Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паспортың тәртиптәме?

Сайлаучыларга сайлау бюллетеньнәре РФ гражданнарының шәхесен раслаучы паспортын яисә аны алыштыручы башка төрле документын күрсәткәндә бирелә.

Гамәлдәге закон нигезендә РФ территориясендә РФ гражданнарының шәхесен раслаучы документ була­рак түбәндәге документлар кулланыла ала:

-1997 елның 13 мартындагы 232 нче санлы РФ Пре­зиденты Указы һәм 1997 елның 8 июлендәге 828 нче санлы РФ Хөкүмәте Карары белән расланган РФ гражданының паспорты турындагы Положениесе та­рафыннан гамәлгә кертелгән РФ гражданы паспор­ты;

- түбәндәге очракларда 1974 елгы үрнәктәге СССР гражданины паспорты: әгәр анда РФ гражданлыгы күрсәтелгән булса; яки РФ гражданлыгына ия бу­луын раслаучы вкладышы булса; яки 1992 елның 6 февраленә РФ территориясендә даими яшәвен раслаучы яшәү урыны буенча пропискасы барлыгын күрсәтүче штамп булса. Болардан тыш 1974 елгы үрнәктәге СССР паспортына тиешле яшьләр тулгач фотография беркетелә;

- 1997 елның 13 мартындагы 232 нче санлы РФ Пре­зиденты Указы һәм 1997 елның 8 июлендәге 828 нче санлы РФ Хөкүмәте Карары белән расланган РФ гражданының паспорты турындагы Положениесе та­рафыннан гамәлгә кертелгән РФ гражданы шәхесен раслаучы вакытлыча бирелүче таныклык.

1997 елның 8 июлендәге 828 нче санлы РФ Хөкүмәте Карары белән расланган РФ гражданының паспорты турындагы Положениесенең 7 нче пункты нигезендә РФ гражданы паспорты түбәндәге срокларда гамәлдә дип исәпләнә:

14 яшьтән алып 20 яшь тулганчыга кадәр;

20 яшьтән алып 45 яшь тулганчыга кадәр;

45 яшьтән башлап гомерлеккә.

Гражданга 20 яшь, 45 яшь тулгач (бу хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәт үтүчеләргә кагылмый) паспорт алыштырылырга тиеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X