөнәре турында язып үтәсе килә.

    Ул вакытта кирпеч заводы районда зур урын тота иде: күпләп кирпеч эшләп чыгарылды һәм кешеләргә дә эш урыннары бар иде, чүлмәкче һөнәренә дә шушында өйрәнергә була иде. Бу һөнәрне бүген яшьләр начар белә, осталар, белгечләр дә аз аның буенча. Ә чүлмәкче һөнәре безнең гаилә өчен бик таныш.

    Әтием Обухов Сергей Михайлович Минзәлә кирпеч заводында эшли, 1941 елда сугышка да шуннан китә 1930 елда туган бертуган абыем Обухов Михаил Сергеевич та 10 яшеннән үк кирпеч заводында эшли башлый, анда кирпеч яндыра, чүлмәкче һөнәрен үзләштерә. 60 еллык стаж җыеп лаеклы ялга чыккач та, чүлмәкләр ясавын дәвам итә. Бүген ул юк инде, ләкин аның турында якты истәлекләр калды. Ул үз эшен яхшы белгән "алтын куллы" оста иде. Өлкән яшьтәге Минзәләлеләр аны хәтерлидер дә, ул ясаган чәчәк чүлмәкләре, кувшиннар, күәс чиләкләре кайсеберләрендә әле һаман да бар.

    Югалып баручы һөнәрне бүген торгызасы иде. Табигый материалдан ясалган элеге савытлар өй интерьерына завык һәм матурлык өстиләр, чыдам булалар. Яшь буын өйрәнсә, бигрәк тә яхшы булыр иде.

    Элек мич чыгарып, галанка куеп, утын ягып, шунда ашарга пешерә, өй җылыта идек. Мичне дә теләсә кем чыгара белмәде, аның аерым кешеләре, осталары бар иде. Абыем Михаил бу һөнәрне дә яхшы белде. Мөрәҗәгать иткән бер кешене дә кире какмады, кирпечләрне матур итеп тезеп, мич чыгарды. Бүген аны Минзәләләр яхшы яктан гына искә алалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: