Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Оптимист булдылар

1нче каналдан Жуков киносын бик яратып карадым. Бигрәк тә Берияне кулга алу процессын чын итеп кабул иттем. Жуков ролен башкаручы киноактер Александр Балуев сокландырды мине.

Хәрби кием, мәһабәт гәүдә һәм ышаныч яулаган автори­тет, сугышны җиңеп чыккан маршал. Мәрхүм әнкәй исән булса аңа да бик ошар иде бу кино.

Әнкәебез Сәмигуллина Мәр­фуга (1924 ел) Бөек Ватан сугышы башланганда Сталин­град шәһәрендә була (хәзерге Волгоград). Иптәш кызлары Шәфика, Мәскүдә, Нуриасма апалар белән акча эшләргә дип килгән булганнар. Төзе­лештә эшлибез, әйбәт ашата­лар, акча түләп торалар, туган авылга өс-башны бөтенәй­теп, акча җыеп кайтабыз инде дигәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Әнкәйләрне кайтар­маганнар. Иделдә сал агызу эшендә юан авиа агачларны бәйләп торырга калдырганнар. "Кара көзгә кергәч 17-18 сәгать­кә калдырдылар эш сәгатен (аңа кадәр көн-төн су эчендә), суыклар башлангач аякларны боздан ватып ала идек, боттан суда торып эшләдек", дип сөй­ли иде ул.

Немец фашистлары Сталин­град шәһәренең иске аэро­портын бомбага тота башлый. Идел коточкыч шартлаулар­дан, бомба ярылудан кайнап тора башлагач, әнкәйләрне кайтарып җибәргәннәр. Сугыш беткәнче "Илләт урманы", Кы­зыл тау (хәзерге милли парк территориясе), Красный бор урманнарында агач кисүдә эшләгән. Тыл солдаты булган, ир-ат эшен эшләгән һәм Ватан өчен сәламәтлеген биреп, 40 яшендә инвалид булып урын өстендә 76 яшенә кадәр яшә­де. Сабантуйларга машинага утыртып алып бара идек, мун­чага, безгә - балаларына да, урындыкка утыртып, күтәреп йөрттек. Искиткеч зиһенле, гарәпчә өзми Табәрәкә, ясин догаларын яттан сөйли иде. Әнкәебез әйтә иде, сугыш бар­ган вакытларда сатлыкҗан Бе­рия Бөгелмәгә кадәр асыл ир-атлар артыннан килгән дип.

Әткәебез Рахманов Габдулла да сугыш башланганда Питер шәһәрендә булган. Эшкә нык, әмма чәчәк авыруыннан бер күзе сукыр, колагы ишетмәгән (1921 нче елгы) әткәебез Түбән Тәкермәнгә кайта, яңа өй, мун­ча сала. Күрше сугыш ятим­нәре Гөлҗиһан, Миңнезифа, Мияссәрә, Шәмсенур әбиләр­не мунчага кертеп, 73 яшенә кадәр фермада эшләп, безне, алты баласын, ач-ялангач ит­мичә яшәде.

Ватан өчен сугыштан соң ин­тегеп яшәп дәүләттән бер яр­дәм күрмичә үлеп беттеләр безнең кадерле кешеләребез. Оптимист булып илнең һәр яңалыгы белән кызыксынып яшәделәр. Җитәкчеләр, Пре­зидентыбыз кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булсыннар иде. Безнең әнкәйләр, әткәйләр күргән кайгы-михнәтне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев